(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда 24-нче сентябрьдә
башланган җылыту сезоны әзерлекле эш нәтиҗәсендә өзеклекләрсез һәм җитди
аварияләрсез узды. Дүшәмбедән шәһәрдә акрынлап җылытуны сүндерә башлаган
иделәр, әмма бу эшне һава торышы суыту аркасында туктаттылар - бу хакта халык
сорап мөрәҗәгать итте. Буш мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын сүндерәләр. Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган җылылык бирү
мәсьәләләре буенча штабта торак йортларда җылылык һава торышына бәйле рәвештә
сүндереләчәк, диде.
«Җылылык бирү
сезоны чорында казанлылардан шелтәләр булмады»
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетында киләсе җылылык бирү сезонына әзерлек буенча штаб үткәрде.
Барлыгы 5770 күпфатирлы йорт, 805 муниципаль бюджет
өлкәсе объекты, шул исәптән 601 мәгариф учреждениесе, 119 сәламәтлек саклау
объектын әзерләргә кирәк, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин. Эшләр 1900 км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык
челтәрләренә, «Савиново», «Азино» һәм «Горки» кебек 3 район котельныена
,«Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 185 котельныена һәм 50 ведомство
котельныена кагылачак.
Капиталь төзекләндерү һәм җиһазларны яңарту
программасы буенча быел 45 км дан артык җылылык челтәре һәм кайнар су белән
тәэмин итү челтәрләрен алыштыру һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Моннан тыш,
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, «Казэнерго» акционерлык җәмгыятененең 3
котельные яңартылачак.
Быел шулай ук 91 йортта йорт эчендәге җылылык
системаларын, 28 күпфатирлы йортта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм
52 һава торышын көйләү җайланмаларын урнаштыру планлаштырыла.
Җылылык бирү сезоны тәмамлану турында сөйләгәндә,
И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, ул тотрыклы һәм тыныч узган. «Җылылык бирү
сезонының өзеклекләрсез һәм аварияләрсез узуы әзерлек чорында үткәрелгән зур эш
турында сөйли. Казанлылар тарафыннан җитди шелтәләр булмады - бу безнең өчен
бик мөһим. Димәк, әзерлек эшләре яхшы үткәрелгән. Барлык кискен моментларны
алдан хәл итәргә туры килде. Алга таба да эшләрне дә шул югарылыкта башкарырга
кирәк», - диде И.Метшин.
«Җылылык хуҗалыгы
бер мизгелдә генә сүндерелми, яңа режимга күчү акрынлап башкарылачак»
Моңа кадәр җылыту сезонын 27-нче апрельдән тәмамлау
турында карар кабул ителгән иде. Әмма уңайсыз һава торышы һәм шәһәр кешеләре
мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә ул яңадан каралды, дип билгеләде И.Метшин.
«Социаль челтәрләрдә, интернет аша кабул итү бүлегендә әле салкын һәм җылытуны
сүндерергә кирәкми дигән мөрәҗәгатьләр күп булды, - диде Мэр. - Шул ук вакытта
шәһәрлеләр эсседән зарлана һәм батареяларны сүндерүне сорый. Мин барлык
мөрәҗәгатьләрне игътибарга алуыгызны сорыйм, район башлыклары вәзгыятьне шәхси
контрольгә алырга тиеш. Халыкның мөрәҗәгате күп булган һәм мөмкинлек булган
җирдә атна ахырына кадәр җылыту сезонын озынайтырга кирәк».
Җылылык бирү сезонын зур торак фондта бетерү билгеле
бер вакытны ала, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Бүген җылытуны социаль
объектларда (мәктәпләрдә, балалар бакчаларында) сүндерә башладылар, алар
үзизоляция режимы шартларында буш тора. «Бездә 5700 күпфатирлы йорт бар,
аңлашыла, бер мизгелдә җылылык хуҗалыгы сүндерелми - бу төймә дә, рубильник тә
түгел, - диде И.Метшин. - Без әлеге эшне, халыкның мөрәҗәгатьләренә һәм
теләкләренә таянып, акрынлап үткәрәчәкбез».
«Пресслау эшен
үзизоляция режимын тулысынча төгәлләүгә кадәр кичектерергә кирәк»
Үзизоляция режимы кертелүгә бәйле рәвештә, ел башында
ук расланган әзерлек эшләре графикларын яңадан карарга кирәк, дип билгеләде
Мэр.
«Җылылык бирү сезонына әзерлек пресслау эшләреннән
башлана һәм һәрвакыт кайнар суны сүндерү зарурлыгы белән бәйле. Без аңлыйбыз,
коммуналь хезмәт өлкәсендәге эшчеләрнең һәр көне исәптә, һәм без әлеге эшне
апрель ахырыннан башкарырга күнектек, - диде ул. - Ләкин мин барлык хезмәтләрне
сүндерүне кичектерүне сорыйм. Барлык чикләүләрне гамәлдән чыгару турында игълан
ителгәнче, бер генә йортта да кайнар су сүндерелмәскә тиеш».
«Татэнерго» челтәрләрен пресслау ачыкланган
зарарлануларны оператив бетерү һәм кулланучыларда кайнар суны сүндерү срокларын
кыскарту өчен дүрт этапка һәм зоналарга бүленгән, дип хәбәр итте
И.Гыйниятуллин.
«Кайнар суны сүндерү турында кирәкле бөтен мәгълүмат
кулланучыларга вакытында җиткереләчәк», - дип ышандырды Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары.