(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Казанда үз бизнесын үстерүгә гомуми суммасы 4,9 млн. сумга тагын 50 кеше грант алачак. Шул рәвешле, үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән акчалар күләме инде 12,6 млн сум тәшкил итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр өчен грантлар бүлеп бирү хәзерге гади булмаган заманда бизнеска ярдәм итүнең бер чарасы булды, һәм конкурс традициягә әйләнер, дип ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, үзҗәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү конкурсы Татарстан башкаласында июньдә старт алды. Конкурсның ике этабында 79 җиңүче 7,5 млн сумнан артык ярдәм алды. «Ике этаптан соң кайнар линиягә конкурсны озайту турындагы мөрәҗәгатьләр белән бик күп шалтыратулар килде, - дип сөйләде Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. - 16-нчы сентябрьдә Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча конкурсның өченче этабы башлануы турында игълан ителде».
Барлыгы үзмәшгульләрдән 130 гариза килгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашуга Казан территориясендә пропискасы булган, өч айдан да ким булмаган вакыт дәвамында үзмәшгульлек статусында теркәлгән һәм һөнәри керемгә биш мең сумнан да ким булмаган күләмдә салым түләүче үзмәшгульләр чакырылды. Катнашуга шәхси эшмәкәрләр, банкротлар һәм салым бурычлары булган затлар кертелмәгән. Конкурс комиссиясе тарафыннан карау өчен 130 гаризаның 96-сы кертелгән.
Нәтиҗәдә 100 мең сумга кадәр грантлар алучы 50 кеше билгеләнде. «Конкурс комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән портфолионың югары сыйфатын һәм катнашучыларның иҗади якын килүен билгеләп үттеләр», - дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов, агымдагы конкурс кысаларында күрсәтелә торган ярдәмнең гомуми күләме 4,9 млн сум тәшкил итәчәк, дип өстәде.
Үзмәшгульләр акчаларын матди-техник базаны, рекламаны яңартуга, шулай ук комплектлаучы әйберләр һәм чимал сатып алуга җибәрергә планлаштыралар. Конкурста катнашучы 18 кеше грантны үз-үзен үстерүгә һәм укуга тотачак. Шулай итеп, Павел Павловка тегү машинасы һәм тире кырыен эшкәртү станогы сатып алуга грант хупланды, алар техник яктан бик тиз һәм сыйфатлы итеп катлаулы эшләнмәләр тегәргә мөмкинлек бирәчәк. Евгений Корезин каен һәм агачны сәнгати эшкәртү белән шөгыльләнә һәм 100 мең сумлык грант ярдәмендә эшләнмәләрнең күләмен һәм сыйфатын арттыру өчен агач эшкәртү станогы һәм шлиф машинасы сатып ала алачак. Кондитер Наталья Богданова грант акчаларына блендер, принтер һәм шкаф-витрина алачак, бу әзерләнгән пастила күләмен арттырырга һәм төргәкләрне җәлеп итүчәнрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Фотограф Алексей Спиридонов грант хисабына фотоаппаратын яңарта алачак. КФУ магистры Игорь Некрасов дизайнерлык җиһазлары ясау белән шөгыльләнә, конкурста җиңү нәтиҗәсендә ул эретеп ябыштыру аппараты, пычкы, металл конструкцияләр һәм агач белән эшне камилләштерү өчен икенче җиһаз сатып ала алачак. Йомгаклау беркетмәсе белән KZN.RU порталында «Үзмәшгульләргә ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.
Тулаем алганда, Икътисади үсеш комитеты рәисе сүзләренә караганда, гаризаларның 60%-ы хезмәт күрсәтүләр һәм мәдәният өлкәсенә туры килә, кулдан эшләү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләрдән гаризалар күп.
А.Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 50 җиңүче бюджетка 2 млн сумга якын салым түләгән. «2019 ел нәтиҗәләре буенча керемнәр буенча максималь планкага якынайган һәм 2,4 млн сумга якын акча эшләгән һәм 140 мең сумнан артык салым түләгән кешеләр бар», - дип сөйләде ул.
Үзмәшгульлекләргә күрсәтелгән төрле дәрәҗәдәге ярдәм чаралары аларның санын 1,5 тапкырдан күбрәккә арттырырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә Казанда 29 меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән.
«Бизнес бүген катлаулы вакытлар кичерә. Республика Хөкүмәте һәм федераль җитәкчелек бу катлаулы чорларда барлык дәрәҗәдәге бизнес вәкилләренә - эре, урта һәм кече бизнеска ярдәм итү өчен мөмкин кадәр күбрәк эшли, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Без үз чиратыбызда чаралар пакетын кабул иттек, һәм шуларның берсе - үзмәшгульләр белән эшләү. Грантлар бүлеп бирү, аннары грант ярдәмен озайту турында карар кабул ителде».
«100-дән артык кеше конкурс буенча акча ала, суммалар зур түгел, әмма үз проектларын, үз бизнесларын яхшырту өчен җитәрлек», - дип ышана шәһәр башлыгы.
«Конкурска ихтыяҗ бар, шуңа күрә без аны гадәттәгечә уздырачакбыз, бу эшне үзмәшгульләр белән әңгәмәдә алып баруны сорыйм», - диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук эшкуарларның теләкләрен, шул исәптән норматив-хокукый актларны үзгәртү буенча да, исәпкә алырга өндәде. «Бу мәсьәлә буенча федераль җитәкчелек безнең белән элемтәдә тора. Казан үзмәшгульләр белән эшләү буенча пилот шәһәр булып тора. Хезмәттәшләребез белән әңгәмәдә эшне дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте И.Метшин.
«Без үзмәшгульләр санының көннән-көн арта баруын күрәбез. Безнең төп бурыч - алар хокукый кырда эшләсеннәр һәм муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәләргә максималь ярдәм алсыннар», - дип йомгаклады И.Метшин.