(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин кичә кич белән Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисади комиссиясе - 2020 (БМО ЕЭК) мэрлары форумында чыгыш ясады. Чара Женевада Милләтләр Сараенда узды. Анда Европа, Төньяк Америка, Үзәк Азия һәм Кавказ шәһәрләре башлыклары катнашты.
БМО ЕЭК мэрларының форумы быел COVID-19 пандемиясе вакытында шәһәрләрнең тотрыклылыгын арттыру проблемасына багышланган. Анда БМО ЕЭК башкарма секретаре Ольга Алгаерова, Женевада БМО бүлеге генераль директоры Татьяна Валовая, Женевада БМО каршындагы Евросоюз делегациясе башлыгы Вальтер Стивенс, Женева (Швейцария) мэры Сами Канаан, Милан (Италия) мэры Джузеппе Сала, Прага (Чехия) мэры Зденек Гржиб, Дублин (Ирландия) мэры Хэзэл Чу, Будапешт (Венгрия) мэры Гергели Карачонь һәм башкалар катнашты.
Форумда катнашучылар дөньяның күпчелек шәһәрләре өчен мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Алар арасында – шәһәр транспорты, һәркем ала алырлык һәм сәламәт торак, шәһәр инфраструктурасында гаделлек һәм инклюзия, климат үзгәрүгә чыдам су белән тәэмин итү һәм санитария, экология мәсьәләләре.
Илсур Метшин үз докладында Татарстан башкаласының шәһәр җәмәгать транспорты эшен оештырудагы тәҗрибәсе турында сөйләде. «Шәһәр транспорты эшенең тотрыклылыгын арттыру – заманча һәм шәһәр тормышы өчен уңайлы шәһәр төзүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Җәмәгать транспортында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты җәмәгать өстенлекләрен әлеге транспорт төре файдасына күчерергә сәләтле. Бу, үз чиратында, урам-юл челтәрендәге тыгызлыкны, транспорт тоткарлыкларын һәм зарарлы матдәләрнең чыгарылуын киметәчәк», – дип ассызыклады Казан мэры.
Илсур Метшин Татарстан башкаласында газ-мотор ягулыгында эшләүче автобуслар актив кулланыла, автобус паркы югары экологик стандартларга туры килә торган күчмә состав сатып алу хисабына яңартыла, яңа буын трамвайлары һәм троллейбуслары сатып алына, дип сөйләде. Күчмә состав 100% түбән идәнле, бу өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга транспортта йөрү мөмкинлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итә. Даими рәвештә яңартылу нәтиҗәсендә Казанның җәмәгать транспорты паркының уртача яше 4,5 ел тәшкил итә, дип ассызыклады И.Метшин.
«Казанда бишенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы кулланыла. Ул интеллектуаль транспорт системасының бер өлеше булып тора һәм хәрәкәтне «яшел дулкын» режимында оештырырга, шулай ук автобусларның өстенлекле үтүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – диде Татарстан башкаласы башлыгы.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр инфраструктурасын һәм велосипедта хәрәкәт итүне үстерү мөһим. «Бу әйләнә-тирә мохит өчен тулысынча куркынычсыз гына түгел, ә халыкның сәламәтлеген яхшыртуга да ярдәм итә», – диде И.Метшин.
UNACLA президенты Казанның 2013 елдан БМО үсеше программасы белән актив хезмәттәшлек итүен искәртте. Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы, бердәм шәһәр парковка киңлеге, шәһәр пассажир транспорты маршрут челтәренең яңа схемасы һәм башкалар бергәләп эшләнгән. «Барлык проектлар да транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту, юлларда тоткарлыкны киметү һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгуны киметү өчен эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. Шәһәр тарафыннан күрелә торган чаралар БМО Европа экономик комиссиясенең транспорт, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм сәламәтлек саклау буенча гомумевропа программасы максатларына тулысынча туры килә», – дип ассызыклады Казан Мэры.
