(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Ксения Швецова). Бүген Алабугада «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Республикада яңа уку елын көнүзәк, традицион форматта башлау планлаштырыла, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Киңәшмәдә Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук республиканың педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелеге катнашты.
«Барлык мәктәпләр өчен интернетка югары тизлектә керүне тәэмин итү бурычын активрак хәл итәргә кирәк»
Мәгариф системасын үстерү республикада иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, диде Р.Миңнеханов, киңәшмәне ачып. Ул билгеләп үткәнчә, тармак коронавирус пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыклар белән беренчеләрдән булып очрашкан.
«Укытуның барлык дәрәҗәләрендә онлайн-форматка күчү, югары уку йортларында имтиханнарны дистанцион рәвештә тапшыру, БДИ уздырганда санитар куркынычсызлык шартларын тәэмин итү бер яктан безнең яңа шартларда эшләргә әзер булуыбызны күрсәтте, икенче яктан - оператив карарлар кабул итүне һәм конкрет чаралар эшләүне таләп итте, - диде ТР Президенты. - Безнең педагоглар тулаем алганда бу вәзгыятьне лаеклы үттеләр һәм яңа заман таләпләрен ышанычлы кабул иттеләр».
Пандемия белән бәйле рәвештә укуларның дистанцион форматына күчү Татарстан мәктәпләре өчен актуаль булган кайбер техник проблемаларны ачыклады, дип өстәде Р.Миңнеханов. «Интернетка тотрыклы керү мөмкинлегеннән башка тулы канлы онлайн-форматны тәэмин итү мөмкин түгел, - диде ул. - Әлбәттә, мөмкин булган бөтен нәрсә эшләнде, без мәктәпләр, профильле министрлык белән бергә эшләдек. Без үзебезнең йомшак якларыбызны күрдек. Быел барлык мәктәпләр өчен интернетка югары тизлектә керүне тәэмин итү бурычын активрак хәл итәчәкбез».
Татарстанда яңа уку елын көндезге, традицион форматта башлау планлаштырыла, әмма шул ук вакытта вакыйгалар үсешенең төрле сценарийларына әзер булырга кирәк, дип ассызыклады республика башлыгы.
Соңгы 10 елда Татарстанда гомуми егәрлеге 28 мең урыннан артык булган 62 мәктәп төзелде
Быел Татарстан берьюлы алты дәүләт программасын һәм мәгариф үсешенә йогынты ясый торган берничә илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Илкүләм проектлар арасында - «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» бар, дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
«Демография» илкүләм проекты буенча соңгы ике елда 6 мең яңа урынга 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның яртысы ясле төркемнәрдә, - диде ул. - Балалар бакчалары төзелешенә 5,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 4 млрд артыгы - республика бюджеты акчалары. Быел тагын 5 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен - 2,5 мең урын. Аннан соңгы елларда тагын 5 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла».
Моннан тыш, соңгы 10 елда гомуми куәте 28 меңнән артык булган 62 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән, быел тагын 12 мәктәп төзелә, дип өстәде спикер.
Агымдагы елның мөһим бурычларының берсе - белем бирү полилингваль комплексларын булдыру, шуларның берсе - «Адымнар-Алабуга» - август киңәшмәсен уздыру урынына әйләнде.
«Безнең чараның биредә узуы символик мәгънәгә ия, - дип билгеләде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Безнең республикада 173 милләт вәкиле тату яши. Шуңа күрә бу шартларда мәдәниятнең һәм татулыкның милләтара имиджын үстерү, яшь буынны телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген кабул итүчеләр буларак тәрбияләү бик мөһим», - диде М.Шәймиев.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» белем бирү комплексы 1-нче сентябрьдә үз ишекләрен ача.
Мәгарифне камилләштерүдә шулай ук капремонт программалары да зур әһәмияткә ия, дип саный Р.Борһанов. Ул искә төшергәнчә, 2012 елдан республикада капиталь ремонт программасы буенча 1,5 меңгә якын мәгариф учреждениесе ремонтланган. Быел тагын 3 млрд сумлык 172 объектны яңарту планлаштырыла.
«Инфраструктураны үстерү конкурентлыкка сәләтлелекне, белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга китерә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәгариф министры.
«Без Татарстан мөмкинлекләр республикасы булсын өчен барысын да эшләргә омтылабыз»
Укучыларның талантларын үстерү өчен шартлар тудыру, мәктәпне һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алуларына игътибарны юнәлтү мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, быел республикада БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булды, БДИ буенча урта балл үсте һәм кайбер фәннәрдән йөз балл туплаучылар саны артты.
«Шул ук вакытта профильле дәрәҗәдәге математика, химия, информатика, биология, инглиз һәм немец телләре буенча уртача балл түбәнәйде. Белем бирү сыйфатын тигезләү мәсьәләләре акрын хәл ителә, - диде Р.Миңнеханов. - Кызганычка каршы, республиканың район һәм шәһәрләрендә 11 мәктәп, шул исәптән Казанда, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, икенче ел рәттән түбән нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр исемлегенә керә». Республика башлыгы артта калу сәбәпләрен ачыкларга һәм якын арада бу проблеманы хәл итәргә кушты.
Югары уку йортларын һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында уйларга кирәк, диде ТР Президенты. «Быел югары һәм һөнәри уку йортларын 55 меңнән артык кеше тәмамлаган. Аларга үз күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирергә кирәк», - диде ул һәм бу юнәлештә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль үзәкләр һәм төрле предприятиеләр арасында тыгыз хезмәттәшлекне оештырырга кушты.
Шулай ук уку йортларында матди-техник тәэмин ителешне даими күзәтеп тору һәм контрольдә тоту мөһим, дип өстәде ТР Президенты. «Соңгы 6 елда республикада 1614 мәгариф учреждениесенә 26 млрд сумга якын суммага ремонт ясалды. Аларны җиһазлауның торышы район һәм шәһәр башлыкларының игътибар үзәгендә булырга тиеш, - диде ул. - Без Татарстан мөмкинлекләр республикасы булсын өчен барысын да эшләргә омтылабыз һәм укытучыларыбызга республика киләчәгенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез».
Конференция азагында Р.Миңнеханов педагогика һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.