(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Бүгенге көннән Казан
мәктәпләрендә дистанцион укыту башланды. Ата-аналардан, кыенлыклар булганда,
һәр районда булдырылган кайнар линия телефоннары буенча белгечләргә мөрәҗәгать
итүләрен сорыйлар. Илсур Метшин бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы
тору буенча штаб утырышында гаджетлары булмаган балалар белән эшләүгә аерым
игътибар бирергә һәм онлайн-дәресләр вакытында интернетка йөкләнешне контрольдә
тотарга кушты.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм
Гафаров хәбәр иткәнчә, шактый кыска вакыт эчендә бушлай платформалар белән
оператив рәвештә билгеләнә һәм белем бирү программаларын җайлаштыра алганнар.
Беренчел үткәрелгән тест дәресләре системаның эшләвен һәм нигездә эшкә әзер
булуын күрсәткән. Дистанцион уку форматында онлайн-платформалар гына түгел,
электрон почта, мессенджерлар, социаль челтәрләр дә кулланыла.
Укучылар дәрес җәдвәле белән мәктәп сайтларында таныша
ала. Р.Гафаров сүзләренә караганда, һәр дәреснең озынлыгы 30 минуттан
артмаячак. Моннан тыш, укытучы дәреснең 15 минутыннан соң физкультминут
үткәрергә мөмкин. Ниндидер сәбәпләр аркасында онлайн-дәрестә катнаша алмаган
укучылар өчен барлык кирәкле материаллар мәктәп сайтында, «Дистанцион укыту»
бүлекчәсендә урнаштырылачак.
Гаджетлары булмау сәбәпле дистанцион рәвештә укуның
техник мөмкинлегенә ия булмаган укучылар белән аерым эш алып барыла. Бүгенге
көндә андыйлар 7 мең тирәсе. Алар мессенджерлар, шәхси консультацияләр һәм
башка ысуллар ярдәмендә укыячак. Казан Мэры Илсур Метшин Мәгариф идарәсенә,
район башлыкларына бу мәсьәләне Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм
республика хөкүмәте белән берлектә эшләргә кушты.
Башкарылган өй эшләрен укучылар укытучыга
онлайн-платформа, электрон почта яки мессенджерлар аша тапшырачак.
«Казанда масштаблы рәвештә дистанцион укыту беренче
мәртәбә гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә укучыларга, ата-аналарга, педагогик
составка, мөмкин булганда, элемтәдә булуны һәм теләк-тәкъдимнәр кертүне сорыйм.
Безнең бурыч - хәзерге заман технологияләре мөмкинлекләреннән файдаланып,
балаларыбызга мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк гыйлем бирү», - диде спикер һәм
ата-аналарны, кыенлыклар булганда, кайнар линия телефоннары буенча белгечләргә
мөрәҗәгать итәргә өндәде: Мәгариф идарәсе: +7(927)465-79-10; Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районнары администрациясе: +7(927)400-46-38; Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе: +7(927)400-44-32; Совет районы администрациясе:
+7(927)400-52-43; Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(927)49-51
(дүшәмбедән җомга кадәр 9.00-дән 18.00-гә кадәр, 13.00-дән 13.00-гә кадәр -
тәнәфес).
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, укучыларны дистанцион
укыту чорында интернет йөкләнешен игътибар белән күзәтергә кирәк, чөнки көндез
аңа ихтыяҗ берничә тапкырга артачак. «Барлык балалар - ә бу 100 меңнән артык
мәктәп укучысы - бер үк вакытта онлайн режимда булачак. Өлкән буыннан,
әти-әниләрдән, абый-энеләрдән һәм апа-сеңелләрдән балаларның белем алу
процессына аңлап якын килүләрен сорар идек. Ышанам, безнең провайдерлар
йөкләнешне җиңәчәк», - диде И.Метшин.
Аның фикеренчә, физик күнегүләр уздыруга аерым
игътибар итәргә кирәк. «Безнең балачакта һәр уку көне 15 минутлык физик күнегүләрдән
башлана иде. Балалар һәм укытучылар өчен бу гадәти булмаска мөмкин, әмма
укучыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен кертергә
кирәк», - дип билгеләп үтте Казан Мэры.