(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Зилә Гайфи). Казанда ноябрь ахырында «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале старт ала, ул бөтен илдән авыр тормыш хәлендә калган балаларны бергә җыя. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә сайлап алу турлары онлайн-форматта узачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
«Сайлап алу этаплары календаре киләсе елны колачлаячак. Старт Казанда биреләчәк, сайлап алулар тагын 7 шәһәрдә узачак. Инде киләсе көздә төбәк этапларында җиңүчеләр Татарстан башкаласында суперфиналда очрашачак. 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге конкурсантларга фестивальдә катнашу өчен иҗади видео төшерергә һәм 21-нче ноябрьгә кадәр сайтта анкета тутырырга кирәк. Әгәр дә катнашучының видео яздыру өчен техник мөмкинлеге булмаса, оештыру комитеты төшерүне оештыруда ярдәм итәчәк», - дип сөйләде фестивальдә катнашу кагыйдәләре турында Азат Абзалов.
Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көнгә төрле шәһәрләрдән 50 гариза килгән инде, шул исәптән Самара, Алабуга, Яр Чаллы, Чебоксар һәм башкалардан. 22-нче ноябрьдә жюри әгъзалары конкурсантларның иҗади номерлар белән роликларын бәяләячәк һәм иң яхшыларын сайлаячак. Төбәк этабы жюри составына сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче экспертлар керә, алар арасында язучы Мария Семенова, музыкант Данияр Соколов, артист Алексей Байков, Игорь Крутойның популяр музыка академиясе директоры Стелла Хачанянц бар.
«Үз юнәлешләре буенча иң күп балл алучы 12 конкурсант сайлап алу турының лауреатлары булачак һәм агымдагы елның 28-нче ноябрендә төбәк этабының гала-концертында чыгыш ясый алачак. Аны «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә онлайн, тамашачылардан башка уздыру планлаштырыла. Мастер-класслар, төбәк сайлап алу этабында катнашучылар өчен иҗади очрашулар фестивальнең Youtube-каналында теләгән һәркем өчен ачык булачак, җәдвәл социаль челтәрләрдә урнаштырылачак», - диде Азат Абзалов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, фестиваль коронавирус пандемиясенә карамастан дәвам итә. «Заманча технологияләр һәм интернет-ресурслар «Игелекле дулкын»ны мондый форматта үткәрергә мөмкинлек бирә. Катнашучылар санының артуы мөһим. Без аларга һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Оештыру комитеты фестивальдә яңа форматта катнашырга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер, безнең балалар үз сәләтләрен иң яхшы рәвештә күрсәтсеннәр өчен. Без барысына да уңышлар телибез, бу конкурста җиңелүчеләр булмаячак», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» фестивале «Игелекле Казан» хәйрия проекты һәм президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Беренче тапкыр ул 2017 елда Казан Мэры һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән узды. Өч ел эчендә «Игелекле дулкын» федераль дәрәҗәдә иң күренекле мәдәни-хәйрия проектларының берсе булды.
Фестивальдә бөтен Россиядән меңнән артык бала «музыка» (вокал һәм ишарәле җырлау), «хореография», «инструментта уен» һәм «сәхнә сәнгате» (оригиналь жанр һәм уку) номинацияләре буенча катнаша.