(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Григорьевич Аксеновны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Шәһәр башлыгы ветеран янына кунакка килде, ул Авиатөзелеш районының Белинский урамында тормыш иптәше Надежда Степановна белән бергә яши. Казан Мэры ветеранга Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале, Татарстан Президентыннан котлау открыткасы, азык-төлек җыелмасы һәм сугыш чоры җырлары белән дисклар тапшырды.
«Сез, сезнең полкташларыгыз һәм алдынгы сызыкларда сугышканнарның барысы да безгә баш очында аяз күк йөзен һәм алдагы буынга тыныч тормыш хокукын бүләк иттегез, - дип мөрәҗәгать итте Метшин ветеранга. - Сез искитмәле эш эшләдегез - илне саклап калдыгыз, ә аннары аны яңадан торгыздыгыз. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм рухи көчегез алдында баш иям».
Николай Аксенов Ростов өлкәсендә, Тарасовка хуторында тууы турында сөйләде. 1939 елда мәктәпне тәмамлый. Сугыш башлану турында Николай Григорьевич студент чагында белгән - Ростов-на-Донуда шахтер булырга укыган. «Хәрби машина килде дә, безне укудан алып чыгып, аңа төяделәр, бернәрсә дә аңлатмадылар, без кая алып баруларын да аңламадык», - дип сөйләде Н.Аксенов. Военкоматка барганда, Николай Григорьевич, алты төркемдәше белән бергә, машинадан сикереп төшә дә печән кибәннәре артына поса. Аларны бик тиз табалар һәм военкоматка китерәләр. Шулай 1942 елда Николай Григорьевич фронтка китә.
Өч ай Н.Аксенов сафта тору әзерлегенә укый, аннары 2-нче Белоруссия фронтына җибәрелә, анда ул 173-нче укчы дивизиясенең 563-нче укчы полкы отделениесе белән җитәкчелек итә. Ветеран Белоруссияне азат итү сугышларында катнаша. «Без укчылар идек, дошманның төп һөҗүмен үз өстебезгә алдык. Куркыныч булуы хакында хәтта уйламадык та, бары сугышка бардык һәм Җиңүгә ышандык, һәрбер сугышны соңгысы дип уйладык», - дип искә төшерә Николай Григорьевич. Сугышларның берсендә Николай Аксенов авыр яралана, 7 ай Гродно шәһәрендә дәвалана. 1944 елда аның өчен сугыш тәмамлана - сәламәтлек торышы буенча кайтаралар. 50-нче елларда ветеран Находка шәһәренә китә - балыкчы булып эшли, шунда ук Ерак Көнчыгышта ул булачак хатыны Надежда Степановна белән таныша. 1989 елда Аксеновлар гаиләсе Казанга күченә.
Шәһәр башлыгы Аксеновлардан быел 9-нчы майны ничек каршылаячаклары белән кызыксынды. Надежда Степановна традиция буенча бөтен ил бәйрәм иткән көндә Җиңү парадына йөргәннәре, хәрби җырлар тыңлаганнары, башка ветераннар белән очрашканнары хакында сөйләде. «Җиңү көне - күз яшьләре белән шатлык кушылган бәйрәм, сугыш һәр гаиләгә кагылды, бүген ветераннарга аерым мөнәсәбәт, хәтта бу катлаулы вакытта да аларга игътибар бирелүе бик күңелле. Быел без 9-нчы майны өйдә каршы алачакбыз, телевизордан концертлар караячакбыз һәм Җиңүне якынайтучыларга рәхмәт әйтәчәкбез», - диде Н.Аксенова.
Казан Мэры Аксеновларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде һәм Николай Григорьевичны Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале белән бүләкләде. Шулай ук шәһәр башлыгы ветеранга Татарстан Президентыннан котлау открыткасы, азык-төлек җыелмасы һәм сугыш чоры җырлары белән диск тапшырды.
Ветеранны котларга шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев та килде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Җиңүнең 75 еллыгына 8655 юбилей медале әзерләнгән. Барлыгы республика башкаласында 9164 ветеран яши, алар арасында 596 фронтовик бар. Быел коронавирус инфекциясе аркасында ветераннарны традицион котлау ике форматта узачак: өйләренә барып бүләк җыелмалары тапшыру һәм район администрацияләренә туганнарын чакырту юллары белән.
Казанда эпидемиологик вәзгыять уңаеннан Җиңү парады һәм салют соңгырак срокка күчерелде, әмма бәйрәм чаралары барыбер булачак. 9-нчы май хөрмәтенә киң мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнгән, аны онлайн режимда карарга мөмкин булачак.