(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нчы август, Алинә Бережная). Казанның транспорт паркы 18 яңа
бер секцияле һәм өч секцияле трамвай вагоннары белән тулыланды. Заманча электр
транспорты обкаткадан соң август ахырына линиягә чыгачак һәм «Тимер юл вокзалы –
«Солнечный город» микрорайоны буенча 5-нче һәм 5а трамвай маршрутларында Зур
Казан боҗрасы буйлап йөриячәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин 1-нче трамвай
депосында булды (Себер тракты, 46), анда яңа электр транспортының сыйфатын
бәяләде.
Шәһәр башлыгы Казанда трамвай-троллейбус паркын яңарту
2007 елдан бирле планлы рәвештә алып барылуын искәртте. «Без трамвайларны
яңарта башлаганда, безгә бу әкият булып тоелды – уңайлы, тиз, тавышсыз
вагоннар. Бүген безнең өчен бу стандарт», – диде Мэр.
Бер секцияле 15 һәм өч секцияле трамвай вагоннары «Уралтрансмаш»
ААҖ компанияләре тарафыннан Екатеринбургта һәм Санкт-Петербургта «Трансмашхолдинг»
АҖ тарафыннан җыелды. Трамвайлар барлык стандартларга туры килә һәм заманча
идарә системасы белән җиһазландырылган. Вагоннарда эчтә дә, тышта да
видеокүзәтү, шулай ук травма куркынычы янаган хәлләрне, хокукка каршы гамәлләр
һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу өчен видеотеркәү каралган. «Метроэлектротранс»
МУП генераль директоры Әсфан Галәвов яңа сатып алынган трамвайларның түбән
идәнле конструкциясе һәм аз хәрәкәтле пассажирлар өчен тәкъдим ителгән аппарельләре
булуы турында сөйләде, ә вагон салонында хәрәкәт вакытында аларны ныгыту
җайланмасы белән җиһазландырылган инвалид коляскаларын урнаштыру өчен урын
каралган.
«Бу яңа буын трамвайлары, алар бик уңайлы, заманча
тавышсыз тормоз системасы белән тулысынча автоматлаштырылган, шулай ук алар
электр энергиясен аз күләмдә кулланалар», – дип өстәде Әсфан Галәвов. Трамвай
салоны пассажирларга уңайлы булсын өчен, кәрәзле телефоннарны зарядкага кую
өчен USB-розеткалар җиһазландырылган. Вагоннар170 кешене сыйдыра ала.
Яңа вагоннарның уңайлылыгын 16 еллык стажлы трамвай
йөртүчесе Вера Алексеева да раслады. «Мин бер яклы мотор, дүрт күчәрле югары
идәнле трамвай вагоннарында эшли башладым. Шул вакытта берничә елдан соң машина
йөртүчеләр өчен дә, пассажирлар өчен дә уңайлы заманча, модернизацияләнгән
составлар барлыкка киләчәген күз алдына да китерә алмый идем», – дип сөйләде
В.Алексеева Мэрга.
Бүгенге көндә шәһәрдә биш трамвай маршрутында 112
берәмлек күчмә состав эшли. Яңа вагоннарны Зур Казан боҗрасы буенча 5-нче һәм 5а трамвай
маршрутларында – «Тимер юл вокзалы – «Солнечный город» микрорайоны» буенча
эксплуатацияләү планлаштырыла. 2012 елның октябреннән 24 км озынлыктагы
тизйөрешле трамвай маршруты шәһәр халкы арасында зур популярлык казанды. Хәзер
маршруттан көн саен 25 меңгә кадәр пассажир файдалана. Маршрутның 34 чакрымга кадәр киңәюен исәпкә алып, пассажирлар агымы
30 меңнән артык кеше тәшкил итәчәк, дип билгеләде А.Галәвов. Маршрут шәһәрнең
алты районы аша узачак, ул халыкны шәһәр үзәгенә, уку урыннарына, спорт һәм
мәдәни ял объектларына, метро станцияләренә тоткарлыксыз китерү мөмкинлеге
бирәчәк. «Бөтен боҗраны узу 1 сәгать 30 минут чамасы вакытны алачак.
Транспортның беренче обкаткасын без 20-нче августта уздырырга планлаштырабыз, ә
аннан соң инде маршрутны тулысынча ачабыз һәм яңа составны эшләтеп җибәрәчәкбез»,
– дип билгеләп үтте А.Галәвов.
«Хәрәкәт составын яхшыртудан һәм арттырудан тыш, без
яңа трамвай линиясен төзибез. Казанның трамвай хәрәкәтеннән баш тартмавы
сөендерә. Алга таба да шәһәрнең электр транспортын үстерәчәкбез», – диде
И.Метшин.
Яңа электротранспортны шулай ук шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты рәисе Айдар
Габделхаков карады.