(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). Юдино бистәсендә Тимерюлчылар мәдәният йортын реконструкцияләү барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Мәдәни мирас объекты ачыкланган иң борынгы мәдәният сарайларының берсенә капиталь ремонт ясау турындагы карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Мәдәният сараенда реконструкциядән соң 500 урынлык төп залдан тыш тагын ике әзрәк сыйдырышлы зал булачак. Мәдәният сараен Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте Мэр.
Мәдәният йортында беренчел эшләр төгәлләнгән, биналарны һәм бинаның фасадын төзекләндерү эшләре алып барыла
Мәдәни мирас объекты дип танылган Тимерьюлчылар мәдәният йорты 1959 елда төзелгән. Соңгы тапкыр мәдәният сараен төзекләндерү 1996 елда уздырылган, ә былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча мәдәният сарае шәһәрнең мәдәни билгеләнешендәге объектларны комплекслы яңарту программасына кертелгән.
Үзенең 60 елдан артык тарихында мәдәният йорты шәһәр халкын җәлеп итү үзәге булды, дип билгеләде Мэр. «Мәдәният объектларын реконструкцияләү буенча президент программасы кысаларында без Юдино бистәсенең йөз еллыгында бистә өчен генә түгел, ә бөтен Казан өчен дә төп мәдәният объектларының берсен капиталь төзекләндерүгә керештек, - диде Илсур Метшин. - Бу зур тарихы һәм традицияләре булган мәдәният объекты. Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ул капиталь ремонтланып кына калмый, ә яңадан тудырыла. Реконструкция тәмамланганнан соң, ул республиканың башкаласына лаеклы чын опера театры дәрәҗәсендәге мәдәният сарае булачак».
Тимерьюлчылар мәдәният йортын капиталь төзекләндерү узган елның июнендә старт алды. Бүгенге көндә, подрядчылар сүзләренчә, эшләрнең төп өлеше инде төгәлләнгән. «Хәзер без түбә һәм түшәмәләрне ремонтлау, тәрәзә кую, кирпеч стеналарны ремонтлау эшләрен алып барабыз, - дип сөйләде «Ремонтстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчы оешмасы директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин. - Тулаем алганда, барлык биналарда да беренчел эшләр тәмамланды. Хәзер бинаның фасадында һәм биналарында отделка эшләре алып барыла, тышлау эшенә керештеләр инде. Параллель рәвештә инженерлык челтәрләрен ремонтлау һәм алмаштыру эшләрен алып барабыз». Көн саен объектка 110-га якын эшче чыга, дип өстәде М.Насыйбуллин.
«Без барлык мөһим элементларны саклыйбыз, заманча һәм тарихи стильләрнең менә дигән синтезы килеп чыга»
Казан Мэры Мәдәният йортының 500-гә якын кешене сыйдырачак зур тамаша залын карады. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, бу залны чаралар - концертлар, чыгышлар, куелышлар уздыру өчен генә түгел, кинотеатр буларак та кулланырга мөмкин булачак. Залда тавыш кабул итү өчен махсус конструкцияләр, шулай ук кирәкле җиһазлар билгеләнә.
Реконструкция проектын эшләү барышында белгечләр бинаның тарихи йөзен мөмкин кадәр саклап калырга, декорның барлык мөһим элементларын үткәннән бүгенге көнгә күчерергә омтылды. «Без бөтен лепнинаны саклап кына калмыйбыз, тарихи интерьерларны да өлешчә яңадан төзибез, - дип сөйләде Мэрга проект дизайнеры Регина Суюндукова, ул шулай ук «Мәскәү» һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәкләрен реконструкцияләү өстендә дә эшләгән. - Без хәтта аерым залларда паркет тактасын да мәдәният сараен ачу елларында булган кебек җәябез, агач панельләр белән диварларны тышлыйбыз. Минем өчен бу мәдәни мирас объектлары белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе, әмма инде хәзердән мин заманча һәм тарихи стильләрнең шундый матур синтезы килеп чыгуына шатланам».
