(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь, Зилә Гайфи). Пандемия чорында Казан предприятиеләре үз эшләрен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык күрсәтмәләрен үтәп дәвам итәләр. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Казан корыч ишекләр заводында булды һәм оешманың үз хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүе белән танышты. «Татарстан башкаласы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 39%-ны тәшкил итә. Безнең өчен предприятиеләрнең халәтен, аларның хәлен белү мөһим. Без температураны урыннарда диярлек үлчибез», – дип билгеләде Мэр.
2010 елда төзелгән «Казан корыч ишекләр заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте металл ишекләр җитештерү белән шөгыльләнә. Шәһәр башлыгына оешманың директоры Роман Клочков сөйләвенчә, Левченко бистәсендә (Рәхимов ур.) предприятиедә җитештерүнең тулы циклы җайга салынган – әзерләүдән алып төргәккә кадәр. Комплект җыю, гарантия зонасы, эретеп ябыштыру һәм җыю цехлары бар. «Без айга 17-18 мең берәмлек продукция җитештерәбез. Әгәр дә конкрет безнең предприятие турында сөйләсәк, безнең тармак буенча базарда без 6% чамасын билибез, әгәр компанияләр төркеме турында сөйләсәк, мәсәлән, милекчеләре булган зур завод Саратовта бар, димәк, суммар рәвештә 18%-ка якын», –диде ул. «Димәк, һәр бишенче ишек сезнең компаниядә җитештерелә», – дип билгеләде Мэр.
Завод продукциясе Россиянең һәм БДБ илләренең 80 төбәгенә озатыла, заводның 500-гә якын партнеры бар. 1500 сәүдә ноктасы һәм Россиядә, Украинада, Казахстанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда һәм Эстониядә урнашкан 150 фирма кибете бар. Бүгенге көнгә компания 1,5 млн. берәмлек продукция җитештергән.
Р.Клочков сүзләренчә, җитештерү мәйданнары илебез һәм чит ил (Италия, немец, Швейцария, япон) машина төзүчеләренең автоматлаштырылган комплекслары белән җиһазландырылган. Казанда җитештерү базасының үзенчәлеге – санлы программа белән җиһазландырылган зур станоклар паркы, шуңа күрә программа операцияләре кеше катнашыннан башка уздырыла. Шулай итеп, продукция сыйфатына кеше факторының йогынтысы кими.
«Безнең җиһазлар заманча сыйфатлы ишекләр җитештерергә мөмкинлек бирә. Линейка шактый киң: экономнан алып урта сегментка кадәр продукция. Уртача алганда, эконом-сегмент ишеге 12 мең сумга якын тора», – дип сөйләде Мэрга Р.Клочков продукция заводында җитештерелә торган ассортимент турында. Әйтергә кирәк, заводта уртача хезмәт хакы 43,5 мең сумны тәшкил итә.
Бүген предприятиедә 250 кеше эшли, җитештерүнең үзендә – 180 кеше. Директор сүзләренчә, хезмәткәрләрне коронавирустан саклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелгән. Әйтик, заводка керү юлында кул эшкәртү өчен дезинфекцияләүче дозаторлар урнаштырылган, эшчеләр барысы да медицина битлекләре белән тәэмин ителгән. Р.Клочков сүзләренчә, предприятиедә авыручылар әлегә юк.
«Казан корыч ишекләр заводы – үз тармагында иң яхшы предприятиеләрнең берсе, ул Россиянең барлык корыч ишекләре базарының 18%-ын алып тора. Предприятиедә югары хезмәт җитештерүчәнлеге тәэмин ителә. Мине Мэр буларак, җитәкчелекнең куркынычсызлык мәсьәләсенә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренә зур игътибар бирүе дә сөендерә. Бүгенге көндә 250 кешедән торган коллективта авыручылар юк, һәм бу күп нәрсә турында сөйли», – дип билгеләп үтте И.Метшин.
Предприятиедә шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та булды.