(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Алена Мирошниченко). Казанның балалар бакчалары
штат режимында эшләүләрен дәвам итә, әмма мәктәпкәчә учреждениеләрдә санитар-эпидемиягә каршы режим кертелде. Мондый чара грипп,
ОРВИ һәм балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә
юнәлтелгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Арлекин» 146-нчы балалар бакчасы филиалы мисалында мәктәпкәчә
учреждениеләрдә башкарыла торган профилактика чаралары белән танышты.
Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ике ясле
төркемендә барлыгы 54 бала тәрбияләнә. Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире
Галина Журавлева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ике төркем эшли, аларда 21 кеше
шөгыльләнә. «Мәктәпләрдә каникуллар игълан ителү сәбәпле, күп кенә балаларны
шулай ук абыйлары һәм сеңелләре белән өйдә калдыралар. 54 кешенең бишесе авырып
киткән: берсенең кулы сынган, калганнарында - ОРЗ диагнозы. Әлеге чор өчен
мондый вәзгыять норма булып тора», - диде ул.
Г.Журавлева сөйләгәнчә, балалар бакчасында карантин
игълан ителү белән бәйле рәвештә, көндәлек «иртәнге фильтр» контроле
көчәйтелгән. «Балаларны кабул иткәндә без температураны үлчибез, тамакларын
карыйбыз, авыруларның тышкы билгеләре барлыгын тикшерәбез, ата-аналардан
балаларның торышы турында сораштырабыз. Шулай ук балаларны көн дәвамында
күзәтәбез, - диде мөдир. «Иртәнге фильтр»ны балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен
дә керткәннәр, температураны үлчиләр һәм тамакны тикшерәләр, дип өстәде ул.
Бүгенге көндә барлык хезмәткәрләр дә сәламәт һәм эш урынында.
Моннан тыш, көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесендә савыт-саба, уенчыклар дезинфекциясе, барлык җиһазларны чистарту
эше уздырыла. «Ата-аналар өчен өстәмә рәвештә антисептиклар куелган. Һәр төркем
раковина белән җиһазланган, барлык биналарда дезинфекция өчен «Дезар»
антибактериаль лампалары урнаштырылган. Алар алты сәгать эшлиләр. Балалар
урамда йөргәндә, бүлмәләрне җилләтәбез», - дип сөйләде Г.Журавлева карантин
чаралары турында.
Казан Мэры балалар бакчасы мөдиренә һәм хезмәткәрләргә
эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга сәламәтлек теләде.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
Денис Калинкин, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Совет районы хакимияте
башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.