(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда һәм Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан. COVID-19 белән авыруларга бәйле үсә баручы саннар плато вакыты җитмәгәнлеге һәм Россия хөкүмәте, Татарстан һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән барлык чараларның да дөрес булуы турында сөйли. Мондый фикер белән бүген Казан Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында шәһәр Мэры Илсур Метшин уртаклашты. «Килеп туган вәзгыять барыбыздан да үзебезне аңлы һәм җаваплы тотуыбызны таләп итә, барыннан да элек үз сәламәтлегебез һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата», - дип ассызыклады ул.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина яңа ачыкланган авырулар санының арта баруын белдерде. 26-нчы апрельгә булган мәгълүматларга караганда, дөньяда авыручыларның гомуми саны 2 млн 800 мең кешедән артып китә. «Аларның 800 меңнән артыгы сәламәтләнде, 200 меңнән артык кеше үлде, - диде ул. - Дөньяда берничә атна дәвамында АКШ, Испания, Италия, Франция, Германия расланган очраклар саны буенча лидерлар булып кала. Россия авыручылар саны буенча дөньяда 10-нчы урында тора». Ул хәбәр иткәнчә, COVID-19 таралу үзәге булган Кытайның Ухань шәһәрендә 25-нче апрельгә хәлнең торышы буенча коронавируслы пациентлар калмаган. Авыр хәлдә булган соңгы пациент 24-нче апрельдә терелеп чыккан.
Россиядә 26-нчы апрельгә авыруны 81 мең кеше йоктырган. Узган тәүлектә үсеш 6 мең 361 кеше тәшкил иткән. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 2 тапкырга арткан, дип ассызыклады Гөлнара Гайфуллина. Пандемия вакытында илдә 6700-дән артык кеше сәламәтләнде, пандемия башланганнан бирле 747 кеше вафат булды. Коронавирус белән бәйле иң авыр вәзгыять Мәскәүдә, Мәскәү астында, Санкт-Петербургта, Түбән Новгород өлкәсендә барлыкка килде. Башка төбәкләрдә авыручылар саны мең кешедән артмый, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
Узган тәүлеккә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында авыручылар саны 562 кешегә җиткән. Узган атнада бу күрсәткеч 191 кеше тәшкил иткән. Авырып китүчеләр арасында 249 Казан кешесе бар, узган атнада 103 кеше булган. Республикада авыручылар саны буенча икенче урында Яр Чаллы тора, монда 80 очрак расланды, дип хәбәр итте Г.Гайфуллина. Республикада 57 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 41 - Казанда.
Билгеләп үтик, соңгы тәүлектә Татарстанда 70 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, шуларның 31-е - республика башкаласында яшәүчеләрдә. Моннан тыш, соңгы тәүлек эчендә 18 кеше сәламәтләнде, шуларның 12-се Казаннан.
«Бүген авыручылар Россиянең барлык 85 төбәгендә дә бар. Шунысы сөендерә, Татарстан авыруларның саны өч саннан торган унлыкка керә, бүгенге көндә үлем очраклары юк. Бу, барыннан да элек, табибларның, медицина персоналының, медицина учреждениеләре коллективларының профессионализмы турында, шулай ук Казанның һәм республиканың сәламәтлек саклау системасы белән профессиональ идарә итү турында сөйли, - дип ассызыклады И.Метшин.
Ул ассызыклаганча, Татарстан җитәкчелеге системалы рәвештә медицина учреждениеләренә зур игътибар биргән. «Бу ныклыкка тикшерү узу. Имтиханны сәламәтлек саклау системасы да, башкарма хакимият тә бирә, чөнки без бер арбада эшлибез», - дип йомгаклады Казан Мэры.