(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алинә Бережная). Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелеше билгеләнгән вакыттан алда бара. Бүгенге көндә объектта күпчелек төзелеш эшләре башкарылды, территорияне төзекләндерүне төгәлләргә генә калды - агачларны утырту, яктырту һәм тавыштан саклаучы экраннар кую, ә киләсе елның язында икенче катлам асфальт түшисе була. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш эшләренең барышы белән танышты.
Зур Казан боҗрасы - «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган иң мөһим шәһәр проекты. Яңа юл Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын торак өлеш белән иң кыска юл белән тоташтырачак. Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелеше ике этапта алып барыла. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр төзелешнең 800 метрга сузылганберенче этабы быел Казан һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан ачылган иде. «Быел без беренче 800 метрны ясадык инде, һәм автомобильчеләр моның никадәр уңайлы булуын тойдылар, бу безнең күптәнге, кадерле хыялыбыз иде», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Зур Казан боҗрасының икенче этабын төзү тулы көченә бара. Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы участок масштаблы проектның дәвамы булачак. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. Юлны торгызу бу елның мартында старт алды. Эшләр билгеләнгән вакыттан алда бара, дип билгеләп үтте «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин. Киләсе елның августына участокны тапшыру планында - бүгенге көнгә төзелеш эшләре күләме 99%-ка үтәлгән. «Зур Казан боҗрасы төзелешенең мөһим икенче этабын подрядчылар бер елга алданрак тәмамлыйлар. Без үз хыялыбызга - Зур Казан боҗрасын боҗралауга 2 чакрым ераклыкка якынлаштык», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Объектта эшләр берничә юнәлеш буенча алып барылды. Әйтик, кыска вакыт эчендә җитештерү эшләре зонасыннан төрле билгеләнештәге 10 чакрымга якын кабель күчерелгән, 2,8 чакрым суүткәргеч, 1,8 чакрым газүткәргеч сузылган, юл, вак таш, тротуарлар корылган, электр челтәрләре яңадан төзелгән, 40 мең куб ком кайтарылган. «Проект искиткеч зур, димәк, эш тә аз түгел, әмма көн саен объектта 90-нан алып 100-гә кадәр эшче хезмәт куя», - дип ассызыклады Руслан Мусин. Моннан тыш, объектта беренче катлау асфальт түшәлгән, икенчесен киләсе елның язында урнаштыру планлаштырыла. «Һаваның түбән температурасы комачаулый, бу эшләрне язга кадәр калдырып тору яхшырак, шулай эшләгәндә, өслекнең сыйфаты зыян күрмәс», - дип сөйләде шәһәр Мэрына Руслан Мусин.
Кыш җиткәнче объектта агач утыртуны төгәлләп киләләр, 1,7 чакрым тавыштан саклаучы экраннар, шулай ук тышкы яктырткычлар 170 терәк баганага урнаштырылачак. Шулай ук объектта юл билгеләре кую һәм светофорлар урнаштыру планлаштырыла. «Без объектны «тарыйбыз» - иң пычрак эшләр тәмамланды, хәзер машиналар туфрак сала һәм чүп чыгара», - дип сөйләде Руслан Мусин.
«99% төзелеш эшләре тәмамланган, һәм бик тиздән без автомобильчеләрне, җәмәгать транспортын Җиңү проспектын Техника урамы белән тоташтыру белән куандыра алачакбыз һәм Идел буе районы халкы 10-15 минут эчендә сәнәгать зонасына барып җитәчәк, - дип ассызыклады Илсур Метшин. - Ләкин иң мөһиме - бу юл үзәктә, Танк боҗрасында, Павлюхин урамында хәрәкәтне бушатачак».
Юл төзелешен карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.