(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казанда кышкы чорда паркларда һәм скверларда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга торглар башланды. Сәүдә нокталары 15 шәһәр паркында һәм скверларда оештырылачак. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәрдә ял итү урыны буларак паркларның популярлыгын билгеләп үтте һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан иҗтимагый киңлекләрдә мәдәни программага аерым игътибар бирергә кушты.
«Бүген, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә кешеләрнең күпләп булуы чикләнгәнлектән, парклар һәм скверлар кешеләр еш кына гаилә белән вакыт үткәрә торган бердәнбер урынга әйләнде», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, узган атнада Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә калырга киңәш итте. «Казан халкы бәйрәмнәрдә паркларга һәм скверларга чыгарга тели, шуңа күрә иҗтимагый киңлекләрдә мәдәни программаны уйлау бетерү мөһим. Әмма моны зур чиратларны һәм массалы җыелуларны булдырмаслык итеп эшләргә кирәк», – дип басым ясады ул. Мэр шулай ук эшкуарлар паркларда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга аукцион башлануы турында максималь рәвештә мәгълүматлы булырга тиеш, дип ассызыклады.
Гомумән алганда, кышкы чорда паркларда 21 яңа объект урнаштыру планлаштырыла, аларның күпчелеге 2 елга, шул исәптән җәйге сезонга да. Стационар булмаган сәүдә объектлары 15 иҗтимагый киңлектә барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров. Мәсәлән, «Крылья Советов» паркында кафе, тир һәм вендинг барлыкка киләчәк, Җиңү паркында – вендинг һәм тир. 2 нокта – кафе һәм вендинг – Урицкий исемендәге паркта, 3 нокта – 2 кафе һәм вендинг Горки-Әмәт урманында урнаштырылачак. «Черек күл» паркында фотохезмәтләр күрсәтелә торган бер нокта барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, вендинг аппаратларын Горький исемендәге, «Нарат урманы», «Комсомолец» паркларында, Мир урамындагы Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта, Тинчурин исемендәге, Аксенов исемендәге скверларда һәм Лядской бакчасында урнаштырачаклар. Шулай ук кышкы сезонда алты паркта фудтраклар җәлеп ителәчәк. «Эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, парклар буш вакытны уздыру өчен иң куркынычсыз урыннарның берсе булып кала бирә, шуңа күрә хәзер әлеге хезмәт күрсәтү төре көннән-көн актуальләшә бара», – дип ассызыклады Марат Закиров.
Ике иҗтимагый киңлектә аттракционнар урнаштырылачак, ә «Калейдоскоп» паркында зур булмаган шугалак оештыру планлаштырыла, дип сөйләде Марат Закиров. Аккош күле пляжында экстремаль аттракционнар белән нокта ачу күздә тотыла. «Монда зиплайн барлыкка киләчәк – канат тросы буенча тизйөрешле төшү, шулай ук зипбайк – ул велосипедта канат юлы буйлап йөрү һәм урман паркына ачылган панорамлы күренеш белән ләззәтләнү мөмкинлеге. Троллей маршруты Кече Аккош күле ярлары белән 15 метр биеклектә тоташтырачак», – дип сөйләде Марат Закиров.
Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга электрон торглар sale.zakazrf.ru сайтында уза. Инде гомуми башлангыч бәясе 784 мең 766 сум булган 12 аукцион ачылган. Барлык аукционнарның башлангыч бәясе 1,5 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. «Соңгы булып басылган аукционнар буенча гаризаларны тапшыру 1-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә сатуларга нәтиҗәләр декабрь уртасында ясалачак», – дип билгеләде спикер. Ул искәрткәнчә, быелдан башлап сәүдәдә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, ә үзмәшгульләр дә катнаша ала. «Без паркларыбызда яшь эшкуарларга ярдәм итә алуыбызга шат. Без алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, бу, һичшиксез, аларның эшчәнлегенә генә түгел, Казанның иҗтимагый киңлекләрен үстерүгә дә уңай йогынты ясаячак, – дип ышана Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.