(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры һәм БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты Илсур Метшин Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге Советы утырышын уздырды. Очрашу онлайн-форматта узды һәм 27 шәһәр башлыкларын һәм вәкилләрен берләштерде.
«Бу ел безнең өчен гади булмады. Дөнья элек күрелмәгән хәлгә юлыкты. Бу Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлегенә дә кагыла. Безнең бүлекчәгә кергән шәһәрләр үз халкының тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәштә нык торалар. Әмма пандемия бик күпләрнең, шул исәптән безнең оешманың күптәнге һәм актив әгъзаларының гомерләрен өзде. Бу Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансурович Мостафин, Ставрополь башлыгы Андрей Хәсәнович Джатдоев, Актау хакиме урынбасары Гөлҗазирә Алдашева», - диде Илсур Метшин, утырышны башлап һәм һәлак булганнарның якыннарына һәм туганнарына кайгыларын уртаклашуын белдерде.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлеге президенты билгеләп үткәнчә, COVID-19 пандемиясе планнарга төзәтмәләр кертергә һәм җитди чикләүләр шартларына җайлашырга мәҗбүр итте. Әмма җитди сынаулар вакыты яңа мөмкинлекләр дә ача. «Команда булып калып, бер-беребезгә ярдәм итеп, без көчлерәк була һәм кризистан сыйфатлы яңа үсеш дәрәҗәсенә чыга алабыз. Катлаулы вакытлар узачак, ә безнең ныклыгыбыз һәм тәҗрибәбез үзебез белән бергә калачак. Без җирле хакимиятләрнең бөтен дөньяда тотрыклылыкны саклау өчен куйган тырышлыкларына теләктәшлек белдерәбез. Без бөтен дөньядан хезмәттәшләребез белән элемтәдә торабыз, онлайн-конференцияләр уздырабыз, тәҗрибә уртаклашабыз һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез», - дип ассызыклады ул.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлеге дөнья көн тәртибен гамәлгә ашыруда актив һәм абруйлы уенчы булып кала бирә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең 2045 елга көтелгән киләчәкне күрү турындагы докладны әзерләгәндә, төбәк оешмасы әгъзалары үсешнең мөһим нокталары арасында тарихи хәтерне саклап калуны, шәһәр яны һәм кече шәһәрләрне үстерүне, шулай ук экологик вәзгыятьне яхшыртуны аерып күрсәтте. «Бу юнәлешләр буенча эш шәһәрләребезнең уңышлы үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен бик кирәк», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы башлыгы.
Ул шулай ук Евразия бүлегенең эре федераль һәм халыкара чараларны оештыруда активлыгын билгеләп үтте. Алар арасында Якутиядә узган Тотрыклы үсеш буенча Төньяк форумы, «Иделдә диалог: XXI гасырда тынычлык һәм үзара аңлашу» халыкара форумы, ул Волгоградта дөньяның 20 иленнән катнашучыларны җыйды. Моннан тыш, бу көздә Казанда Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы һәм БРИКС илләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы узды.
«Пандемия тотрыклы үсеш максатын үтәү глобаль контекстына төзәтмәләр кертте. Бүгенге вәзгыятьтә без халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә, аны гамәлгә ашыруның яңа форматларын эзләргә һәм җирле дәрәҗәдә тотрыклы үсеш максатын гамәлгә ашыруның иң яхшы практикалары белән алмашырга тиеш, - дип ассызыклады И.Метшин. - Уртак тырышлык белән безгә тотрыклы үсеш максатын гамәлгә ашыруда муниципалитетларның мөһим роленә басым ясарга, шәһәрләр арасында хезмәттәшлекне үстерергә, милли программаларда тотрыклы үсеш максатын локальләштерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Ышанам, безнең хезмәттәшлек - глобаль сынауларга каршы тору ачкычы ул».
Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Бөтендөнья оешмасы генераль секретаре Эмилия Сайз да мөрәҗәгать итте.
БМОның тотрыклы үсеше һәм шәһәрләр тарафыннан ирекле җирле күзәтүләрне әзерләү өлкәсендә максатларны гамәлгә ашыру турында Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең тикшеренүләр департаменты директоры Эдгардо Бильски сөйләде. Моннан тыш, Нью-Йорктан утырышка БМОның икътисади һәм социаль мәсьәләләр департаментының тотрыклы үсеше буенча белгече Риина Джуссила кушылды.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлеге һәм UNACLA президенты буларак минем өчен тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашуыбыз бик мөһим. Аларның күбесе шәһәрләр катнашыннан башка гамәлгә ашырыла алмый. Шул ук вакытта хәзерге шартларда 3-нче номерлы тотрыклы үсеш максаты актуаль булып кала: «Сәламәт яшәү рәвешен һәм теләсә кайсы яшьтә һәркемне иминлек белән тәэмин итү». Ел дәвамында Евразия бүлеге мәйданнарында без бу мәсьәләне күп тапкырлар тикшердек. Әмма аның мөһимлеге һәм актуальлеге көннән-көн арта гына бара», - диде И.Метшин һәм онлайн-очрашу кысаларында пандемия шартларында тотрыклы эшләүне тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашырга тәкъдим итте.
Нурсолтан хакиме урынбасары Нурлан Нуркенов һәм Бишкәк вице-мэры Айҗан Чыныбаева үз шәһәрләре тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Моннан тыш, утырыш барышында катнашучылар Евразия бүлегеннән Бөтендөнья Советы һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият башкарма бюросы составына керүгә кандидатуралар расладылар, 2019-2020 елларда бүлекчә эшчәнлеге турында хисап ясадылар, оештыру мәсьәләләрен хәл иттеләр. Моннан тыш, очрашуда Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессын 2021 елның июнендә Якутскида үткәрү инициативасы яңгырады.