(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Алена
Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанда һәм республикада каты
көнкүреш калдыкларын җир астында җыю системасы белән танышты. Бу проект ТР
Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон һәм Рөстәм Габделхаков тарафыннан
Завойский урамында «Малиновка» торак
комплексында тормышка ашырылды. Мэр әлеге тәҗрибә белән кызыксынды һәм аны
тиражлау өчен мөмкинлекләр уйларга тәкъдим итте.
Системаның җир өсте өлеше дүрт чүп-чар җыйгыч
җайланмасы булган ачык платформадан гыйбарәт - эшкәртелә һәм эшкәртелми торган
калдыклар өчен. Аның мәйданы стандарт контейнер мәйданчыгы белән чагыштырырлык.
Җир асты өлеше бетон шахтадан, гидравлик күтәртү механизмы һәм электр щиты
монтажлана торган аппарат өлешеннән тора. Шахта тулысынча герметик һәм
явым-төшемнәрдән, грунт һәм тал суларыннан сакланган, шуңа күрә ул туфракка
зыян салмый. Шахтада 1,1 мең литр күләмле дүрт стандарт евроконтейнер
урнаштырылган. Чүп җыйгыч җайланмалары булган платформа бункерның җир асты
өлеше өчен түбә булып та хезмәт итә.
Проект узган ел ахырында эшли башлады. Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, система
кышкы чорда үзен яхшы күрсәткән. «Кыш, әлбәттә, бик үк типик түгел иде, ләкин
минуслы температурада, кар яву һәм бозлавык вакытында барлык механизмнар да
яхшы эшләде. Өстәвенә, тирә-якта начар ис, этләр һәм мәчеләр юк», - диде ул.
Илья Вольфсон, «СМУ-88» компаниясе генераль директоры,
торак комплекста яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәт күрсәтүнең сизелерлек
кыйммәтләнүенә бу йогынты ясамады, дип ассызыклады.
Казан Мэры Илсур Метшин яңалыкны югары бәяләде. «Бу
шәп проект. Нинди генә матур контейнер мәйданчыклары булмасын, чүпләрне кайчак
җил дә, хайваннар да тарата», - диде ул.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүген көн саен Татарстан
башкаласында 1600 тонна чүп-чар җыела. Дүрт кешелек гаилә елына 2 тонна чүп-чар
ыргыта. «Шуңа күрә экология белән бәйле мәсьәләләр - безнең өчен иң зур
чакыруларның берсе. Бүгенге көндә шәһәрдә алып барыла торган чүп-чарны селектив
җыюны кертү, калдыклар белән эш итү культурасы буенча эш кысаларында, бу яңа адым һәм, һичшиксез, Казанның иртәгәге
көне, - дип ассызыклады И.Метшин. - Бу ракета двигателе түгел, гәрчә без
Казанда аларны да төзи беләбез. Аңлашыла ки, дөнья өчен бу яңалык түгел, әмма
Казан һәм Россия өчен бу шәһәр төзелешендәге һәм тәртип урнаштырудагы җаваплы
адым».
Ул, төзүчеләрне җир асты каты көнкүреш калдыкларының
мондый системаларын төзүдә кызыксындыру өчен, ярдәм механизмнарын эшләргә
тәкъдим итте.
«Хәзер без яңа төзелештә мондый проектларны гамәлгә
кертергә планлаштырабыз, - диде шәһәр башлыгына Башкарма комитеты җитәкчесе
Денис Калинкин. - Шәһәр төзелешен проектлауның муниципаль нормаларын әзерлибез
һәм, аларның йөкләнешен киметү өчен, төзүчеләр өчен ташламалар булдыруны күздә
тотабыз. Төзүчеләрне нәкъ менә шуның белән кызыксындырабыз. Өстәвенә, социаль
объектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары территорияләрендә мондый контейнер
мәйданчыкларын кулланачакбыз».
Шулай ук чарада Казанның Совет районы хакимияте
башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 1640 контейнер мәйданчыгы
бар, шул исәптән 342 муниципаль, һәм 438 бункер мәйданчыгы. Калдыкларны җыю
өчен 7953 контейнер кулланыла, шуларның 1526-сы - муниципаль. 2020 елда 351
Казан ишегалды чүп-чарны аерым җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары белән
җиһазландырылды: «Безнең ишегалды» республика программасы буенча - 219, шәһәр идарәче
компанияләре көче белән - 132.
Казанда калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла.