(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәрнең иң борынгы паркларының берсе – Бишбалта бистәсендәге «Балыкчы бакчасы» проектын тәкъдир иттеләр. Архитекторлар уйланмалары буенча, иҗтимагый киңлек ретростильдә башкарылачак. Биредә стильләштерелгән эскәмияләр, яктырткычлар, чаралар үткәрү зонасы барлыкка киләчәк, балалар функциональ мәйданчыгы урнаштырылачак. Парк буенча экскурсияне баш архитектор урынбасары Дарья Толовенкова уздырды.
Парк территориясен шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов карады.
«Балыкчы бакчасы» территориясе үз тарихын 1877 елдан башлый. Ул вакытта иҗтимагый киңлек фин сәүдәгәре Густав Тальквистныкы булган һәм «Сад Тиволи» дип аталган. Парк Италия күңел ачу бакчалары үрнәгендә төзелгән, анда ресторан эшләгән, «халык концертлары» үткәрелгән, оркестрлар уйнаган. Соңрак парк квас һәм салкынча эчемлекләр җитештерүче сәүдәгәр Г.Дудоровның милкенә күчә һәм аның исеме белән атала башлый.
1917 елда, Октябрь революциясеннән соң, бакчаның шактый мәйданында «Сантехприбор» заводының җитештерү корпуслары төзелә. Элекке паркның кечкенә бер өлеше генә кагылмаган килеш калды. Күпмедер вакыт бакчаны «Машина төзүче бакчасы» дип атыйлар. 1936 елда бакча үзәгендә фонтан – балыкчы белән касә урнаштырылган, шуннан соң «Балыкчы бакчасы» дигән исем бирелә.
Бүген җәмәгать киңлеге искергән – ватылган асфальт, эшләми торган фонтан, төзекләндерелмәгән керү юллары. Әмма, шуңа да карамастан, биредә яшәүчеләр монда ял итәргә ярата. Баш архитектор урынбасары Дарья Толовенкова сүзләренә караганда, бакчаны төзекләндерү идеясе ике ел элек, парктан ерак түгел, Клара Цеткин урамы, 11 адресы буенча яңа буын китапханәсе ачылгач барлыкка килгән. «Без моннан соң Бишбалта бистәсен үзгәртеп кору дәвам итүен теләдек – бу территория күптән игътибарга мохтаҗ», – диде Дарья Толовенкова. Ул шулай ук «Балыкчы бакчасы» –Бишбалта бистәсендәге бердәнбер яшел территория, дип өстәде. «Монда елның теләсә кайсы вакытында шәһәр халкы ял итә, еш кына әниләре белән балалар йөри, ә кыш көне мәктәп укучылары чаңгыда шуа», – дип сөйләде шәһәр баш архитекторы урынбасары Илсур Метшинга.
Проект буенча бакча ретростильдә башкарылачак. Архитекторлар уйлавынча, иҗтимагый киңлек килүчеләрне XIX гасырның 70-80 нче елларына күчерергә тиеш. Концепцияне быел кышын узган җәмәгать тыңлауларында җирле халык та хуплады. Паркның үзәк объектына төп акцент ясалачак – фонтанда балыкчы фигурасы торгызылачак. «Җирле халык элек Яңа ел алдыннан фонтандагы фигураны Кыш Бабай костюмына киендергәннәр, һәм алар моны яңадан кабатларга теләр иде», – дип сөйләде Дарья Толовенкова.
Керү юлларына аерым игътибар биреләчәк – Клара Цеткин урамы ягыннан төп керү шулай ук ретростильдә эшләнгән яктылык инсталляциясе белән бизәләчәк.
Территорияне төзекләндерү берничә этапта узачак. Беренчесендә барлык төп инженерлык коммуникацияләре уздырылачак, асфальт өслек алыштырылачак, җәяүлеләр өчен уңайлы сукмаклар булдырылачак, яңа функциональ балалар мәйданчыгы куелачак. План буенча шулай ук бакча территориясендә чаралар – концертлар, иҗади очрашулар өчен зона булдыру каралган. Шушында ук, беренче этапта кече архитектура формалары – арт-объектлар, эскәмияләр һәм яктырткычлар барлыкка киләчәк.
Икенче чиратта җәяүлеләр өчен уңайлы элемтәләр һәм машиналар йөрү өлешләре буенча тротуарлар оештыру, шулай ук туклану ноктасы оештыру планлаштырыла. «Халыкның гаилә кафесы кебек әйбер ясау буенча үтенече бар иде – вакытны җайлы гына уздырырга мөмкин булган урын», – дип билгеләде Дарья Толовенкова.
Яңадан утыртылган агачлар һәм куаклар, шулай ук барлык килүчеләрнең кәефен күтәрәчәк стилизацияләнгән музыка паркка аерым атмосфера һәм матурлык бирәчәк.
Паркны төзекләндерүне киләсе елда башлау планлаштырыла.