(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин блогерлар - яшь әниләр белән очрашты. Яңа уку елы алдыннан шәһәр башлыгы алар өчен Н.Җиһанов урамындагы 187-нче номерлы «Ритм» күппрофильле лицее буенча экскурсия үткәрде, ул «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән һәм укучыларны яңа уку елында кабул итәчәк. Очрашуда Мэр 1-нче сентябрьдән Казандагы башлангыч мәктәп укучыларының барысы да - 70 меңнән артык бала - бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде. Чакырылган блогерлар арасында Алинә Гыймалтдинова, Гөлназ Сәфәрова, Камилла Хафизова һәм башкалар бар иде.
Яңа уку елында лицей якынча 650 укучыны кабул итәчәк
«Һәр әнигә үз баласының кайда укыячагы кызыклы. Шуңа күрә без сезне, балаларыбыз өчен тудырылган шартлар белән якыннанрак танышу өчен, бүгенге үлчәүләр буенча иң гадәти Казан мәктәбенә алып килдек», - диде Мэр.
187-нче номерлы «Ритм» күппрофильле лицее бер типтагы проект буенча «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу Казанда әлеге проект буенча төзелгән алтынчы мәктәп. 24,6 мең кв.м мәйданлы бина 1224 укучыга исәпләнгән. Якындагы елларда әлеге проект буенча тагын өч мәктәп һәм 1500 урынлык ике мәктәп төзү планлаштырыла.
Лицейда уку биш профиль буенча алып барылачак: физика-математика, табигый-фәнни, социаль-гуманитар, лингвистика һәм мәгълүмати-технологик.
«Элек, тузган торакны җимерү проблемасын хәл итеп, без башта йортлар төзи идек, һәм акча булмау сәбәпле социаль инфраструктура нык соңга кала иде. Бүген исә без территорияләрне комплекслы үстерүнең расланган таләпләре буенча башта мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез һәм аннары гына торак комплексын төзүгә керешәбез. Бу ата-аналар җилкәсеннән гаять зур проблемаларны төшерә», - дип аңлатты Мэр. Сентябрьдә лицейдан ерак түгел генә яңа балалар бакчасы ачылачак. Билгеләп үтик, яңа микрорайонда 22,5 мең казанлы яшәячәк.
Лицейга инде 400-дән артык укучы язылган, быел ул 650-гә якын укучыны кабул итәчәк, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Уку йорты төзелеше бүгенгә тәмамланды инде, финал эшләре алып барыла - аерым алганда, җиһазлар монтажлана.
Шәһәр башлыгы блогерларга, алар арасында күпләр «Мама в теме» проектында актив катнаша, лицейның бөтен бинасын күрсәтте, экскурсия барышында аңлатмалар бирде. Бусагадан ук лицей җылы буяулар кергән интерьеры, уңайлы дизайны белән шатландыра. «Монда якты, иркен кабинетлар, уңайлы рекреацион зоналар булдырылды. Болар барысы да - профессиональ дизайнерлар һәм директорлар командасы эше», - дип билгеләде Мэр.
Беренче эш итеп блогер-яшь әниләр башлангыч мәктәп блогын карадылар. И.Метшин сүзләренчә, хәзер яңа мәктәпләр төзегәндә башлангыч сыйныф укучылары өчен тудырылган шартларга аерым игътибар бирелә. Ул искә төшергәнчә, 1-нче сентябрьдә парталар артына 148,5 меңнән артык укучы утырачак, шул исәптән 20,5 мең беренче сыйныф укучысы.
«Без ел саен укучыларны күбрәк санда кабул итәбез. Әгәр 2013 елда бездә 109 мең укучы булса, быел инде 148 мең. Ә 5 елдан 190 мең укучы булачак, - дип сөйләде И.Метшин. - 2023 елда парталар артына 24 мең беренче сыйныф укучысы утырачак - бу тулы бер Зәй. Бу пик елы булачак. Безнең алда кичәге сабыйларны мәктәпләрдә лаеклы каршы алу, балалар бакчадан соң мәктәпкә тыныч ияләнерлек шартлар тудыру бурычы тора».
Башлангыч сыйныфлар блогында дүрт уен бүлмәсе, аларда батутлар һәм өстәл уеннары, хәтта караватлы ике йокы бүлмәсе урнашкан. «Барысы да каралган - махсус яктырту, җиһазлар, чишенү бүлмәләре, гардеробтагы шәхси шкафлар», - дип өстәде И.Метшин.
Астропланетарий, типография һәм музыка мәктәбе: лицей балаларга белем бирүнең тулы циклын күз алдында тота
Аннары Мэр очрашуда катнашучыларны IT-полигонга алып керде. «Хәзер балалар ике яшьтән диярлек гаджетлар белән үсә. Без аларның вак моториканы үстерүләрен һәм заманча технологияләрдән файдалануларын телибез, - дип шәрехләде ул. - IT-юнәлеш хәзер хезмәт базарында төп юнәлешләрнең берсе. Монда бу юнәлеш бинаның аерым канатында өйрәнелә».
Укучылар 1-нче сыйныфтан 3D-каләм, LEGO-конструктор белән эшләү, дроннар җыю һәм робототехника белән шөгыльләнү мөмкинлеге алачак. 3D-модельләштерү лабораториясе өчен виртуаль чынбарлыкта өйрәтү өчен җиһазлар комплектына заказ бирелгән. Ә астрономиянең өлкән сыйныфлар белем бирү программасына кайтуы сәбәпле, лицей астропланетарий һәм астротелескоплар сатып алган.
Шуннан соң блогер-яшь әниләр типографияне карадылар, анда мәктәп укучылары үз газеталарын чыгара алачак, һәм үзенә күрә арт-киңлек булдырылган икенче катка күтәрелделәр.
