(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Зилә Гайфи). Быел Казанда гомуми мәйданы 20,8 гектар булган 11 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Бу максатларга республика һәм федераль бюджетлардан 1 млрд 960 млн 700 мең сумнан артык акча юнәлдерелде. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, шәһәр игътибары фокусы нигездә, сәламәтлек, яңа инфекция таралу белән көрәш мәсьәләләренә күчте. «Шуңа да карамастан, төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә кирәк, җәмәгать урыннары җәяү барып җитәрлек арада урнашкан булырга тиеш. Бу эшнең үзәктән перифериягә китүе мөһим. Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә ял итү зоналары шәһәрлеләрнең яраткан урыннары булып тора. Теләсә нинди яшьтәгеләр өчен активлыклар бар. Без бу эшнең никадәр мөһим булуын күрәбез. Республика һәм шәһәр бюджеты уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча әлеге мөһим юнәлешне дәвам итәргә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз», - диде шәһәр башлыгы.
Казан районнарында яңартылган тимерьюлчылар мәдәният йорты, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты һәм «Авангард» скверы ачылды
ТР Президенты инициативасы белән оештырылган ТР Иҗтимагый киңлекләрен үстерүнең республика программасы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты нигезенә ятты, ул узган ел «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының бер өлеше булды. Программа шәһәрнең үзәк өлешендәге иҗтимагый киңлекләрне генә түгел, ерак районнарны да колачлады.
Әйтик, Юдино бистәсендә быел яңартылган тимерьюлчылар мәдәният йорты ачылды. Дарья Толовенкова искәрткәнчә, узган ел Дан аллеясы ачылды һәм тирә-юньдәге биналарның фасадлары реконструкцияләнде, быел проект Юдино бистәсенең үзәк өлешен реконструкцияләү белән тәмамланды. «Мәдәният йортының үзендә һәм аның алдындагы мәйданда реконструкция эшләре үткәрелде. Фонтан, мәйданда сакланып калган чуен элементлары, тукталыш ремонтланды, балалар мәйданчыгы һәм ял зонасы булдырылды, агачлар утыртылды», - дип сөйләде ул башкарылган эшләр турында.
Тагын бер бистәдә, Дәрвишләр бистәсендә, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортын комплекслы реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыру тәмамланды. Бина, аның янындагы парк һәм фонтан төзекләндерелде. Яңа «Авангард» скверы Идел буе районында быел җәй барлыкка килде. Халык өчен памп-трек, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, чаралар уздыру мәйданы төзекләндерелде. «Бу язда Оренбург трактында юл чатларын үзгәртеп корылды, Мостай Кәримгә һәйкәл куелды. Сквер зур транспорт артерияләре киселешендә урнашкан, һәйкәлнең агачлар арасында югалып калмавы мөһим иде. «Горводзеленхоз» белән берлектә Әмәт магистраленең тау итәге төзекләндерелде. 2 меңнән артык эре үлчәмле агач һәм 1800 куак утыртылды», - дип сөйләде Д.Толовенкова гамәлгә ашырылган проектлар турында.
Идел буе районында «Чулпан» мәдәни үзәген реконструкцияләү эше дәвам итә. Д.Толовенкова билгеләп үткәнчә, проект анда ике катлаулы стратегик транспорт һәм сәүдә объектларын берләштерү күзлегеннән иң амбициоз проект булып тора. Аның сүзләренә караганда, эшләрне быелның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.
Шәһәр үзәген Кабан күле яр буе, ТР Милли китапханәсе каршындагы мәйдан һәм «Черек күл» паркы бизәде
Иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү программасы ярдәмендә үзәк паркларга һәм скверларга, мәйданнарга һәм яр буйларына яңа тормыш өрә алды. Шәһәр көнендә Миллениум күпере астында Ауропада гомуми мәйданы 42 мең кв.м булган иң зур «Урам» экстрим-паркы эшли башлады. «Хәзерге этапта 7,9 мең кв.м мәйданлы ябык парк төзелеше тәмамланып килә. Кафе, чишенү бүлмәсе, душ, санузел барлыкка киләчәк, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтле төркемнәре өчен дә, - дип билгеләде Д.Толовенкова. Ул яңа төзекләндерелгән территория Горький паркы белән бәйләүче элемент булачак, дип өстәде.
«Казан» милли-мәдәни үзәге территориясе дә яңа төс алды, аның бинасында хәзер Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан. Д.Толовенкова сөйләгәнчә, тирә-як мәйдан һәм аның җир асты өлеше реконструкцияләнгән генә түгел, ә тау битләрен таралудан саклау һәм яңа китапханәдән яр буена кадәр парад күчәрен формалаштыру өчен агачлар утыртылган.
Күләмле эшләр, шул исәптән чистарту һәм яшелләндерү буенча, Кабан күле яр буен төзекләндерүнең икенче чираты кысаларында үткәрелде. «21 гектардан артык мәйданда яшелләндерү эшләре башкарылды. Фиточистарту корылмалары, каскад бакчалары һәм 2 ярны тоташтыручы күпер барлыкка килде. Җәмәгать киңлегенең төзекләндерелгән территориясе озынлыгы 2 чакрым чамасы тәшкил итә», - дип сөйләде Д.Толовенкова. Сүз уңаеннан, күп функцияле үзәк бинасында хәзер яшүсмерләр ишкәк ишү мәктәбе урнашкан, анда бер үк вакытта 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 420 бала шөгыльләнә ала.
Шулай ук Д.Толовенкова хәбәр иткәнчә, «Черек күл» паркында эшләр тәмамланып килә, аерым алганда, Гашыйклар аркасында реконстпукция һәм яшелләндерү эшләре алып барыла - 218 агач һәм 390 куак утыртылган инде. Аның сүзләренә караганда, җирле халык үтенече буенча Җиңү паркының су-сазлык комплексы проекты да эшләүне таләп итә. Исегезгә төшерәбез, 9-нчы майда биредә азат итүче-сугышчы һәйкәле ачылды, ул паркның дөрес күчәрен булдырырга тиеш иде.
«Безнең парклар күчермә буларак ясалмый, алар бер-берсенә охшамаган. Бу баш архитектура идарәсенең һәм аның янындагы иҗади остаханәнең, республика җитәкчелеге, төзекләндерү предприятиеләре һәм халык җитәкчеләренең уртак эше», - дип ассызыклады И.Метшин.