(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанда юлларны ремонтлау һәм төзүнең гомуми мәйданы агымдагы елда 1,8 млн кв. м тәшкил итте. Ел башыннан 108 шәһәр, бистә урамнары һәм бакча җәмгыятьләренә килү юллары ремонтланган, 4 чакрым юл төзелгән, шул исәптән шәһәр өчен стратегик яктан мөһим транспорт объектлары - Зур Казан боҗрасы, Горький шоссесының юл-дублеры. Күп еллар ремонт булмаган юллар норматив хәлгә китерелде. Мондый мәгълүматларны бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә белдерде.
Казанда юл эшләренә 14,3 млрд сум бүлеп бирелгән
Бу ел Казан өчен юл эшләрен финанслау күләме буенча рекордлы ел булды. Узган ел белән чагыштырганда, ТР Президенты һәм федераль үзәк ярдәме белән финанслау күләме ике мәртәбә артты һәм 14,3 млрд сум тәшкил итте. «Әле күптән түгел генә без юл инфраструктурасын тиешенчә ремонтлауны һәм үстерүне тәэмин итү өчен 5-6 миллиард сум юл инвестицияләре турында хыяллана гына ала идек», - диде Игорь Куляжев.
Узган еллардагы кебек үк, Казанда юлларның һәм квартал эчендәге керү юлларының аеруча таушалган участокларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Объектлар исемлегенә шәһәрлеләр тарафыннан иң күп тискәре бәяләмәләр килгән урамнар, шул исәптән «Халык контроле» системасында һәм «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтенең «Эштән чыккан юллар картасы» интерактив проектында күрсәтелгән урамнар кертелгән. Игорь Куляжев казанлыларның фикерен исәпкә алып, программага инде күп еллар ремонтланмаган урамнар да кертелгән, дип сөйләде. Алар арасында Крутовская, Автосервис, Лукин, Авангард, Гагарин, Батыршин урамнары бар.
Шәһәрдә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Гомумән программа буенча 1 млн кв. м мәйдандагы юлларның һәм керү юлларының 90 участогы ремонтланды. Ремонтланган урамнарның гомуми озынлыгы 30 чакрым тәшкил итте», - дип сөйләде Игорь Куляжев. Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Зорге, Гвардия, 2 нче Иске Аракчино урамнарындагы участокларда асфальт-бетон өслек ремонтланган. Бу юлларда транспорт трафигының норматив күрсәткечләрен тәэмин итү күзлегеннән ремонт ясау мөһим.
«Юл төзелеше темплары әлегә торак төзелешеннән шактый калыша»
Яңа юлларга 14 бистәдә яшәүчеләр - Салмачы, Коры елгас, Киндери, Залесный һәм башкалар - ия булган. Бу бистәләрдә 68 мең кв. м мәйданда 18 юл ремонтланган. «Ел саен үткәрелә торган юл-ремонт эшләре белән беррәттән, без акрынлап шәһәр юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә күчтек», - дип ассызыклады И.Куляжев. Моннан тыш, 400 бакча кишәрлеге урнашкан ике бакча ширкәтенә бер чакрымнан артык озынлыктагы ике керү юлы төзелгән. «Юл төзелеше темплары әлегә торак төзелешеннән шактый калыша. Шуңа күрә бу юнәлештә эшләү якындагы елларда безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе», - дип билгеләп үтте И.Куляжев. Нокса елгасы аша көтеп алынган күперне төзү тәмамланды, ул Привольный бистәсенә бердәнбер керү юлы булып тора. Инженерлык коммуникацияләре чыгарылды, дип ассызыклады ул.
Казанда Шәһәр көненә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогын төзүнең беренче этабы кысаларында эшләрне тәмамлау чын бүләк булды. «810 метр участокта эшләрнең катлаулы комплексы башкарылды: җир кишәрлекләрен сатып алу һәм корылмаларны сүтү, күп санда инженерлык коммуникацияләре чыгару, яңгыр канализациясе челтәрләрен, электр белән тәэмин итү, тышкы яктырту челтәрләрен төзү, юлларны һәм халыкның аз мобильле төркемнәре өчен лифтлар белән җир өсте кичүен төзү, яшелләндерү», - дип сөйләде Игорь Куляжев. Яңа участокта трамвай юлы салынды, хәзер 34 чакрым озынлыктагы 5-нче номерлы маршрут Россиядә иң озыны булып тора. Спикер билгеләп үткәнчә, Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасын төзүнең икенче этабы кысаларында эшләр дәвам итә. «Татдорпроект» акционерлык җәмгыяте проект институты тарафыннан параллель рәвештә елга порты районында Девятаев урамына чыгу юлы белән Техника, Магистраль, Меховщиклар урамнарында урнашкан участокларда объектны проектлау алып барыла», - дип сөйләде Игорь Куляжев.
«Хәлиткеч проектлар бар, соңгы 10 елда алар турында без генә түгел, бездән алдагылар да хыялланды»
Шәһәрдә ремонт эшләре белән бергә юлларны проектлау һәм төзү эшләре алып барыла. Мәсәлән, Петр Витер урамыннан Дементьев урамына кадәр Максимов урамындагы участокны реконструкцияләү тәмамланды. Спикер сүзләренә караганда, участокның озынлыгы 300 метр гына булуга карамастан, әлеге объектта Авиатөзелеш районының бөтен үзәк өлешеннән диярлек яңгыр һәм эрегән кар суларын җибәрү белән бәйле күптәнге проблема хәл ителгән. «Монда 1 чакрым озынлыктагы һәм 400 һәм 1000 мм диаметрлы яңгыр сулары канализациясе төзелгән, юллар чикләренә керә торган зур күләмдә инженерлык коммуникацияләрен яңадан урнаштыру башкарылган», - дип сөйләде Игорь Куляжев.
Киров районында Несмелов урамыннан 32 нче Хәрби шәһәрчеккә - Горький шоссесы дублерына кадәр дүрт полосалы юлны төзүнең беренче этабы тәмамланып килә. Бүгенге көндә Несмелов урамыннан 1,5 чакрым озынлыктагы Адмиралтейство буасына кадәр җир участокларын һәм корылмаларны яңадан рәсмиләштерү, инженерлык коммуникацияләрен яңадан урнаштыру мәсьәләләре хәл ителде.
Шулай ук Совет районында 3,1 чакрым озынлыктагы Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр Вознесение тракты буенча алты полосалы юлның беренче участогын проектлау башланды. «Киләчәктә аның гомуми озынлыгы 10 чакрым тәшкил итәчәк. Моннан тыш, Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү өчен ике дәрәҗәле борылыш элмәген проектлау алып барыла», - дип сөйләде Игорь Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бүлеп бирелгән рекордлы сумма ярдәмендә күптәнге уйларны тормышка ашыра алдык. «Иң мөһиме, без бүген юлларны ремонтлап кына калмыйбыз, аларны төзибез дә. Мондый хәлиткеч проектлар бар, алар турында без генә түгел, ә совет чорыннан бирле бездән алдагы җитәкчеләр дә хыялланды. Сүз Вознесение тракты, Оренбург тракты чишелеше, Горький шоссесының дублер-ылы турында бара. Федераль җитәкчелеккә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР башкаласына игътибары өчен рәхмәт», - диде И.Метшин.