Мәдәният йортында төп залдан тыш, тагын ике күпфункцияле зал булдырылачак. Илсур Метшин биналарны карады һәм аларда нинди күңел ачу юнәлешләре үсеш алачагы белән кызыксынды. Р.Суюндукова сүзләренә караганда, аларда төрле иҗади дәресләр өчен шартлар тудырыла. Күпфункцияле залларның берсендә кече сәхнә, чыгышлар һәм репетицияләр өчен сәхнә арты төзеләчәк. Яңа ел чыршылары, бәйрәмнәр үткәрергә мөмкин булачак. Монда шулай ук хореография дәресләре өчен зур көзгеләр һәм станоклар урнаштырачаклар, - дип аңлатты ул. - Бу залда шулай ук тавыш йоту конструкцияләре урнаштырыла».
Икенче күпфункцияле залда, дизайнер сүзләренчә, видеопрезентацияләр уздыру һәм роликлар карау өчен экранлы проектор урнаштырылачак.
«Бу мәдәният сарае ачу вакытында да талантлы проектантлар, дизайнерлар һәм төзүчеләр ярдәмендә булдырыла торган мондый матурлык һәм бизәлеш юк иде, - диде И.Метшин. - Мондый югары дәрәҗәдә эшләвегез өчен рәхмәт».
Мәдәният йорты бинасыннан тыш, аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү дә планлаштырыла. Төзекләндерү проектын Мэрга баш архитектор урынбасары - иҗади төркем җитәкчесе Дарья Толовенкова тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, мәдәният сарае каршында фонтан булдыру, шулай ук балалар мәйданчыгы һәм ял зонасы төзү планлаштырыла.
«Безнең Казан бистәләре шәһәр үзәгеннән тормыш шартлары белән аерылып тормасын иде, дигән хыялларыбыз тормышка аша»
Мәдәният йорты ремонтка ябылганчы анда 7 бюджет клуб оешмасы эшләде, алар арасында «Веселая карусель» халык хореография коллективы, вокал студияләре, «Свей» халык бию-спорт клубы, «Ветеран» халык хоры, «Клаксон» театры һәм «Антракт»алып баручылар мәктәбе бар иде. Мәдәният йорты базасында шулай ук спорт һәм иҗат үсешенең төрле юнәлешләре буенча бюджеттан тыш түгәрәкләр эшләде: фитнес-клуб, спорт гимнастикасы, ушу секциясе, инглиз телен өйрәнү белән бишектән үстерү мәктәбе һәм башкалар.
Капремонт үткәрелгәннән соң мәдәният йортында яңа секцияләр һәм түгәрәкләр, аерым алганда, балет мәктәбе, фото- һәм видеостудия, киностудия, бишектән үстерү студиясе ачылачак.
«Монда балалар да, өлкән буын вәкилләре - безнең тормыш сөючеләребез дә шөгыльләнә алачак. Барысы да үз зәвыгына туры килердәй шөгыль таба алачак, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Профессиональ артистларның, музыка коллективларының чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар тудыру мөһим. Без әлеге мәдәният сарае ачылуын түземсезлек белән көтәбез, халыкка 30-нчы августка - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә бүләк ясарга планлаштырабыз».
Бистәнең йөзьеллыгын билгеләп үтү кысаларында, узган елны Юдино бистәсендә 27 күпфатирлы йорт, 24 юл участогы, 24 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, дип искәртте Мэр. Моннан тыш, узган елның мартында бистәдә ел әйләнәсе эшләү режимы белән ябык түбәле боз аренасы эшли башлады. «Безнең Дәрвишләр, Юдино һәм башка Казан бистәләре шәһәр үзәгеннән тормыш шартлары белән аерылып тормасын һәм анда яшәүчеләргә профессиональ артистларны тыңлар, иҗат яки спорт белән шөгыльләнер өчен ерак йөрергә туры килмәсен иде дигән күптәнге хыялларыбыз тормышка ашты. Тимерьюлчылар сарае ачылу белән юдинолыларга буш вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылачак, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан тыш Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортын, «Чулпан» мәдәният үзәген һәм «Залесный» мәдәният йортын ремонтлау планлаштырыла. Бу дүрт учреждениене ремонтлауга бүлеп бирелгән финанс чараларының тулаем күләме 1,37 млрд сум тәшкил итә.
Барлыгы Татарстан башкаласында 18 мәдәни-күңел ачу учреждениесе эшли, шуларның 16-сы - мәдәният йорты һәм сарае.
Карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.