(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Алинә Бережная). Быел Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 460 күпфатирлы йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Яхшы якка үзгәрешләрне шәһәрнең 120 меңнән артык кешесе тойды. Бүгенге көнгә ишегалларында асфальт-бетон өслекне алыштыру тәмамланды, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 10 мең өстәмә парковка урыны җиһазландырылды, ике мең энергия саклаучы яктырткыч һәм 1700 багана ремонтланды. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә район башлыкларына төзекләндерелгән территорияләрне контрольдә тотарга, шулай ук ремонт эшләре 2021 елга планлаштырылган ишегалларында яшәүчеләр белән планнар турында фикер алышырга кушты.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде. Ул искә төшергәнчә, биш ел эчендә Казанда төзекләндерүгә мохтаҗ барлык ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Йорт яны территорияләренең торышын бәяләү 2019 елда Техник инвентаризация бюросы белгечләре тарафыннан алдан ук үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча программага 4 млн кв.м мәйданлы 3 меңнән артык Казан ишегалды кертелгән, аларны төзекләндерү өчен 16,5 млрд сум каралган, шул исәптән 2020 елга - 2,7 млрд сум.
«Ишегалларны төзекләндерү проектлары җәлеп ителгән экспертларның фикерен исәпкә алып эшләнгән, алар проектлауның һәр этабында территорияләрне төзекләндерүгә норматив таләпләрнең үтәлешен күзәтеп барды», - дип сөйләде Игорь Куляжев. Ремонт эшләре юлларны асфальтлауны, тротуарларны ремонтлауны һәм көйләүне, тышкы яктырту җайланмасын, эскәмияләр һәм чүп савытлары, контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары, комлы өслекле мәйданчыклар урнаштыруны үз эченә ала.
Исемлекне һәм ишегалларында эш төрләрен билгеләгәндә, халыкның фикере исәпкә алынды. Фикер алышулар социаль челтәрләрдә узды, ә төзекләндерү проектлары dvor.tatar программасының рәсми порталында гомуми кулланылышта урнаштырылган. «Көн саен район администрацияләре, идарәче компанияләр, эксперт төркеме, заказчы хезмәте һәм техник күзәтчелек белән берлектә җирле халык белән очрашулар үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча кирәкле төзәтмәләр кертелде», - дип сөйләде Игорь Куляжев.
Эшләр башкарылганда парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары балансын, инженерлык коммуникацияләре һәм яшел үсентеләрнең урнашуын исәпкә алып, машина юллары һәм тротуарлар киңлеге нормативларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Эшләрнең барышын тикшереп тору һәм тәкъдимнәр кертү +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны аша гамәлгә ашырылды.
Гомумән алганда, программаны гамәлгә ашыру кысаларында 32 юл оешмасы эшли.
Хәзерге вакытта асфальт-бетон өслекне алыштыру эшләре төгәлләнде, ремонтның гомуми мәйданы 670 мең кв.м тәшкил итә. «Бүгенге көндә асфальт-бетон өслекне ремонтлау эшләре тулысынча төгәлләнде. Балалар һәм спорт җиһазларын, эскәмияләр һәм чүп савытларын, тышкы яктырту челтәрләрен урнаштыру ел ахырына кадәр тәмамланачак», - дип сөйләде Игорь Куляжев.
Программаны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ишегалларында 10 мең өстәмә парковка урыны булдырылган, энергияне саклаучы светодиодлы 2 мең яктырткыч һәм 1700 багана ремонтланган, кече архитектура формаларын урнаштыру алып барыла. Яхшы якка үзгәрешләрне 120 меңнән артык кеше тойган.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстан башкаласында яңа юллар төзү һәм капиталь ремонт белән беррәттән, ишегалларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. «Хәтта пандемия дә ирешелгән темпны туктата алмады, һәм без бу елны яхшы эшләдек. Моны шәһәрлеләр үзләре дә, шулай ук башкала кунаклары да ассызыклый, безнең өчен бу иң мөһиме», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый мөһим һәм кирәкле программаны булдырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без инде 2021 елга рельслар салабыз, халыкның фикерен исәпкә алырга, алар белән мөмкин кадәр күбрәк киңәшләшергә, аларның теләкләрен белергә кирәк», - диде Казан Мэры.