(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр волонтерларының үзәк штабында булды, ул өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек продуктлары һәм дарулар китерүне тәэмин итә. Бу эштә 500-гә якын үзирекле катнаша. Татарстан башкаласы башлыгы волонтерлар белән аралашты һәм шәһәрдәге иң ярдәмчел кешеләр үзләре нинди ярдәмгә мохтаҗ булуларын белде. Очрашуда ул азык-төлекне үз автомобильләрендә илтүче активистларга чыгымнарны компенсацияләү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә итте.
Шәһәр волонтерлары штабы 24-нче мартта эшли башлады, һәр районда аның үз бүлекчәсе бар, дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Бүгенге көндә үзиреклеләр саны 497 кешегә җитте, аларның уртача яше 33 яшьне тәшкил итә. Казанда волонтерлык хәрәкәтенә тулы бер гаиләләр кушыла. Волонтерларның төп өлеше өйләрендә тора, аларга килгән заявкалар турында мәгълүматны шунда юллыйлар. Штабта ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар кизү тора.
Гариза алганнан соң ул ике сәгать дәвамында эшкәртелә. «Хәзерге минутка инде 75 гариза керде, - дип сөйләде А.Фаизов. - Барлык көннәрдә 860-тан артык гариза үтәлде. Кичә рекорд булды - көн дәвамында 205 гариза килде, 186-сы үтәлде. Ә гадәттә шәһәр халкыннан көненә 30-дан 50-гә кадәр шалтырату килә. Нигездә азык-төлек китерүне сорыйлар һәм дүрттән бере чамасы дару сорап мөрәҗәгать итә. Шалтыратучы шәһәр халкының уртача яше - 85 яшь, 90 проценты - ялгыз яшәүче пенсионерлар».
Продуктлар исемлеген һәм аларны сатып алу өчен акчаны волонтерлар пенсионерларның үзләреннән ала. Өлкән яшьтәге казанлылар янына алар кермиләр, алар белән бары тик битлек һәм антисептик белән эшкәртелгән перчаткаларда гына аралашалар, дип ассызыклады А.Фәизов.
«Кешеләр ярдәмгә ничек карый, аларда нинди сораулар туа?» - дип кызыксынды Мэр бүген штабта эшләүче волонтерлардан.
«Барысының да реакцияләре төрле. Күпләр башта ышанмыйлар, тик аннары даими шалтырата башлыйлар, кайбер адресларга без продуктларны берничә тапкыр җиткердек, - дип сөйләде волонтер Марина Щеголева.
Күп кенә волонтерлар үз машиналарында азык-төлек һәм дарулар китерә, дип билгеләде М.Щеголева һәм Мэрга бензин чыгымнарын компенсацияләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
«Без бу мәсьәләләрне һичшиксез хәл итәчәкбез, кемнең үз автомобильләре белән йөрүе, күпме ягулык кирәк булуы турында мәгълүмат җыярга кирәк, - диде Илсур Метшин. - Без волонтерлар өчен Башкарма комитеттан автомобильләр бирдек. Әмма гаризаларның күп булуы аңлашыла, күпләр шәхси транспорттан файдалана. Пенсионерларга азык-төлекне үз машиналарында илтүче волонтерларга без бензин чыгымнарын компенсациялибез».
Волонтерлык хәрәкәтенә кушылган Марсель Насыйбуллин исә Чехиядә яши. Чикләр ябылганчы өенә кайтып җитә алмагач, ул читтә калмаска һәм авырып китү куркынычы булган шәһәр халкына ярдәм итәргә булган. Ул шәһәр башлыгына күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга ярдәм итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. «Шундый озак вакыт дәвамында барысы да өйдә утыра. Өч бала атасы буларак, мин моның зур чыгымнар таләп итүен аңлыйм - подгузниклар, туклану һәм башкалар өчен. Гаиләләргә ярдәм итсеннәр иде», - диде М.Насыйбуллин.
Казанда социаль якланмаган категориядәге халыкка ярдәм күрсәтә башладылар, дип искәртте Мэр. Дистанцион уку чорына укучыларның ташламалы категориясе, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар И.Метшин карары белән 3-нче апрельдән азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителә. Гомумән алганда, складларда укучыларның ташламалы категориясе өчен 123 тонна азык-төлек әзерләнгән. Мондый азык-төлек җыелмалары белән аз керемле гаиләләрдән 24,5 меңгә якын укучы тәэмин ителә. Моннан тыш, социаль яктан якланмаган гражданнарга бизнес та кушыла башлады. «Без ярдәм кирәк булганнарның исемлеге үсәчәген аңлыйбыз. Әмма ярдәм итәргә әзер булган шәһәр халкы да арта барачак, һәм без авыр хәлгә эләккән халыкның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләде Мэр.
«Казанда шундый ярдәмчел һәм яхшы кешеләр булуы белән мин бик горурланам»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Ахырда шәһәр башлыгы волонтерларга эшләре өчен рәхмәт белдерде. «500-гә якын кеше өлкән яшьтәге казанлыларга ярдәм итә. Универсиада һәм башка зур чаралардан соң волонтерлар булган һәм безгә хәзер дә ярдәм итүче кешеләр бар. Бу катлаулы, җаваплы чорда гади халык та даими яза, шалтырата. Бу зур кыйммәткә ия. Мин Казанда шундый ярдәмчел һәм яхшы кешеләр булуы белән бик горурланам», - диде И.Метшин.
Өлкәннәр өчен кайнар линия телефоннары 9.00-18.00 сәгатьләрдә (тәнәфес 12.00-дән 13.00-гә кадәр) эшли. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче пенсионерлардан шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)519-34-06; Вахитов һәм Идел буе районнарында: +7(843)264-30-86; Киров һәм Мәскәү районнарында: +7(843)557-76-10; Совет районында: +7(843)272-17-97. Шулай ук ярдәм сорап 063 телефонына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар сайтта «Ачык Казан» системасында яисә +7(843) 236-4-123 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.