(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казан метрополитенында «Мәскәү» яңа уңайлы поезды пәйда булды. Ул электродинамик тормозлау, кондиционирлау, җылыту һәм һаваны вентиляцияләү системалары белән җиһазландырылган, шулай ук вагонара бүлемтекләре юк, бу пассажирларга бер-берсе белән элемтәләрне минимальләштерергә һәм вагоннан вагонга ирекле хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Казан Мэры Илсур Метшин яңа поездда «Авиатөзелеш» станциясеннән «Төньяк вокзалга» кадәр барды, пассажирлар һәм метро хезмәткәрләре белән аралашты.
Вагонара ишекләрнең булмавы социаль дистанцияне сакларга мөмкинлек бирәчәк
«Метровагонмаш» ААҖ җитештергән яңа поезд 389 млн сумга республика бюджеты хисабына сатып алынган. Поезд дүрт вагоннан – ике моторлы баш һәм ике арадаш вагоннан тора. Бүгенге көндә составны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган, обкатка уздырылган һәм күптән түгел пассажирларны йөртә башлады.
Казанда җәмәгать транспортын яңарту һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча эш алып барыла, дип билгеләп үтте Мэр. «Метрополитен үсеше – безнең өчен пассажирлар транспорты эшенең сыйфатын күтәрүдә мөһим юнәлешләрнең берсе, – диде И.Метшин. – Татарстан Президенты ярдәме белән без заманча, уңайлы, пассажирлар өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган 15 нче поездны сатып алдык. Без аны коронавирус пандемиясенә кадәр үк сатып алсак та, бүген аның вагон ара ябылуы булмавы социаль дистанцияне саклау өчен бик мөһим булып чыкты».
Коронавирус инфекциясе пандемиясенә кадәр метрополитен тәүлегенә 100 мең пассажир йөртсә, бүген бу сан 75 меңгә кадәр кимеде, –дип билгеләде Мэр. «Кешеләр метроны сайлый, чөнки бу уңайлы һәм тиз транспорт төре, – дип өстәде ул. – Без республикабыз җитәкчелеге һәм федераль программалар ярдәмендә шәһәребездә метрополитен һәм башка транспорт төрләре үсешен дәвам итәчәкбез».
Мэр поездда «Авиатөзелеш» станциясеннән «Төньяк вокзал»га кадәр барды. «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов шәһәр башлыгына «Мәскәү» поезды салонның һәм машинист кабинасының югары уңайлылыгы белән аерылып торуын сөйләде. Анда вагонара ишекләр юк, бу пассажирларга вагоннан вагонга бөтен состав буйлап хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Һәр вагонда пассажирлар телефоннарын зарядка куяр өчен USB-розеткалар бар. Поездда урнаштырылган светодиод лампалар яктырту төсләрен үзгәртергә мөмкинлек бирә: иртән – салкын яктылык, кичен – җылы.
«Тагын бер мөһим деталь – ул электродинамик тормозлау, – дип билгеләде А.Галәвов. – Бу тизлекне электр двигательләре хисабына, фрикцион тормоз кулланмыйча киметергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә состав салмак кына тормозлана».
Шулай ук поездда кондиционирлау, җылыту һәм һаваны мәҗбүри вентиляцияләү системасы урнаштырылган. Вагоннарда шәһәр халкына мәгълүмат бирү өчен сыек кристаллы табло урнаштырылган.
Метрополитенда дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру сменага дүрт тапкыр уздырыла
Казан Мэрына шулай ук метрополитенда дезинфекция эшләре турында сөйләделәр. Шулай итеп, сменага дүрт тапкыр эскалаторларны, станцияләрнең пассажир зонасын, вагоннарны, тикшерү җиһазларын,сәламәтлеге чикләнгән затлар өчен күтәрткечләрне һәм платформадагы терминалларны чистарталар. Метро станцияләренең касса залларында санитайзерлар урнаштырылган, дип билгеләде Асфан Галәвов.
Транспорт чаралары салоннарында мәгълүмати листовкалар урнаштырылган, ә автоинформаторлар аша барлык хәрәкәтчән составта грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча аудиороликлар трансляцияләнә.
Шәһәр башлыгы пассажирлар белән аралашты һәм аларның барысы да санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үти һәм шәхси саклану чаралары – битлекләр яки респираторлар йөртә, дип билгеләде. И.Метшин битлек режимын бозучылар белән кыенлыклар килеп чыгу-чыкмавы турында кызыксынды.
«Нигездә пассажирлар метрога инде битлекләрдә керәләр, – дип сөйләде Мэрга метрополитенның бер хезмәткәре. – Битлеге булмаганнарны без кертмибез, барлык кагыйдәләрне төгәл үтәүне сорыйбыз. Дезинфекцияне һәм җыештыруны даими үткәрәбез – барлык тоткаларны, терминалларны һәм башкаларны сөртәбез. Бу инде безнең өчен гадәткә әйләнде».
Исегезгә төшерәбез, Казанда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары үткәрелә. Эш көне тәмамлангач, барлык автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метро поездлары кичке юуга, ә аннары махсус дезинфекция чаралары белән җентекләп санитар эшкәртүгә китә. Төшке аш вакытында транспорт чараларын үтәли җилләтү, култыксалар һәм утыргычларны өстәмә эшкәртү башкарыла. Пандемия башыннан бу эш бер генә көнгә дә тукталмаган.