(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Зилә Гайфи). Шәһәр
волонтерлык штаблары резервында 500-дән артык кеше тора, алар инде 1700 кешегә
ярдәм күрсәткән. Казан Мэры кушуы буенча шәхси автотранспортта өлкәннәргә
азык-төлек китерә торган волонтерлар тотылган ягулык өчен компенсация ала
башлаганнар. Бу хакта бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб
утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров
хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин волонтерларның хәзер шәһәр
өчен мөһим эш башкаруын билгеләп үтте: «Чыннан да, алар аерым категориягә карый
торган кешеләр - фидакарь, позитив, ярдәмчелләр. Алар өчен кемгәдер ярдәм итү -
һава кебек кирәк. Бик яхшы фидбэк алдык. Өстәвенә, элек без волонтерлар сафында
күбрәк яшьләрне һәм студентларны күрсәк, хәзер ярдәм итәргә теләүчеләр - төрле
яшьтәге кешеләр», - дип билгеләде ул.
Волонтерлык эшчәнлегендә социаль өлкә хезмәткәрләре,
эшмәкәрләр, Башкарма комитет хезмәткәрләре, Казан яшьләре, хәйрия оешмалары һәм
битараф булмаган кешеләр катнаша. Бүгенге көндә һәр район администрациясендә
штаблар, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында үзәк штаб җәелдерелгән. Шулай ук волонтерлар Гомумроссия халык
фронты, «Бердәм Россия» партиясе штабында һәм Халыкка социаль хезмәт күрсәтү
комплекслы үзәгендә дә эшлиләр.
«Шәһәр штаблары резервында барлыгы 500-дән артык
волонтер бар. Узган атнада гына да мәрхәмәтле һәм ярдәмчел казанлылар командасы
тагын 180 кешегә тулыланды. Без көн саен волонтер булырга теләүче шәһәрлеләрдән
һәм оешмалардан берничә дистә мөрәҗәгать алабыз. Алар арасында - көненә 10
өлкән кешегә ярдәм итүче Филипповлар гаиләсе (әтисе, әнисе һәм улы). Китерелгән
продуктлар саны буенча лидерларның берсе Марина Щеголева булды, ул атна саен 12
адрес буенча чыга. Ә казанлы Ильяс Зәйнетдинов 11 фатирга кадәр җәяү йөри.
Волонтерлар шәһәрнең 1700 кешесенә ярдәм итте», - дип сөйләде Рөстәм Гафаров.
Моннан тыш, кайбер казанлылар волонтерлар тарафыннан теркәлмәгән, өлкән
күршеләргә ярдәм итә, үзләре өчен генә түгел, подъездда яшәүчеләр өчен дә
азык-төлек алырга йөри. Шәһәрнең медицина учреждениеләрендә табибларга һәм
шәфкать туташларына ярдәм итүче волонтер-медиклар да оператив эшлиләр.
Р.Гафаров сүзләренә караганда, Мэр йөкләмәсе нигезендә
шәхси автотранспортта азык-төлек продуктларын китерүче волонтерлар тотылган
ягулык өчен компенсация ала.
Хәйриячелеккә бизнес-бергәлек актив кушыла. «H2O
үз-үзеңә хезмәт күрсәтү автоюу челтәре волонтерлар автомобильләренә бушлай юу
мөмкинлеге бирде, «Игелекле Казан» проекты буенча азык-төлек җыелмаларын
«Бәхетле» компаниясе алып бара. Беренче 400 бушлай җыелма мохтаҗларга
тапшырылган. Башка хәйриячеләр дә кушылыр дип ышанам. Табибларга, шәфкать
туташларына, фармацевтларга, коткаручыларга, азык-төлек кибетләре
хезмәткәрләренә, педагогларга, мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә рәхмәт
белдерәм. Бүген үзара ярдәмләшү һәм бер-береңә ярдәм итәргә әзер тору бик
мөһим», - диде Р.Гафаров.
Шул ук вакытта волонтерларга ихтыяҗ әле бар. Аерым
алганда, Республика кан үзәге донорларга мохтаҗ, ә терлекләр өчен приютларга
азык һәм дезинфекция чаралары таләп ителә.
Илсур Метшин күрше-тирәләренә ярдәмгә килүчеләргә
рәхмәт белдерде. «Барысы да ярдәм итәргә әзер, без барысына да рәхмәтле.
Волонтерлар - Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында язылучылар гына түгел,
безнең мәгълүматлар базасы бар, волонтерлар армиясенә шалтырата һәм тулыландыра
торган бөтенләй чит кешеләр дә бар. Яшәү урыны буенча күршеләренә, танышларына,
өлкән буынга ярдәм итүчеләр дә җитәрлек. Зур рәхмәт сезгә, бу уртак эшебезнең
мөһим өлеше», - диде шәһәр башлыгы.