(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бу атнада Казан ветераннарына юбилей медальләре, азык-төлек җыелмалары, шәһәр һәм республика җитәкчелегеннән котлау открыткалары, шулай ук сугыш чоры җырлары белән дисклар тапшырылачак. Үзизоляция режимы шартларында ветераннарны хөрмәтләү ничек уздырылачагы һәм алар өчен нинди чаралар оештырылачагы турында бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бәйрәмгә кадәр үк башланды, әмма эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә мәҗбүри төзәтмәләр кертелә. Мэр барлык район администрацияләренә ветераннарны котлауга аерым җаваплылык белән якын килергә кушты. «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә без бөтен дөнья белән әзерләндек, әмма, кызганычка каршы, форматны үзгәртергә мәҗбүрбез. Әмма ветераннарга җитәрлек игътибар күрсәтү өчен бернинди киртәләр дә юк, - диде И.Метшин. - Без һәрберсенең күзенә карап, бүләкләрне шәхсән тапшырырга телибез, әмма ситуациядән чыгып уңайлы формат сайланачак. Иң мөһиме, бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын».
Һәр тапшыру тантанасы шәхси якын килеп оештырылачак
Казанда эпидемиологик вәзгыять аркасында Җиңү парады һәм бәйрәм салюты соңрак вакытка күчерелде. Әмма 9-нчы майда Җиңү көне хөрмәтенә чаралар, яңа форматта булса да, барыбер узачак. Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, бер ветеран да игътибарсыз калмаячак. Апрель аенда ук инде шәһәрнең барлык ветераннары Россия Президенты һәм Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр түләнә торган түләүләр алдылар. Сугышта катнашучылар 110 мең сум, ә тол хатыннар - 80 мең сум алды.
Ветераннарны традицион котлау ике форматта: өйләренә барып бүләк җыелмалары тапшыру һәм район администрациясенә туганнарын чакыру рәвешендә узачак.
Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Җиңүнең 75 еллыгына 8655 юбилей медале әзерләнгән. Р.Гафаров ассызыклаганча, тапшыру тантанасы индивидуаль якын килеп оештырылачак. Ветераннар һәм аларның тол хатыннары шулай ук Татарстан Президенты һәм Казан Мэрыннан котлау открыткалары, азык-төлек җыелмалары һәм сугыш чоры җырлары белән дисклар алачак. Барлыгы республика башкаласында 9164 ветеран яши, алар арасында 596 фронтовик бар.
Беренче чиратта ветераннарга медицина ярдәменең барлык төрләре күрсәтелә. Бүгенге көнгә сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның комплекслы медицина тикшерүләре тәмамланды (тыл хезмәтчәннәре ел дәвамында карала).
Моннан тыш, тарихи хәтерне саклауга аерым игътибар бирелә - һәйкәлләрдә, тугандаш һәм хәрби каберлекләрдә санитар чистартулар уздырыла. Бюстлар, кече архитектура формалары, һәйкәлләр, стелалар һәм обелисклар реставрацияләнә.
«Яшьләр үз әбиләрен һәм бабайларын игътибарсыз калдырырга тиеш түгел»
Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә шәһәр халкы да әзерләнә. Казан мәктәп укучылары «Җиңү открыткалары» акциясендә катнаша. Проект бөтен Идел буе федераль округында гамәлгә ашырыла, эшләр пфопобеда.рф сайтында урнаштырыла. Открыткалар ясарга шәһәрнең сәнгать мәктәпләре дә өйрәтә, социаль челтәрләрдә алар шәһәрнең һәр кешесе карый ала торган видеодәресләр урнаштыра. Моннан тыш, мәдәни үзәкләр һәм яшүсмерләр клублары онлайн-викториналар, концертлар трансляцияләре һәм бәйрәмгә багышланган шигъри марафоннар үткәрә. Иң яхшылары арасында - «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проекты кысаларында узган акция. Бу ял көннәрендә Казан китапханәчеләре #75строкПобеды Җиңү марафонын ачтылар. «Бу Казан китапханәчеләреннән шигъри марафон, аның кысаларында социаль челтәрләрдә алар хәрби елларның иң яхшы әсәрләрен укыйлар, шулар арасында Константин Симонов, Муса Җәлил шигырьләре, Александр Твардовский поэмалары бар», - дип аңлатты Р.Гафаров. Шулай ук В.И.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексының театр студиясе «Җиңү көненә шигырьләр» онлайн-челленджын башлап җибәрде. Эстафетаны музейлар да эләктереп алды - «Татарстанның 2020-нче елгы музейлы язы» кысаларында алар Җиңү паркы һәм «Хәтер китабы» мемориалы буенча онлайн-экскурсияләр үткәрә.
Җиңү көнен бәйрәм итүгә республика артистлары да кушылды. Казанда «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты старт алды. 25-нче апрельдән көн саен 21.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залы, ТР Дәүләт камера хоры һәм Мәдәният идарәсе социаль челтәрләрендә сугыш еллары җырларын башкарган видео трансляцияләнә. 9-нчы майда барлык композицияләр бер бәйрәм концертына берләшәчәк, ул 21.00 сәгатьтә башлана. Рөстәм Гафаров казанлыларны, профессиональ артистлар башкарган җырны җырлап, проектка ярдәм итәргә чакырды. Видеоны Instagramда үз сәхифәгездә урнаштырырга кирәк булачак. Иң яхшы композицияләр ТР Мәдәният идарәсе һәм Дәүләт камера хоры аккаунтында билгеләп үтеләчәк. «Танылган башкаручылар катнашында Җиңүнең 75 еллыгына традицион бәйрәм концертын тамашачылар 9-нчы майда ТНВ телеканалында күрә алачак», - дип сөйләде Р.Гафаров.
Илсур Метшин яшь казанлыларны бәйрәм көннәрендә үзләренең өлкән яшьтәге туганнары белән күбрәк вакыт үткәрергә, ветераннарга онлайн режимда узачак барлык чараларны карарга ярдәм итәргә чакырды. «Яшьләр үз әбиләрен һәм бабайларын игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, аларның кәефен күтәрү, интернет киңлектә узачак чараларны күрсәтү мөһим», - дип йомгаклады И.Метшин.