(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Татарстанның Лаеш районында урнашкан «Юнитур» балалар лагерена ясала торган
капиталь төзекләндерү барышы белән танышты. Барлык эшләр тәмамланганнан соң,
туристик-туган якны өйрәнү юнәлеше булган лагерьның үткәрү сәләте ике тапкырга
артачак - сменага биредә йөзгә якын бала ял итә алачак. Лагерь балаларны август
урталарыннан ук кабул итә башлар дип планлаштырыла.
Казан Мэры ассызыклаганча, быел Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнехановның программасы ярдәмендә шәһәрнең барлык 14 балалар лагерена
капиталь төзекләндерү ясалачак. «Балалар өчен шәһәр яны лагерьлары челтәрен
саклап калуыбыз бик мөһим. Капиталь төзекләндерү үткәрелгәннән соң, без елына
15 мең баланы кабул итә алабыз. Бу бик мөһим, бигрәк тә хәзерге катлаулы
хәлдә», - диде И.Метшин.
Сезонлы «Юнитур» балалар лагере 45 ел элек төзелгән.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов шәһәр башлыгына капиталь
төзекләндерү кысаларында лагерьның туристлык юнәлешен саклап калу мөһим булды,
дип җиткерде. «Ул һәрвакыт туристик юнәлештә, өлешчә палаткалы булды. Хәзер ул
тулысынча аулак урманда бердәнбер туристик лагерь булып кала бирә. Балалар
җәйне табигый шартларда үткәрделәр, ял иттеләр, көч тупладылар, походлар өчен
яңа күнекмәләр алдылар», - дип аңлатты А.Фәизов.
Капиталь төзекләндерү кысаларында лагерь территориясендә
модульле биналар һәм корылмалар, 11 йокы корпусы төзекләндерелә, 100 урынлык
ашханәгә капиталь төзекләндерү ясала. Шулай ук ике урынлы палаталар урынына
монда һава торышыннан сакланган зур каркаслы, дүрт урынлы палаткалар барлыкка
киләчәк. Моннан тыш, биредә ял итүче балаларга шулай ук профессиональ ясалма
газонлы футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм Идел буенда бердәнбер үз
бау паркы эшләячәк.
Барлык планлаштырылган эшләр тәмамлангач, лагерь
үткәрү мөмкинлеген сменага 40-50-дән 96 кешегә кадәр арттыра алачак. Балалар 3,
8, 16 кешелек йортларга яки 4 кешелек палаткаларга урнаштырылачак.
Бүгенгә эшләр 85%-ка төгәлләнгән. Объектны тапшыру
вакыты - 1-нче август. Биредә 11 йорт, контроль-үткәрү пункты, склад,
юыну-бәдрәф бүлмәләренең эчке эшләнешен төгәлләгәннәр, эшчеләр мунча-кер юу
комплексының эчке бизәлеше, медпункт, ашханә белән шөгыльләнәләр.
Волейбол-баскетбол мәйданчыгы 95%-ка әзер, подрядчы футбол кыры өчен ясалма
газон салуга кереште. Бау паркы 60%-ка урнаштырылган, 50%-ка палаткалар
урнаштыру өчен нигез әзерләнгән.
А.Фәизов реконструкция һәм капиталь төзекләндерү
барышында бер генә агач та киселмәде, территориянең ландшафты үзгәрешсез калды,
дип ассызыклады. «Шул исәптән уңайлы шартлар да, элеккеге кебек үк, йокы
корпусларында түгел, ә аерым модульле корылмаларда калачак. Әмма монда да
заманча технологияләр кулланылган, сыйфатлы сантехника файдаланылган», - дип
билгеләде ул.
«Яшь туристлар өчен лагерьда капиталь төзекләндерү
генә түгел, капиталь төзелеш тә бара. Әмма шул ук вакытта без барлык
контурларны, корылмаларны саклап калдык. Урыннар да ике тапкырга артты. Шулай
ук биредә Идел буендагы бердәнбер бау паркы барлыкка килде. Андый парк Казанда
да, Татарстанда да, башка беркайда да юк. Шул ук вакытта балалар өчен
куркынычсызлык чаралары да каралган», - диде шәһәр башлыгы.
Лагерьның үз экологик юнәлешен саклап калуы -
туристлар өчен стандартлар, дип билгеләде И.Метшин. «Әмма шул ук вакытта
балаларның ял итеп, сәламәтлек җыеп кына калмыйча, яңа күнекмәләр алу, актив ял
белән шөгыльләнүе өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әйләнә-тирәдә искиткеч урман,
табигать. Һәм, тулаем алганда, мин монда эләккәч, балалар аны чит ил
сәфәрләренә алмаштырырга теләр дип уйламыйм», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел республика программасы буенча дүрт лагерьда капиталь
төзекләндерү төгәлләнәчәк: «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Молодежный». Бу максатларга республика
бюджетыннан 700 млн сум акча бүлеп бирелде. Агымдагы елга тагын дүрт муниципаль
лагерьда капиталь төзекләндерү ясау һәм реконструкцияләү өчен акча бүленгән:
«Яшь гвардия», «Огонек», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка». Моннан тыш,
юлларны төзекләндерү программасы ярдәмендә быел 44,8 млн сумга «Бригантина»,
«Юнитур», «Нармонка» лагерьларына керү юллары ремонтланачак. Узган ел сигез
лагерьга керү юллары яңартылды.