«Бу балалар үз талантларын ача алачак бик зур блок, - дип аңлатты Мэр. - Барлык ата-аналар үз балаларына төрле яклы тәрбия бирергә тели. Менә бу мәктәп белем бирүнең тулы циклын, шул исәптән өстәмә юнәлешләрне күздә тота».
Шәһәр башлыгы блогерларга рәсем сәнгате, музыка кабинетларын күрсәтте. Ул лицей базасында барлык уен коралларында да тулы дәресләр җыелмасы белән 21-нче номерлы музыка мәктәбенең филиалы булдырылачагын билгеләп үтте. «Мәктәпнең белем биреп кенә калмыйча, балаларның зәвыгын тәрбияләве дә мөһим. Әгәр балалар мондый киңлектә үссә, бу аларның киләчәгендә чагылыш тапмый кала алмый», - дип билгеләде Мэр.
Шулай ук шәһәр башлыгы блогер-яшь әниләр белән бергә артистлык бүлмәләрен - чып-чын грим ясау бүлмәләрен карады, аларда балалар театр куелышларына әзерләнәчәк, заманча яктылык һәм тавыш җиһазлары белән 500 урынлык концерт залын да карадылар.
«Ышанам, безнең балалар мондый шартларда укулары белән бәхетле булачак»
Профильле предметларның барлык кабинетлары да җиһазландырылган. Экскурсиядә катнашучылар химия, биология кабинетларын карадылар. Аларда балалар экспериментлар куя, күрсәтмә әсбаплар һәм башка бик күп нәрсәләр өйрәнә алачак.
Яшь әниләрнең берсе мондый типтагы мәктәпләрнең проектларын кем эшләве белән кызыксынды.
«Бүген федераль стандарт кабул ителде, мәктәп милли проект буенча төзелә. Бу иң хикмәтле карар. Хәзер мәктәп 1224 кешегә исәпләнгән икән, бер кешегә 187 мең сумга җиһазлар сатып алынырга тиеш, ансыз без аны тапшырмаячакбыз, - дип җавап бирде Мэр. - Элек без боларның барысына да акча сорый идек, ә хәзер укучылар өчен шаккаткыч шартлар тудыру мөмкинлеге бар».
Балаларга химияне КДМУ аспирантурасын тәмамлаган Мария Мөхәммәтбареева укытачак, ул берничә ел студентларны укыткан.
«Химия, физика, биология - бу предметларны тәҗрибә юлы белән күрсәтергә, өйрәнергә кирәк. Ансыз берничек тә булмый. Әгәр синең кулыңда скрипка булмаса, син баланы анда уйнарга өйрәтә алмаячаксың», - дип ассызыклады Мэр.
Лицейда балаларның спорт үсеше өчен дә шартлар тудырылган. Мәсәлән, мәктәп яны территориясендә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, зур теннис мәйданчыгы, башлангыч мәктәп өчен уен мәйданчыклары бар. Мәктәпнең үзендә - спорт тренажерлары белән гомуми мәйданы 810 кв.м. мәйданлы зур һәм кече спорт заллары.
«Балалар үз мәктәбендә теләсә нинди спорт төре белән шөгыльләнә алачак, бернинди фитнес та кирәкми, - дип билгеләде И.Метшин. - Һәм шунысы мөһим, барысы да - спорт инвентаре да, бассейннар да - аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен җайлаштырылган, лифт системалары булдырылган. Бернинди чикләүләр дә булмаячак».
Шулай ук шәһәр башлыгы һәм блогерлар мәктәп рестораны тибында җиһазландырылган ашханәне карадылар. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина ата-аналарны кайнар туклануны оештыру концепциясе белән таныштырды һәм аларга ризык әзерләнәчәк аш бүлмәсен күрсәтте.
«Без 2006 елда карар кабул иттек: балалар бер үк дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш, - диде Мэр. - Без авыр тормыш хәлендә калган балаларны бушлай ашатуны тәэмин итәбез. Узган уку елында укучыларның 18%-ы бушлай тукланды. Елына моңа 338 млн сум акча сарыф ителде, әмма бу безнең өчен мөһим юнәлеш, без аннан баш тартмыйбыз».
1-нче сентябрьдән барлык Казан башлангыч мәктәбе укучылары - барлыгы 70 меңнән артык бала - бушлай тукланачак, дип игълан итте шәһәр башлыгы. Шулай итеп, РФ Президенты күрсәтмәсе үтәлә.
«Бу лицейга ничек эләгергә мөмкин?» - дип кызыксынды экскурсиядә катнашучы блогерларның берсе, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Алина Гыймалтдинова.
«Бу яшәү урыны буенча гадәти мәктәп. Бу шоурум да, тәэсир итү өчен төзелгән офис та түгел, ә бердәм стандарт, - дип җавап бирде Мэр. - Бирегә түләүле укуга кергән кебек кермиләр, ә бары яшәү урыны буенча гына язылалар».
Очрашу азагында шәһәр башлыгы блогер-әниләргә мондый чараларны даими үткәрергә тәкъдим итте. «Әгәр сезне бу формат канәгатьләндерсә, мин сезнең белән очрашырга һәм төрле мәсьәләләр турында фикер алышырга әзер, - диде ул. - Ышанам, безнең балалар мондый шартларда укулары белән бәхетле булачак».
Исегезгә төшерәбез, соңгы биш елда шәһәрдә 13 мәктәп төзелгән. Быел, 187-нче номерлы лицейдан тыш, Бондаренко урамында 800 урынлы өстәмә корпус белән 1224 урынга исәпләнгән «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы ачылачак.
Чарада Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.