(Казан
шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Казан үзәгендә 317 гектар
мәйданлы территориядә «Рус-Немец Швейцариясе» табигый паркы барлыкка киләчәк.
Ул территориянең ландшафтын һәм экосистемасын аз күләмдә үзгәртү принцибы
буенча төзеләчәк. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин инста-блогерлар белән әлеге
проектны гамәлгә ашыру планнары белән уртаклашты. Шәһәр башлыгы алар белән
булачак парк территориясе буйлап йөреп чыкты һәм әзерләнгән концепциянең
нигезенә салынган төп принцип – уникаль табигый территорияне төзелештән, җирне
үзләштерүдән һәм стихияле чүплекләрдән саклау, дип сөйләде. Чарада блогерлар
Зөлфия Такташова, Алинә Сафина, Тимур Ескараев һәм башкалар катнашты.
«Без шәһәрнең әлеге өлешен мөмкин
булганча саклап калырга телибез»
«Рус-Немец Швейцариясе» табигый паркы концепциясе
Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан баш архитектор урынбасары
Дарья Толовенкова җитәкчелегендә эшләнде. Эш ике ел дәвамында алып барылды.
Концепция фәнни тикшеренүләргә, активистларның тәкъдимнәренә һәм табигать
парклары төзүнең дөньякүләм тәҗрибәсен өйрәнүгә нигезләнә. Проектның төп бурычы
– Рус-Немец Швейцариясен зур экопарк буларак саклап калу, аңа керүче махсус
сакланучы табигать территорияләре чикләрен максималь рәвештә арттыру.
Рус-Немец Швейцариясе – табигый һәм археологик
үзлекләре буенча уникаль территория. Биредә бик күп сирәк очрый торган
үсемлекләр үсә, кызыл китапка кергән кошларның төрләре яши. Казанның үсеш
стратегиясе нигезендә әлеге территория шәһәрдә төзелергә тиешле 12 парктан
торган эре экосистемага керәчәк.
Казанның яңа Генераль планында булачак паркның бөтен
территориясе 400 нче функциональ зонага – табигый территорияләр зонасына
кертелгән һәм Казан яны рекреация комплексына карый. «Шәһәр Генпланында «Экология»
дигән аерым бүлек бар. Бу фәнни документ, анда яшел территорияләр булдырганда
барлык факторлар исәпкә алына, – дип сөйләде шәһәр башлыгы блогерларга очрашу
башында. – Биредә без әлеге табигый территорияне тулысынча саклап калырга
телибез».
«Экскурсия» катнашучылары «Новаторлар» тимер юл
станциясеннән Рус-Немец Швейцариясе территориясе аша уза торган чишмәгә таба юл
тоттылар. Чишмәгә якынлашып, шәһәр башлыгы блогерларның игътибарын урман паркы
үзәге аша электр тапшыру линияләренең сузылуына юнәлтте. Киләчәктә аларны җир
астына күчерү планлаштырыла. Аныңчы белгечләр чишмә юлын өйрәнәчәк, бу –
чишмәгә бернинди зыян китермәс өчен эшләнә, дип хәбәр итте Мэр.
«Болар барысы да совет индустриализациясе чыгымнары
һәм бу антропоген йөкләнешләрнең паркка ничек йогынты ясавы мисалы, – диде ул. –
Монда территорияләр шактый актив кулланыла, бирегә, чишмәгә кешеләр машиналарда
киләләр. Шуңа күрә без эшләргә теләгән беренче әйбер – ул машиналарда хәрәкәт
итү мөмкинлеген тулысынча ябу, юлларны ашыгыч хезмәтләр өчен генә калдыру. Бу
антропоген йөкләнешне бермә-бер киметәчәк».
Бөтен яр буе зонасы «кеше кулы
тимәгән» килеш сакланачак
Аннары шәһәр башлыгы блогерлар белән бергә чиста, үтә
күренмәле сулы чишмәне карады. И.Метшин чарада катнашучыларның игътибарын бөтен
территориянең чиста булуына юнәлтте һәм моның өчен шәһәр халкына рәхмәт
белдерде. «Бернинди чүп тә, пакетлар да юк. Бу – җирләрне саклый торган җирле
халык һәм экоактивистларның казанышлары», – дип билгеләде ул.
Шуннан соң Мэр блогерларны урман паркының түренә алып
керде. Коймалар, баскычлар – барысы да агачтан шәһәр кешеләре тарафыннан
эшләнгән, һәм паркны эшләү барышында, Мэр сүзләренчә, шундый ук хәлдә калачак.
«Биредә бернинди металл тотка да булмаячак.
Куркынычсызлык мәсьәләләре генә яхшырачак, ә калган мәсьәләләрдә бу урынның һәм
бөтен паркның тулы аутентиклыгы сакланачак. Бездән нәкъ шул хакта сорыйлар да»,
– дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Казансу буе зонасында блогерларны булачак парк
концепциясе белән якыннанрак таныштырдылар. Төп бурыч – махсус саклана торган
табигый территориянең мәйданын арттыру һәм уникаль табигый ландшафтны шул
рәвешле беренчел рәвештә саклап калу,
дип ассызыклады Мэр.
Табигый парк концепциясе табигый ландшафтны һәм
табигый сукмакларны саклауны күздә тота. Үсемлекләрнең аеруча кыйммәтле һәм
сирәк очрый торган токымнары үсә торган территориядә керү чикләнәчәк. «Хәтта
яктыртуны да без биобалансны бозмас өчен экологлар рөхсәт иткән урында гына
куячакбыз, – дип ассызыклады Д.Толовенкова. – Элеккеге кар өеме урынында без
авыр металларны тартып чыгара торган үсемлекләрдән торган тәҗрибә бакчасы
ясарга планлаштырабыз. Бөтен яр буе зонасы эшкәртелмәгән килеш сакланачак».
Казансу буенда понтон пирслары һәм причаллары булган
агач күперләр төзү, су яратучы үләннәр һәм куаклар утырту планлаштырыла. Паркта
үсемлекләрнең аеруча кыйммәтле токымнарын инкубацияләү үзәге булдырылачак һәм
кошларны күзәтү өчен манара урнаштырылачак. Элеккеге юннатлар станциясе
территориясендә Миллениум күпереннән ерак түгел урнашкан урында Горки-Әмәт
урманындагы кебек шәһәр экоүзәген төзү күздә тотыла.
«Безнең шәһәрдә бердәм тарихи-экологик маршрут
оештырылырга мөмкин, – дип билгеләп үтте КНИТУ (КХТИ) биотехнологияләрнең
инженер проблемалары лабораториясе мөдире, урман паркы язмышында катнашучы эколог
Сергей Мухачев. – Бүген биредә территорияне төзекләндерү, аны балтырганнан
чистарту өчен күп эшләр башкарыла. Без халыкта кызыксыну тууын телибез. Һәм,
әлбәттә, яр буе зонасының экосистемасын бозмаска кирәк».
Бөтен инфраструктураны паркка керү урыннарында туплау
планлаштырыла. Әлеге принцип Казанда, мәсәлән, «Дубрава» паркын
төзекләндергәндә гамәлгә ашырылган инде.
Экскурсия Подлужная урамында тәмамланды. Блогерлар
шәһәр башлыгына уникаль экопарк булдыру планнары белән танышу мөмкинлеге өчен
рәхмәт белдерделәр һәм мондый чараларны даими үткәрергә тәкъдим иттеләр.