(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр халкының өлкән буынына мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Бүген Халыкара өлкәннәр көнендә сезгә чиксез рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерергә рөхсәт итегез!
Кайгыртучан, игътибарлы, ихлас йөрәкле, ачык күңелле өлкәннәребез, сез безнең өчен рухи маяк булып торасыз. Уңайлы мохит һәм гармония тудырып, сез әйләнә-тирәне үзегезнең җылыгызга төрәсез, юлда очраган авырлыклардан саклап калырга тырышасыз. Нәкъ менә сезнең белән - яраткан әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, укытучылар һәм остазлар - без тормышны һәм аның барлык буяуларын танып беләбез, дус булырга һәм яратырга, авырлыкларны җиңәргә, торып басарга һәм алга таба барырга, яхшыга ышанырга өйрәнәбез.
Шәһәребез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт. Сезнең белемегез һәм зур тәҗрибәгез хәзер дә бик мөһим: сез чын кыйммәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булып торасыз. Казанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында, шул исәптән «Тормышны яратучылар» проектында катнашып, сез безгә оптимизм һәм рух күтәренкелегенең уңай үрнәген күрсәтәсез.
Кадерле ветераннарыбыз, сугыш кырларында һәм тылда сез Бөек Җиңүне яуладыгыз, сугыштан соңгы чорда илебезне хәрабәләрдән күтәрдегез. Быел Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт батырлыгы югары бүләк белән билгеләп үтелде: Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Сезнең батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз алдында баш иеп, без узган елларда сезнең тарафтан тупланган иң яхшы мирас варислары булуыбыз белән горурланабыз һәм бу мирасны арттырырга тырышачакбыз.
Чын күңелдән нык сәламәтлек һәм озын гомер телим! Көн саен якыннарыгызның һәм сезне чолгап алган һәркемнең мәхәббәтен, игътибарын тоеп яшәгез!» - диелә котлауда.