(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда, коронавирус аркасында килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә һәм Татарстанда кертелгән үзизоляция режимына карамастан, торак һәм социаль объектларны төзү дәвам итә. Бүген короналавирус ифнекциясенең таралуына каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, барлык төзелеш мәйданчыклары штат режимында эшли. Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, объектларда төзелеш эшләрен дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Бу бөтен шәһәребезнең тотрыклылыгы мәсьәләсе», - диде Мэр.
Казанда 333 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган - бу планның 35%-ы.
Быел Казанда 960 мең кв.м торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла, шуларның 174 мең кв.м социаль ипотека буенча, 100 мең кв.м - шәхси һәм 680 мең кв.м күпфатирлы торак. Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 333 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган - бу планның 35%-ы.
Хәзер шәһәрдә 214-нче федераль закон буенча («Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» - ред.иск.) 15 төзүче 87 торак йорт төзи. Объектларда 7116 кеше эшли. Төзүчеләр сүзләренчә, кешеләрнең мондый санда эшләве объектларның вакытында тапшырылачагы турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Моннан тыш, 10 торак йорт социаль ипотека буенча төзелә, объектларда эшкә 1056 кеше җәлеп ителгән. Шулай ук шәхси торак төзелеше дә дәвам итә.
Алданган өлешчеләр объектлары турында сөйләгәндә, А.Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзер «Молодежный» торак комплексының Нокса авышлыгы урнашкан икенче йорт төзелешенә 20 кеше, «МЧС» торак комплексының икенче йорты төзелешенә 36 кеше җәлеп ителгән. «Калган йортлар буенча федераль фонд карарын көтәбез», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Бер генә социаль объектта да төзелеш туктатылмаган
Шулай ук федераль һәм республика программалары буенча да социаль объектларны төзү дәвам итә. «Төзелеш министрлыгы һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсе алар буенча финанслау күләмнәре сакланачагын раслады», - диде А.Нигъмәтҗанов.
Бүгенгә Казанда 5973 укучыга 5 мәктәп төзелә. Быел өч мәктәп тапшырылачак. Бу хәзерге вакытта 182 кеше эшли торган Бондарненко урамындагы, Нәҗип Җиһанов урамындагы (төзелештә 160 кеше эшли) һәм Бичурин урамындагы (биредә төзелештә 194 кеше эшли) уку йортлары. «Салават күпере» һәм «Арт-Сити» торак комплексында урнашкан тагын ике мәктәпне 2021 елның июненә эксплуатациягә кертү планлаштырыла.
«Демография» федераль программасы буенча быел Казанда 9 балалар бакчасы төзелергә тиеш. Эшләр башланган, бу обьектларның төзелешендә 225 кеше катнаша.
Моннан тыш, республика программасы буенча 2 футбол манежы төзелә - Чуйков урамында һәм Танк урамында, аларда 86 кеше эшли.
График буенча «Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре бара. Метроның икенче линиясенең беренче участогын түзүдә - Сахаров станциясеннән алып Фучик урамына кадәр - 146 кеше җәлеп ителгән.
Казанның башка объектларында да - Милли мәдәни үзәктә, Сәет-Галиев мәдәният йортында, «Чулпан» мәдәният үзәгендә, Тимерьюлчылар мәдәният йортында, Алафузов фабрикасында һәм башка объектларда реставрация һәм ремонт эшләре алып барыла.
«Барлык төзелеш мәйданчыклары, үзизоляция режимы кертелгән вакытка кадәрге кебек үк, штат режимында эшли», - дип ассызыклады А.Нигъмәтҗанов.
«Иң мөһиме, без бер мәйданчыкта да эшләрне туктатмадык, мәктәпләр, балалар бакчалары төзүне, мәдәният йортларын реконструкцияләүне дәвам итәбез, барлык төп төзүчеләр торак фонд буенча эшли, - диде Казан Мэры. - Эре сәнәгать предприятиеләре эше белән бергә төзелеш комплексы һәрвакыт өстәмә 9 чиктәш һөнәр ияләренә эшләргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә төзелеш комплексы һәм без җыйган күләм шәһәр икътисадын бер дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез. Бу бөтен шәһәребезнең тотрыклылыгы мәсьәләсе».