(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Ел ахырына кадәр түләүләр буенча тышкы реклама операторларына кичектерүне озайту карары базарда вәзгыятьне тотрыкландырырга һәм компанияләрне банкротлыктан саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. 2020 елда шәһәр бюджеты 53,4 млн сумга рекламадан тулыланган, ел ахырына кадәр тагын 100 млн сумга якын керем планлаштырыла.
Казан Мэры искәрткәнчә, тышкы реклама өлкәсе коронавирус пандемиясе аркасында зыян күргән икътисад тармакларына кертелмәгән, шуңа бәйле рәвештә аның вәкилләренә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелгән федераль ярдәм чаралары кагылмый. Шуңа да карамастан, шәһәрләр бизнес-берләшмәләргә ярдәм кулы сузды. Яз көне реклама компанияләре вәкилләре Казан Мэриясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мартта алар белән очрашуда Илсур Метшин 2020 елның II кварталында 78 млн сум күләмендәге реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә килешүләр буенча түләүләрне 2021 елның 31-нче мартына кадәр кичектерү буенча карар кабул итте. Казанның тәҗрибәсен Россиянең барлык шәһәрләре диярлек файдаланды, анда да шундый ук ярдәм чаралары күрелде.
«Шәһәр өчен реклама базары мөһим, бу бизнес-берләшмәнең зур сегменты, шуңа күрә язын без алар белән очраштык һәм мөмкинлекләр турында фикер алыштык, нәтиҗәдә кичектерүне тәкъдим иттек. Башка муниципалитетларның да безнең үрнәккә иярүе яхшы», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы реклама базарының барлык үзгәрешләргә җавап бирә торган йомшак тармак булуына игътибар итте. «Яз көне кертелгән чикләүләр тиз үтәр дип уйлаган идек. Базар барлык үзгәрешләргә тиз җавап бирә, реклама бирүчеләр интернетка күчә, шуңа күрә без түләүләрне бу елның III һәм IV кварталлары өчен кичектереп тору карарын кабул иттек. Бу карарлар реклама бизнесы вәкилләренә йөзүдә калырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм», – диде Мэр.
Базардагы бүгенге вәзгыять турында тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскар Баһаветдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда тышкы реклама базары үсеше 35%-ка җиткән һәм рекордлы 872 млн сумны тәшкил иткән. Әмма быел беренче яртыеллыкта коронавирус пандемиясе аркасында Россия реклама базары 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36%-ка кимегән. «Әгәр 2020 елның беренче кварталы әле узган елгы дәрәҗәдә калган булса, икенче квартал уңышсыз булып чыкты. Үзизоляцияләү тышкы рекламаны аудиториясез калдырды, бу клиентларның массакүләм кимүен китереп чыгарды», – дип белдерде Әскар Баһаветдинов. Цифрлы конструкцияләрдә кимү мартта 61%-тан 28%-ка кадәр һәм майда 13% ка кадәр булды. Статик щитларда реклама бирү 2 тапкырга төште – 51%-тан 25%-ка кадәр. Шулай ук массалы чаралар гамәлдән чыгарылу аркасында афиша конструкцияләрендә тулылык 0% тәшкил итте. «Июнь аеннан чикләүләр бетерелгән саен вәзгыять тотрыклана башлады. Бүген афиша конструкцияләренең тулылыгы 55% чамасы, әмма кризиска кадәрге күрсәткечләргә ирешелмәгән әле», – дип билгеләде Әскар Баһаветдинов.
Быел шәһәр бюджетына рекламадан 53,4 млн сум җыелган. Барлык түләүләр билгеләнгән кичектерү графигы нигезендә башкарыла. Ел ахырына кадәр тагын 100 млн сумга якын акча керү планлаштырыла.
Әскар Баһаветдинов сөйләгәнчә, пандемия чорында бизнесны саклап калу чараларын эшмәкәрләр дә тәкъдим иткән. Мәсәлән, Казанның иң эре операторлары «Антивирус рекламасы» проектын гамәлгә ашырдылар – пандемиядән зыян күргән кече бизнес вәкилләренә бушлай реклама урнаштыру мөмкинлеге бирелде. Хезмәт күрсәтүләрдән Казанның 600-дән артык компаниясе файдаланды.
«Бүген реклама базары акрынлап торгызыла, санитар-эпидемиологик вәзгыять карантин кертергә мөмкинлек бирмәс, чөнки бу реклама тармагына сизелерлек зыян китерергә мөмкин», – диде Әскар Баһаветдинов.
Казан Мэры ассызыклаганча, катлаулы чорда бизнес-берләшмәләрнең бер-берсенә ярдәм итүе бик мөһим. «Рекламачылар креатив класска очраклы гына карамый, югыйсә шәһәрнең 600 предприятиесенә бушлай урнаштыруны бирүне атап булмас иде. Мондый вәзгыятьтә бизнес-берләшмәләр кем гаепле икәнлеген эзләми, чыгу юлларын карыйлар, ярдәмен кулын сузалар – бу иң мөһиме һәм кыйммәтлесе», – дип йомгаклады Илсур Метшин.