(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Быел Казанда «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең өч пар казанында яңарту уздырыла. Аларның берсе Казанның Совет районында Себер тракты, 27 адресы буенча урнашкан. Реконструкция эшләренең барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Пар казаны 1961 елда төзелгән, 1996 елда аны «КазХимНИИ» акционерлык җәмгыятеннән «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте балансына тапшырганнар. 2003 елда биредә бина төзекләндерелде, шулай ук котлоагрегатлар һәм насос җиһазлары алыштырылды. Бүген бу Совет районының төп пар казаны. Аңа тоташтырылган җылылык челтәрләренең озынлыгы 3,5 чакрым тәшкил итә. Моннан 5,5 меңнән артык кеше җылылык энергиясе ала, шул исәптән 23 йортта, балалар бакчасында, уку йортында һәм 13 җитештерү һәм административ-сәүдә объектында.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков билгеләп үткәнчә, казаннарның файдалы гамәле коэффициенты бүгенге көнгә 91% тәшкил итә, ягъни бүген аларны модернизацияләү кирәк түгел. Әмма автоматиканы алыштыру таләп ителә.
«Модернизация барышында без барлык күләмле эшләрне берьюлы үткәрмибез, без моны этаплап һәм акрынлап эшлибез», - диде шәһәр башлыгы Р.Габделхаков. Әйтик, 2019 елда пар казаны бинасы янында фундамент көчәйтелде, түбәсе һәм керү төркеме ремонтланды. «Киләсе елда биредә тагын бер ТВГ-8 казанын, шулай ук аппаратлар кеше катнашыннан башка эшләсен өчен химик су әзерлеген автоматлаштырырга планлаштырыла», - дип сөйләде ул. Шулай ук 2020 елда пар казанының фасадын ремонтлау, территория коймасының бер өлешен һәм керү капкасын алыштыру, шулай ук территорияне гомуми төзекләндерү планлаштырыла.
Рөстәм Габделхаков шулай ук Казан Мэрына хәбәр иткәнчә, кайбер йортларда һәм социаль учреждениеләрдә кайнар су белән тәэмин ителешне кыска вакытка өзү белән, «Казэнерго» челтәрләрендә гидросынаулар планлаштырылганга караганда соңрак башланган. Исегезгә төшерәбез, челтәрләр опрессовкалары графигы Казан Мэры йөкләмәсе буенча шәһәрдә гамәлдә булган үзизоляция режимы, коронавирус пандемиясе һәм һава шартлары белән бәйле рәвештә күчерелде. Традицион рәвештә бу эшләр апрель азагында - май башында үткәрелә иде. «Регламент буенча бездә кайнар су белән тәэмин итүне гамәлгә кертү өчен 14 көн бар. Әмма, эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, без үз йортларында яшәүчеләр дискомфортны мөмкин кадәр азрак тойсын өчен, эшләрне тизрәк тәмамларга тырышырбыз», - диде «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казандагы барлык торак йортларның иң зур өлешен җылылык һәм кайнар су белән «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте тәэмин итә. Биредә челтәрләр опрессовкасы ачыкланган зарарлануларны оператив рәвештә бетерү һәм кулланучыларда кайнар суны сүндерү срокларын кыскарту өчен дүрт этапка һәм зоналарга бүленгән. Монда кайнар суны сүндерү дә күчерелгән - челтәрләр опрессовкасы киләсе дүшәмбедән башланачак.
«Җылылык белән тәэмин итү сезонына әзерлекнең сыйфатлы узуы мөһим. Әмма сезнең опрессовка вакытын киметү өчен үз өстегезгә шундый йөкләмәләр алуыгыз шатландыра. Халык рәхмәтле булачак. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һаман да өйдәрәк булырга тырыша - аларга кайнар сусыз авыр, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Шуңа күрә эшне көчәйтүегезне, вакытны кыскарту өчен сменалар алмашын арттыруыгызны сорыйм».
Пар казанын карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.