(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алсу Сафина). 30-нчы апрельдән Казанда алты сезонлы-бакчачылык маршруты эшли башлый, аларның гомуми саны - 13 берәмлек. Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында билгеләп үткәнчә, сезонлы автобусларда барлык куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә, ә кирәк очракта, транспортта пассажирлар күп җыелмасын өчен - хәрәкәтчән состав санын арттырырга кирәк.
Сезонлы бакчачылык маршрутлары автобуслары көн саен иң ихтыяҗ күп булган юнәлешләр буенча 1-нче ноябрьгә кадәр йөриячәк: Станцион Дәрвишләр, Ерак Бакчалар, Яңа Шигали, Май комбинаты торак массивларына, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык җәмгыятьләренә кадәр, дип хәбәр итте утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. «Җәмәгать транспортында йөрүче кешеләр күп санда. Транспорт компанияләреннән салоннарның дезинфекциясен оештыруны сорыйм - бу иң мөһим чара, Транспорт комитеты белән бергә пассажирлар санын контрольдә тоту һәм кирәк булганда, этеә-төртеш булмасын һәм дистанция саклансын өчен өстәмә автобуслар кую зарур», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Дача участокларына бару өчен, казанлыларга 2590 кыска номерына «максат 6» тексты белән смс-хәбәр җибәрергә һәм цифрлы пропуск алырга кирәк. Юлда вакыт ике сәгатьтән артмаска тиеш, диде Илдар Шакиров. Системада теркәлмәгән кешеләр өчен шул ук 2590 номерына «Теркәлү#паспорт сериясе һәм номеры (буш араларсыз)» тексты белән смс җибәрергә кирәк. Җавап итеп шәхси кабинетка кергәндә кертергә кирәк булган шәхси теркәү коды киләчәк. Җентекләбрәк сайтта танышырга була.
Казан Мэры сүзләренчә, берничә сутый җир - «бу ял итү урыны да, уңыш үстерү урыны да, шәһәр халкының азык-төлек иминлеге дә». «Дача участогына бару максатыннан пропусклар бирү буенча карар вакытлы кабул ителде. Күп халык бу мөмкинлектән файдаланды инде», - дип билгеләде И.Метшин.
Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, Казанда утырту материалларын 130-лап объект гамәлгә ашыра.
Шакиров сүзләренә караганда, шәһәрдә үсентеләр, бакча-түтәл әйберләре һәм инвентарьлар сату дәвам итә. «Сәүдә 7 төзелеш гипермаркетында һәм шәһәр читендә 25 бакча-түтәл үзәгендә оештырылган, 8 махсуслаштырылган кибет питомникларда үстерелгән үсемлекләрне тәкъдим итә. Продукция читтән торып, сатып алучылар сәүдә залларына килеп йөрмичә, сатыла», - диде Илдар Шакиров. Казан территориясендә утырту материалларын 130-лап тирәсе объект сата, җиләк-җимеш культураларына, яшелчә үсентеләренә һәм җимеш агачларына ихтыяҗ зур.
«Шәһәр халкына мөрәҗәгать итәргә телим - дача вакытын максималь кулланырга, май бәйрәмнәрендә азык-төлек иминлеге турында уйларга кирәк», - диде И.Метшин.
«Азык-төлек иминлеге турында гына түгел, без кайтырга тиешле асыл чыганаклар турында да сүз бара. Үзизоляция белән бәйле вәзгыять күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Бу иң мөһим һәм төп моментларның берсе, минем ышануымча, бу хакта күпләр уйлангандыр», - дип өстәде шәһәр башлыгы. Мэр сүзләренчә, Казанда һәм тирә-якта бакчалар һәм яшелчә бакчалары шактый күп, һәм тулаем Татарстанда авыл хуҗалыгы, күп кенә төбәкләрдән аермалы буларак, үсеш кичерә.
«Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт. Яшь чагында, Түбән Камада эшләгәндә, авыл хуҗалыгына игътибарның ни өчен бу дәрәҗәдә булуын аңламадым. Минтимер Шәрипович һәрвакыт әйтә иде: «Әгәр хуҗаның алдагы бер елга үзен ашату өчен җитәрлек азыгы булмаса, нинди хуҗа булсын ул, - дип искә төшерде И.Метшин. - Чын хуҗа үз-үзенә ышана».
Мэр авыл хуҗалыгына Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның да зур игътибар биргәнен билгеләп үтте. «Авыл хуҗалыгына ярдәм итү генә түгел - без РФдә сөтчелек буенча беренче, ләкин дача участоклары буенча программа да тормышка ашырыла, - диде И.Метшин. - Без бу өч ел эчендә юлларны, электр һәм су белән тәэмин итү системасын, чүп чыгаруны оештыруны тәртипкә китердек. Быел программа дәвам итә, Президентка рәхмәт».
«Бүгенге вәзгыять барлык кабул ителгән чараларның вакытлы булганлыгын күрсәтте. Бу эшне дәвам итәрбез дип өметләнәбез, күбрәк сандагы бакчалар, яшелчә бакчалары, дача участоклары кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителәчәк, - дип йомгаклады И.Мешин.
Илдар Шакиров искә төшергәнчә, 20-нче апрельдән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр, пассажирларга җәмәгать транспортында сулыш органнарын саклау чараларыннан - битлек һәм респираторлардан башка йөрү тыела. Җәмәгать транспорты салоннарында бу мәгълүмат белән листовкалар урнаштырылган. «Барлык кондукторларга да бу таләпләрне пассажирларга җиткерү кирәклеге турында мәгълүмат бирелде», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Сүз уңаеннан, узган атна белән чагыштырганда шәһәрдә хәрәкәтнең интенсивлыгы 2%-ка арткан һәм үзизоляция режимы кертелүгә кадәр булган күрсәткечләрнең 70%-ын тәшкил иткән. Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар агымы үсеше 1% тәшкил итте һәм үзизоляция режимы кертелүгә кадәр булган күрсәткечләрнең чирегенә җитте, дип хәбәр итте Илдар Шакиров.