(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). Казан балалар спорт мәктәпләрен үзгәртеп кору кысаларында гамәлдәге 29 муниципаль учреждение базасында спортның аерым төрләре буенча махсуслаштырылган спорт мәктәпләре төзеләчәк. Бу спортчыларны әзерләүне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм тренировка базасы мәсьәләсен бөтенләйгә хәл итәчәк, дип билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин. «Спорт мәктәпләре укучылары берни дә югалтмый, бары тик күбрәккә ия була гына. Бездә бер спорт төрендә көчле һәм көчсез мәктәпләр булмаячак, барысы да бердәм командада эшләячәк», - диде Мэр.
Махсус спорт мәктәпләрен булдыру эшен 30-нчы апрельгә кадәр төгәлләү планлаштырыла
Яңа федераль стандартларга туры килү максатларында узган ел ахырында муниципаль спорт мәктәпләре эшчәнлеге системасын модернизацияләү проекты эшләнде, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы шәһәр штабында. Бүген, аның сүзләренчә, бокс, дзюдо, өстәл теннисы, чаңгы спорты, спорт көрәше, көнчыгыш көрәшләре, спорт гимнастикасы һәм акробатика кебек спорт төрләре буенча махсуслаштырылган спорт мәктәпләре булдыру эше алып барыла.
«Үзгәртеп оештыру эшләре башланганчы Казанда аерым спорт төрләре буенча бер-ике тренердан торган бүлекләре булган спорт мәктәпләре эшләде. Бу норматив база таләпләренә каршы килә һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешергә мөмкинлек бирми, - дип билгеләп үтте А.Салихов. - Хәзерге вакытта хезмәт законнары таләпләренә туры китереп, тренерлар составына күчерелүләре турында хәбәр ителде, 30-нчы апрельгә кадәр без махсуслаштырылган спорт бүлекләрен төзү эшен төгәлләргә планлаштырабыз».
Спорт төрләре буенча профильле спорт мәктәпләре эшчәнлеген оештыру ярышларга шәһәрнең иң көчле спортчыларын җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, бу аларны мәктәп командасы дәрәҗәсенә түгел, ә шәһәрнең җыелма командасына тиңләштерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте спикер. Бу юнәлештә эшләү шулай ук спорт әзерлегенең барлык этапларында да комплектлауның тулы структурасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе фикеренчә, бу спорт күрсәткечләренең артуына һәм карате, брейкинг, кыяга үрмәләү кебек хәзерге спорт төрләре буенча да, яңа олимпия спорт төрләре буенча да шөгыльләнүче спортчыларның саны артуына китерәчәк.
Бу эшкә әзерлек узган ел дәвамында хакимият башлыклары һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре белән берлектә үткәрелде, дип билгеләп үтте Казан Мэры. «Шунда ук ассызыклыйсым килә - спорт мәктәпләре укучылары берни дә югалтмый, бары тик күбрәккә ия булалар гына. Бездә бер спорт төрендә көчле һәм көчсез мәктәпләр булмаячак, алар барысы да спорт төрләре буенча берләшәчәк. Бер командада күп санлы чемпионнар, профессиональ спортчылар әзерләгән зур тәҗрибәгә ия оста тренерлар да, һәм әле генә тренерлык юлында үз эшләрен башлап җибәрүчеләр дә эшләячәк, - диде Илсур Метшин. - Бер командада, спортның бер төрендә барлык балалар спорт мәктәпләре эшләячәк. Бу селекция һәм яшь талантларны сайлау күзлегеннән караганда бик мөһим».
Спорт мәктәпләренең тренерлар составы, тарификация нигезендә, барлык өстәмә түләүләр һәм премияләрне исәпкә алып, хезмәт өчен түләү фонды кебек үк, сакланачак. Моннан тыш, бүгенге көнгә бюджеттан тыш акчасы булмаган спорт мәктәпләре хезмәткәрләренең физкультура-спорт берләшмәләре кысаларында эшне сыйфатлы башкарган өчен өстәмә акча алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
«Күнегүләр базасы беләнбәйле мәсьәлә бөтенләйгә хәл ителә»
Үзгәртеп кору барышында шәһәрнең тугыз эре муниципаль спорт объекты базасында физкультура-спорт берләшмәләре төзеләчәк. Берләшмәләр составына структур бүлекчәләр сыйфатында әлеге мәйданчыкта урнашкан яки шөгыльләнүче спорт мәктәпләре керәчәк, дип хәбәр итте А.Салихов.
Үзгәртеп оештыруның төп бурычларыннан берсе - һәр спорт мәктәбе өчен хокукый нигездә база булдыру - ул спорт әзерлегенең федераль стандартларын үтәү өчен кирәкле шарт. «Хәзерге вакытта күп кенә спорт объектларында икедән алып бишкә кадәр спорт мәктәбе эшли, аларда тәрбияләнүчеләр объектның материаль-техник базасы - бассейн, тренажер залы, автобус паркы белән файдалана алмыйлар. Алар шулай ук объектка милек хокукы булмау сәбәпле спорт әзерлегенең медицина ягыннан тәэмин ителешен ала алмыйлар, - дип аңлатты Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. - Шулай ук спорт мәктәпләренең медицина эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк».
Физкультура-спорт берләшмәләре системасын үстерүнең һәм аларның составында махсуслаштырылган спорт мәктәпләре булдыруның мөһим өстенлеге - объект җитәкчесенең спорт мәктәпләрен үстерүдә һәм үз базасында төрле дәрәҗәдәге рәсми ярышлар уздыруда кызыксынуы. Спорт мәктәпләрендә әйдәп баручы спортчыларны спорт мәктәбе төркемендә урын саклап, учреждение штатына эшкә урнаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте А.Салихов.
Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тренировка чаралары шулай ук элеккеге урыннарда тулысынча түләүсез нигездә алып барылачак.
«Без алга таба да спорт төрләре буенча дәресләр географиясен киңәйтү буенча эш алып барачакбыз. Балалар һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә тагын да күбрәк җәлеп итәчәкбез, - диде спикер. - Барлык үзгәрешләр спорт мәктәпләре эшчәнлеген сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгаруга юнәлдерелгән».
«Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен тренировка базасы белән бәйле мәсьәлә бер тапкыр һәм мәңгегә хәл ителә, - дип килеште И.Метшин. - Без директорлар санын киметәбез һәм спорт комплекслары белән спорт учреждениеләрен берләштерәбез. Калган акчалар тармакта хезмәт өчен түләүгә, спортчыларга ярдәм итүгә калачак. Ышанам ки, тиздән без бу эшнең нәтиҗәләрен күрәчәкбез».