(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алинә Бережная). Казанда үзизоляция режимын бозган
өчен 39 кешегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. 2 көн эчендә
Казанга керү юлында хокук саклау органнары хезмәткәрләре 32,5 мең транспорт
чарасы тикшергән, аларның 17 меңе кире борылган. Мондый мәгълүматларны бүген
коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Россия Эчке
эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция
башлыгы Валерий Саматошенков китерде.
Ул Казанның хокук саклау органнары көчәйтелгән режимда
эшли, дип хәбәр итте. Шәһәр урамнарында көч структураларының 34 кизү посты
куелган. 9.00-дән 16.00-гә кадәр шәһәр урамнарын полиция хезмәткәрләре
патрульли, 16.00-дән 22.00-гә кадәр аларны Росгвардия алыштыра. «Хәл
катлауландырылган очракта ОМОН хезмәткәрләреннән 5-әр кешедән торган ике резерв
төркем булдырылды», - дип сөйләде В. Саматошенков.
Урамнарны күзәтүдә балаларга аерым игътибар бирелә.
Хәзерге вакытта шәһәрдә балигъ булмаганнарның мөстәкыйль хәрәкәт итүен тыю
билгеләнгән. Беренче көннәрдә 34 балигъ булмаган бала ачыкланган.
Спикер шулай ук Казанга керү урыннарында ЮХИДИ,
полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре кизү торган 14 пост урнаштырылган, дип искәртте. Көч
ведомстволары хезмәткәрләре автомобильчеләрнең Татарстан территориясендә 30-нчы
марттан алып яңа коронавировус инфекциясе таралуны булдырмау өчен билгеләнгән
үзизоляция режимы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр. «2 көн эчендә
хезмәткәрләр тарафыннан 32,5 мең транспорт чарасы тикшерелде, аларның 17 меңе
кире борылды. 151 гражданин административ җаваплылыкка тартылды, салынган штраф
суммасы 7,5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип аңлатты
В.Саматошенков.
Эш урыныннан расланган үрнәктәге белешмә булган очракта шәһәрдә йөрү
рөхсәт ителгән гражданнарны да контрольдә тоту көчәйтелде. Хәзерге вакытта 2
мең белешмә алынган - полиция хезмәткәрләре аларның дөреслеген тикшерә. Моннан
тыш, ялган белешмәләр сатуның 3 каналы ачыкланган.
Валерий Саматошенков өстәп әйткәнчә, Казан халкы белән
үзизоляция режимын үтәү турында аңлату эшләре алып барылды - патруль-пост
хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре гражданнарга барлык кирәкле чараларны үтәү
кирәклеге турында тавышлы җайланмалар аша җиткергәннәр. Бу атнадан хокук
бозучыларга карата чаралар кырысланачак.
Казан Мэры Илсур Метшин полиция хезмәткәрләренә җайга
салынган эшләре һәм бөтен шәһәр өчен катлаулы вакытта хезмәт алып барулары өчен
рәхмәт белдерде. «Иң катлаулы бурычларны үтәгән өчен полициянең шәхси составына
рәхмәт. Узган атнада сез аңлату эшләрен башкардыгыз, бу атнада чаралар
кырысланды - барлык хокук бозучыларга штраф салачакбыз. Без әлеге режимда
беренче тапкыр, әмма үзизоляцияне саклап калу - Казанның барлык гражданнары
файдасына гына», - дип йомгаклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук Казанда үзизоляция режимы
кертелүгә бәйле рәвештә оператив хәл катлауландырмадымы дип кызыксынды. В.Саматошенков
оператив шартларда үзгәрешләр юк, вәзгыять контрольдә тора, дип җавап бирде.