(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Ксения Швецова). Федераль ярдәм чараларына кризистан
аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче Казанның 17 мең 910 кече һәм урта
эшмәкәрлек субъектлары исәп тота ала. Бу чаралар күпләр өчен коткару чарасы
булып тора, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада узган
Казан шәһәр Думасының XL сессиясе вакытында.
Казанның 100-гә якын
предприятиесенә еллык 2%-лы кредитларны хупладылар
12 категорияне үз эченә алган аеруча зыян күргән
тармаклар исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан формалаштырылган. Әлеге
категориядәге эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен федераль дәрәҗәдә берничә чара кабул
ителде. Мәсәлән, хезмәт хакын түләүгә бизнес ресурсларын максималь азат итү
өчен ярты елга салымнар һәм мәҗбүри түләүләрнең сроклары күчерелде. «Башлангыч
бәяләүләр буенча, Казанда махсус режимнар буенча гына да сүз 300 млн сумнан
артык сумма турында бара», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров.
Россия банклары керемнәре 30%-тан артыкка төшкән
эшмәкәрлек һәм гражданнарга кредит каникуллары бирә. Бүгенге көндә Татарстанда
банкларга кредитларны реструктуризацияләү өчен 3,5 мең заемщик мөрәҗәгать
иткән, шуларның 1320-сенә кредит каникуллары инде бирелгән.
Әлеге айдан гамәлгә кертелгән 2%-лы кредитлау
программасы эшмәкәрлек өчен тагын бер мөһим ярдәм чарасы булып тора. И.Шакиров аңлатканча, аның төп
өстенлеге - предприятиеләрнең финанс йөкләнешен кискен арттырмыйча гына
эшчәнлеген торгызу мөмкинлеге. Хезмәткәрләр саны сакланган очракта кредит капланачак.
«Бүгенге көндә 500-дән артык Казан предприятиесе әлеге ярдәм чарасын сорап
мөрәҗәгать итте. 100-гә якын кредит хупланды инде», - дип хәбәр итте Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары.
Эшләүче халыкның керем дәрәҗәсен күтәрү һәм
мәшгульлеккә ярдәм итү өчен 6 айга процентсыз кредитлар бирү буенча федераль
программа төзелгән. Мондый кредит өчен 1 меңнән артык Казан эшмәкәре мөрәҗәгать
иткән, шуларның 406-сы инде кредитлар алган, дип хәбәр итте И.Шакиров.
Эш урыннарын саклап калу өчен каралган тагын бер чара
- һәр хезмәткәргә бер хезмәт хакының минималь күләме исәбеннән ике айга
түләүсез субсидия рәвешендә эшмәкәрлеккә финанс ярдәме күрсәтү. Төп шарт -
агымдагы елның марты белән чагыштырганда, предприятиенең штат санының 90%-ын
саклап калуы.
Казанның 37 эшмәкәре 2 елга кадәр
микрозайм алган
Әгәр федераль чаралар беренче чиратта зыян күргән
тармакларга ярдәм итүгә юнәлтелгән булса, республика чараларына барысы да
өметләнә ала. Шулай итеп, эшмәкәрләр микрозаймнарны ике елга кадәр алырга
мөмкин. И.Шакиров сүзләренчә, алардан Казанның 37 эшкуары файдаланган инде.
Эшмәкәрләргә заем акчаларын җәлеп итү һәм гамәлдәге кредит килешүләре буенча
бурычны реструктуризацияләү өчен Гарантия фондының поручительлеге, кредитлар
буенча процент ставкасын субсидияләү мөмкин. Ә җәмәгать туклануы өлкәсендә
эшләүчеләргә - азык-төлек һәм азык-төлек продуктларын китерү сервислары
хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү. Республика гаризаларының
гомуми саныннан 80%-тан артыгы Казан эшмәкәрләреннән килгән.
«Федераль һәм төбәк хөкүмәте тарафыннан эшмәкәрлеккә
ярдәм итүнең иң мөһим чаралары тәкъдим ителде, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин. - Күпләр өчен бу чаралар - коткару юлы. Шәһәрдә якынча 18 мең
икътисадый актив эшмәкәр, алар критерийлар астына эләгә һәм ярдәмнән файдалана
ала» Шәһәр башлыгы тагын бер кат эшмәкәрләргә нинди ярдәмгә өметләнә алулары
турында хәбәр итәргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә
ярдәм итүнең муниципаль пакеты эшләнде.