Моннан тыш, Татарстан башкаласы БМО ЕЭКның транспорт, халыкның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен шәһәр һәм пространство планлаштыруына берләштерү буенча гомумевропа программасы эстафетасында катнашты. И.Метшин искә төшергәнчә, узган ел Казанда экспертлар җәмгыятендә зур кызыксыну тудырган «Акыллы шәһәр мобильлеге» халыкара конференциясе узды.
Дублин мэры Хэзэл Чу башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләренә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә шәһәрнең транспорт системасында нинди үзгәрешләр белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. «Безгә халык өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм аларның көндәлек тормышында уңайлыклар булдыру мөһим иде. Без транспорт системасын шәһәр халкы, беренче чиратта, социаль дистанцияне бозмаслык итеп оптимальләштердек. Моның өчен җәяүлеләр юллары киңәйтелде, автомобильләр хәрәкәтенең рөхсәт ителгән тизлеге киметелде», – дип сөйләде ул һәм мондый үзгәрешләрнең нәтиҗәсе шәһәрдә велосипедчылар санының артуы булды, дип өстәде. Мондый тенденцияне саклап калу өчен, Хэзэл Чу Дублинда яңа велоюллар, йөрү һәм машина кую урыннары барлыкка килә башлады дип уртаклашты.
Фрайбург (Германия) Мэры Мартин Хорн фикеренчә, бөтен планета өчен, COVID-19 пандемиясенә караганда, кеше гаебе белән барлыкка килгән климатик үзгәрешләр зур куркыныч булып кала. Немец шәһәре башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы көрәш белән беррәттән, экологик катастрофага каршы нәтиҗәле көрәш ысулларын да табарга мөмкин, дип саный. Шулай итеп, Мартин Хорн фән үсешенә күбрәк игътибар бирергә һәм конкрет чараларга мөмкин кадәр тизрәк күчәргә өндәде. «Бу җирле дәрәҗәдә башланырга тиеш. Эшкә барысы да кушылырга тиеш – шәһәр хакимиятләре, халык, бизнес», – дип ассызыклады ул. Фрайбургта инде күп еллар бу юнәлештә эшлиләр. Төп мисалларның берсе – велосипедлар барлык транспорт төрләре арасында беренче урында тора, дип уртаклашты хезмәттәшләре белән Мартин Хорн.
Берна (Швейцария) мэры Алек фон Граффенрид шәһәрдә карантиннан соң актив мәдәни, спорт һәм фәнни тормышны яңарту тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Хәзер барысы коронавирус инфекциясенең безнең тормышыбызда озакка калачагын аңлый. Бәлки, ярты елдан соң да без авыру белән көрәштә алга китмәячәкбез. Шуңа күрә без барлык чараларны да гамәлдән чыгарырга ярамый дип саныйбыз. Без спорт, мәдәни, фәнни вакыйгаларны яңа чынбарлык кагыйдәләре нигезендә оештырырга өйрәнергә тиеш», – дип ассызыклады ул.
Рейкъявика (Исландия) башлыгы Дагур Б.Эггертссон үз докладында ассызыклаганча, кризис вакытында бигрәк тә өч юнәлештә: икътисад, әйләнә-тирә мохит һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклап калу мөһим. Шуңа күрә хәзер Рейкъявикада «Яшел план» проекты эшләнә. Төп бурыч – игътибарны һәм акчаларны экология энергетика компанияләренә җәлеп итү. Проект һавадагы углеродны минимизацияләүгә һәм «яшел» индустрия төзүгә юнәлдерелгән.
Казан мэры, БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин халыкара хезмәттәшлекне үстерергә һәм аңа ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Бүгенге вәзгыятьтә без халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга, эшнең яңа форматларын эзләргә һәм җирле дәрәҗәдә тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруның иң яхшы практикалары белән алмашырга тиеш. Яңа чынбарлык элек эшләнгән тотрыклы үсеш программаларына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Безнең бурычлар уртак – без шәһәребезне төзек, комфортлы, имин, уңайлы һәм игелекле итеп күрергә телибез. Яшәргә, укырга, эшләргә һәм иҗат итәргә теләгән һәркем өчен тигез мөмкинлекләр булган шәһәр», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.