(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин бүген мәдәният өлкәсендә Рим хокуклар хартиясенә багышланган халыкара конференцияне ачу тантанасында видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады. 1-нче октябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр Римда хартияне институциональ җибәрү һәм тотрыклы шәһәрләрне һәм мәдәни тормышта катнашу аша бергәлекләрне үстерү юллары хакында фикер алышу уза. Төрле шәһәрләр катнашында унбер онлайн-сессия үткәрү планлаштырылган.
Мәдәният өлкәсендә Рим хокуклар хартиясен язу буенча әзерлек эшләре берничә ай элек, COVID-19 пандемиясенә кадәр үк башланган. Аны эшләү белән Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият бөтендөнья оешмасы шөгыльләнде, консультацияләрдә шулай ук 22 шәһәр, 15 оешма һәм 47 континенттан эксперт катнашты.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә хокукларның Рим хартиясе алга таба үсеш өчен нигез тудыра һәм мирасны саклау, иҗат һәм мәдәни төрлелек идеяләрен алга сөрү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
«COVID-19ның мәдәни секторга йогынтысы бөтен дөньяда сизелә: мәдәни мирасның бушап калган объектлары, гамәлдән чыгарылган чаралар, ябык мәдәни учреждениеләр һәм шактый зыян күргән мәдәни туризм секторы. Бу йогынты социаль, икътисади һәм сәяси булып тора - ул кешеләрнең төп хокукларына, мәдәният эшлеклеләренең социаль хокукларына, шулай ук мәдәни төрлелекне яклау мәсьәләләренә кагыла. Кризис тигезсезлекне тирәнәйтә һәм безнең җәмгыятьләрне зәгыйфьләндерә», - диде Казан Мэры һәм шәһәрләргә бу кризистан ялгыз гына чыгу һәм элеккеге тормышка кайту мөмкин түгел, дип өстәде.
Ул билгеләп үткәнчә, бөтен дөнья буйлап тарала торган пандемия көндәлек тормышның барлык аспектларына кагыла, шул исәптән кешеләрнең мәдәнияткә ихтыяҗына да. Бу шартларда Рим хартиясе конкрет гамәлләр эшләү өчен ачкыч тәкъдим итә һәм мәдәният өлкәсендә яңа чакыруларга җавап бирү өчен хезмәт итә. «Глобаль кризис алдында мәдәният яңа социаль роль алды - безгә берләшергә һәм кризисны кичерергә ярдәм итү. Изоляция шартлары инновацион иҗади онлайн-проектлар өчен мотивация булды, һәм без бу процесска ярдәм итәргә һәм бөтен кеше өчен мәдәнияткә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә чакырабыз», - дип белдерде И.Метшин.
«Мәдәният безне берләштерергә, халыкара теләктәшлекне ныгытырга, ышанычны һәм өметебезне торгызырга мөмкин һәм тиеш тә. Мондый авыр вакытта мәдәният көче тотрыклылык, иҗат һәм социаль бердәмлек өчен нигез буларак кулланылырга тиеш. Ул шәһәрләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә, кешеләр һәм җәмгыятьләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга тиеш», - дип ассызыклады UNACLA президенты һәм яңа хартия шәһәрләрне күпкә инклюзив, гадел һәм тотрыклы итәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Казан шәһәре башлыгы мәдәнияте өлкәсендә Рим хокуклар хартиясен эшләүләре өчен халыкара экспертларга, аерым алганда, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы генераль секретаре Эмилия Сайзга, шулай ук Рим администрациясенә рәхмәт белдерде.