(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын җәмәгать транспортында, кибетләрдә битлек режимын сакларга, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләрен үтәргә чакырды. Ул ассызыклаганча, авырулар санының артуы казанлыларның үзләренә бәйле, шуңа күрә локдаунны булдырмас өчен һәркемнең шәхси җаваплылыгы мөһим.
«Татарстанда һәм Казанда битлек режимы яздан бирле гамәлдән чыгарылмады. Иҗтимагый урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортыннан файдаланганда битлекләр киеп йөрү мәҗбүри булды һәм шулай булып калды. Әмма ниндидер мизгелдә кешеләр киеренкелектә яшәүдән һәм бу режимны саклаудан арыды. Кызганычка каршы, бу Казанда коронавирус инфекциясе буенча саннарның үсә баруына китерде», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, авыручылар саны критик түгел, әмма битлек режимын элеккечә сакларга кирәк. «Авырган һәркем өчен бу шактый авыр сынау, шуңа күрә без барыгыздан да битлек режимын сакларга чакырабыз һәм локдаунны булдырмас өчен барысын да эшлибез», - дип мөрәҗәгать итте Казан халкына Илсур Метшин.
«Европада ниләр булганын күрәсез, инде бөтен илләр белән изоляция игълан итәләр: кемдер бер айга, кемдер яңа елга кадәр. Без сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның эшләве яклы: зур, кече, урта, безнең шәхси эшмәкәрләр. Без укытуның көндезге формасын саклап калу өчен, ә дистанцион рәвештә уку өчен түгел. Ләкин болар барысы да безнең барыбыздан да һәм һәр кешедән, бигрәк тә яшьләрнең, җаваплылыгыннан тора, алар үзләре өчен генә түгел, ә әти-әниләре, әбиләре һәм бабалары өчен дә җаваплы, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Шуңа күрә аларны җәмәгать урыннарына артык сәфәрләрдән сакларга, кирәкле продуктлар һәм медикаментлар сатып алып, әти-әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерәсем килә».
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, узган атнада Татарстанда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә яңа чикләү чаралары гамәлгә ашырыла башлады. «Татарстан баштан ук бу мәсьәләдә катгый позициядә торды, шуңа күрә бездә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бары тик 23.00-дән 6.00-гә кадәр җәмәгать туклануы эшчәнлеген һәм бу вакытта күңел ачу чараларын гына чикләде», - дип искәртте Илсур Метшин.
Яңа чикләүләр 31-нче октябрьдән үз көченә керде. ТР Министрлар Кабинетының яңа карары гамәлдә булган ике көн эчендә полиция хезмәткәрләре 7 хокук бозу очрагын ачыклаган, вазифаи затларга һәм юридик затларга карата административ материаллар төзелгән, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков.
Спикер сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре кызыксынган органнар белән берлектә, инфекция таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру эшен дәвам итә. 15-нче июльдән көн саен 19.00-дән 5.00-гә кадәр Казан полиция гарнизоны һәм Росгвардия хезмәткәрләреннән торган мобиль төркемнәр хезмәт итә. «Алар җәмәгать туклануы биналарын, сәүдә комплексларын һәм эшчәнлекне кичке һәм төнге вакытта гамәлгә ашыручы башка оешмаларны тикшерәләр», - дип сөйләде Валерий Саматошенков. Рейдлар нәтиҗәсендә мобиль төркемнәр 3400 административ хокук бозуны ачыклаган, шул исәптән 2500 тирәсе - санитар-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары.
Моннан тыш, Казанда кальян тарту буенча хезмәтләр күрсәтүче 70-тән артык ресторан, барлар һәм кафелар табылган, шул исәптән 10-ысында хокук бозулар кабат теркәлгән. Шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга карата административ беркетмәләр төзелгән. «Тулаем алганда, хисап чорында санитар-эпидемиологик нормаларны бозган өчен административ җаваплылыкка 390 вазифаи зат, 415 шәхси эшмәкәр һәм 52 юридик зат җәлеп ителде», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
Шулай ук полиция хезмәткәрләре Транспорт комитеты белән берлектә автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар пассажирларының һәм экипажларының битлек режимын үтәүләрен тикшерәләр. Шундый ук рейдлар метрода да үткәрелә. Барлыгы пандемия башыннан санитар-эпидемиологик нормаларны бозуның 7500 очрагы ачыкланган, 1303 такси йөртүчесе, шулай ук 6500 пассажир административ җаваплылыкка тартылган.
Полиция контролендә элеккечә үк шәһәргә чит илдән килгән, дәүләт хезмәтләре бердәм порталында үткәрелгән лаборатор тикшерүнең нәтиҗәләре турында мәгълүматны узмаган һәм урнаштырмаган һава транспорты белән килгән затлар тора. «Гражданнарның әлеге категориясе яшәү урыны буенча полиция бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Коронавирус инфекциясенә тестның нәтиҗәләре турында мәгълүматны тапшырмаган очракта, күрсәтелгән затлар административ җаваплылыкка тартыла», - дип аңлатты Валерий Саматошенков. Әлеге хәл үз көченә кергәннән соң Казанда шундый 14 граждан ачыкланган.
Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чараларын, интернет-ресурсларны һәм социаль челтәрләрне яңа коронавирус инфекциясе таралу турында дөрес булмаган мәгълүмат кергән материаллар барлыкка килү предметына мониторинг уздыралар. Массакүләм мәгълүмат иреген чиктән тыш файдаланган өчен 13 граждан административ җаваплылыкка тартылган.
«Тагын бер кат барыгызны да җаваплылыкка чакырам, һәм шул вакытта гомуми көч белән без локдаунны, чикләүләрне булдырмый кала алачакбыз», - дип йомгаклады Илсур Метшин.