(Казан
шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Ксения Швецова). Казан Мэры, Берләшкән Милләтләр
Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты (UNACLA)
президенты Илсур Метшин министрлар дәрәҗәсендә җирле һәм төбәк хакимият
органнары белән климат буенча Париж килешүен координацияләүне көчәйтү буенча онлайн-диалогта
катнашты. Доклад белән чыгыш ясады, ул билгеләгәнчә, бүген шәһәрләр парник
газлары чыгаруның 60%-тан артыгын җитештерә, шуңа күрә төбәк һәм җирле хакимият
органнары дәрәҗәсендә климатны үзгәртү буенча эш аерым әһәмияткә ия. «Җирле һәм
төбәк хакимиятләре климат үзгәрү белән көрәштә актив катнаша, һәм аларның
өлешен милли көчләрнең бер өлеше буларак карарга кирәк», - диде Мэр.
Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә профильле
министрлыклар һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы
(ОГМВ) әгъзаларының 200-дән артык вәкиле катнашты. Алар Париж килешүен гамәлгә
ашыру максатларында координацияне ныгыту стратегиясе турында фикер алыштылар.
«Париж килешүе парник газларын
чыгаруның артуын туктатачак корал булырга тиеш»
Быел климат буенча Париж килешүен имзалауга 5 ел тула,
дип искәртте Илсур Метшин. «Ул вакытта без бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен
әлеге мөһим документны кабул итә алуыбызга шатландык, - дип билгеләде ул. -
Бүген мин тагын да ныграк ышанам, Париж килешүе климат үзгәрешләрен китереп
чыгара торган сәбәпләр белән көрәштә көчләрне берләштерергә һәм парник газларын
чыгаруның артуын туктатырга сәләтле төп инструмент булырга мөмкин һәм тиеш. Без
бөтен дөнья җәмәгатьчелеге белән климатны саклау максатын һәм җаваплылыгын уртаклашабыз».
Россия рәсми рәвештә 2019 елның сентябрендә Париж
килешүен кабул итте. Бүген безнең ил башкалар белән беррәттән газ чыгуларны
киметү, технологик яктан яңадан коралландыру һәм климат үзгәрешләренә җайлашу
буенча илкүләм планнар кабул итә, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Климат үзгәрү белән көрәштә җирле һәм төбәк хакимияте
органнары актив катнаша. Бүген шәһәрләрдә дөнья халкының 70%-ы яши, нәкъ менә
шәһәрләр климат үзгәрүгә шактый ярдәм итә, чөнки алар дөньякүләм энергетика
ресурсларының 78%-ын кулланалар һәм парник газларын чыгаруның 60%-тан артыгын
җитештерәләр, диде И.Метшин.
«Җирле үзидарә органнары халыкка якын булган дәрәҗәдә
эшли, конкрет территориядә, яшәү өчен уңайлы мохитне дә кертеп, кешенең
гармонияле үсеше өчен барлык шартларны да тудыра», - диде Мэр.
«Экотуризм зарарлы газ
чыгаруларны киметергә һәм яңа махсус сакланылучы табигать территорияләрен
төзергә ярдәм итәчәк»
Планетаның экологиясен яхшырту урыннарда конкрет
проектларны гамәлгә ашыру кирәклеген аңлаудан башлана. Шуңа күрә климат проблемаларын
хәл итү - безнең шәһәрләрдә планлаштыру, төзелеш, идарә итү һәм яшәү ысулын
яңадан аңлау, дип саный И.Метшин. Ул бүгенге коронавирус пандемиясе шартларында
экотуризмны планета халкы өчен альтернатив ял сыйфатында карарга, шулай ук газ
чыгаруларны киметү һәм табигатькә йогынты ясауны азайту чарасы буларак карарга
тәкъдим итте.
«Туризмның әлеге секторында үсә баручы ихтыяҗ яңа
махсус сакланучы табигать территорияләрен булдыруга китерә. Беренче чиратта -
илкүләм һәм табигый парклар. Экотуризм беренчел табигатьне яратырга һәм
бәяләргә өйрәтә», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Шәһәр халкының катнашуы сәламәт шәһәр мохите төзүнең
мөһим элементына әверелә. Мэр фикеренчә, экология мәсьәләләре белән хакимият
кенә шөгыльләнергә тиеш түгел, шуңа күрә мәгърифәтчелек эшен алып барырга һәм
яңа экологик фикерләү белән буын үстерү өчен акцияләр үткәрергә кирәк.
«Нәтиҗәгә ирешү өчен хакимиятнең
барлык дәрәҗәләрендә һәм җәмгыятьнең барлык секторларында да реформалар
үткәрергә кирәк»
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия
бүлеге климат мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Аерым алганда, узган елның
маенда Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының Азия-Тын океан бүлеге белән
берлектә шәһәрләр мирасының сакланышына климат үзгәрешләренең йогынтысына
багышланган конференция узды, дип искәртте И.Метшин.
«Якын арада мэрларның Глобаль пакты Париж килешүенә
төбәк һәм җирле кертемнәр буенча тәкъдимнәр эшләү өчен экспертлар төркемен
чакыра, - диде ул. - Бу тәкъдимнәр «БМО-Хабитат инициативасы буенча экспертлар төркеме
тарафыннан эшләнә торган «Торак пунктларны илкүләм-билгеләнүче кертемнәргә
интеграцияләү» кулланмасына нигезләнәчәк. UNACLA - БМО каршындагы җирле
хакимият органнарының консультатив комитеты - әлеге эштә актив катнашачак, дип
өстәде шәһәр башлыгы.
Киңәшмәдә катнашучылар Мэр белән экологияне саклау һәм
әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мәсьәләләрен хакимиятнең барлык
дәрәҗәләрендә хәл итәргә кирәк, дип килештеләр. Индонезиянең әйләнә-тирә мохит
һәм урман хуҗалыгы министры Сити Нурбайя Бакар билгеләп үткәнчә, алар илендә
җирле дәрәҗәдә төрле тәҗрибәләр кертү эше алып барыла.
«Безнең килешү буенча йөкләмәләребез җирле дәрәҗәгә
үзгәртелде, һәм хәзер без үз программабызны гамәлгә ашырабыз. Бездә махсус юл
картасы эшләнде, аның нигезендә без экологик эшләрне җайга салабыз, - диде ул.
- Халык белән эш алып барыла, ул үз эченә илкүләм чаралар һәм газ чыгаруларны
киметү чараларын ала. Бездә әлеге максатларга бүлеп бирелгән илкүләм бюджет һәм
авыл җирләренә бирелә торган грантлар бар, аларның халкы да әлеге эштә катнаша.
Экология министры хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә юл картасын тормышка ашыруны
контрольдә тота».
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Италиядә хакимиятнең
шулай ук барлык дәрәҗәләрендә дә эшләр алып барыла һәм гамәлгә кертелә, диде
әйләнә-тирә мохит, коры җирне һәм Италия диңгезен саклау министры Серджио
Коста.
«Яхшы киләчәккә ирешү өчен
барлык дәрәҗәләрдә һәм җәмгыятнең барлык секторларында да хезмәттәшлек итәргә
һәм реформалар үткәрергә кирәк, - диде Казан Мэры. - Бергәләшеп җыелырга, климат
үзгәрешләрен туктату буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм фикер алышырга кирәк. Париж
килешүе пунктларын үтәү планетабызны чистартырга, ә дөньяны яхшырак итәргә
ярдәм итәчәк».