(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Алинә Бережная).
Казанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен җәмәгать
транспортының көчәйтелгән дезинфекциясе уздырыла. Көнгә берничә тапкыр 300 трамвай һәм троллейбус,
шулай ук метрополитенның 14 күчмә составы махсус
сыекча белән эшкәртелә. Бүген шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат
чаралары вәкилләре белән Казан Мэры Илсур Метшин да җәмәгать транспортын
дезинфекцияләү эше ничек алып барылуы белән танышты.
Шәһәр җәмәгать транспортын дезинфекция составлары
белән эшкәртү 17-нче мартта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле боерыгыннан соң башланды. Көн
саен һәр метро станциясендә өслекләр махсус «Абактерил» эремәсе белән сөртелә.
Дезинфекцияләү эшен метро хезмәткәрләре башкара - резин перчаткаларда,
халатларда һәм битлекләр киеп.
Казан Мэры Илсур Метшин өслекне ничек эшкәртүләре
белән якыннанрак танышты. «Дезинфекция җитди башкарыла - антисептик состав
белән көненә дүрт тапкыр турникетлар, тоткалар, жетоннар сату автоматлары,
шулай ук платформалардагы эскәмияләр эшкәртелә», - дип сөйләде метрополитен
хезмәткәре Лилия Сәмигуллина. Моннан тыш, метродан чыкканда, пассажирлар кулларын
чистарта алсын өчен диспенсер урнаштырылган.
Күчмә составка да зур игътибар бирелә.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвов сөйләгәнчә, поездлар
көненә ике тапкыр соңгы станцияләрдә эшкәртелә.
Профилактик чаралардан башка метрополитен
хезмәткәрләре дә эшкә керешми. «Һәрвакыт линиягә чыгар алдыннан персонал
температураны үлчи», - дип сөйләде А.Галәвов.
Казан Мэры профилактик чараларның мөһимлеген билгеләп
үтте. «Без шәһәр хезмәтләренең бүгенге дөньяда булган чакыруларга әзерлегенә зур
игътибар бирәбез. Ярый әле Казанда вирус юк, әмма без вәзгыятьне контрольдә
тотуны һәм кирәкле чаралар куллануны дәвам итәбез. Метрополитен - кешеләр күп
җыелган нокталарның берсе, шуңа күрә монда профилактик чаралар үткәрү мөһим», -
диде И.Метшин. Ул искә төшергәнчә, Казанда юлда йөргән өчен контактсыз түләү
мөмкинлеге бар. «Кәгазь - инфекцияләр тарату чыганакларының берсе, шуңа күрә
метрополитенда контактсыз түләүгә күчү - вирусны профилактикалау эшенең бер
өлеше», - дип билгеләде Мэр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, казанлылар үзләре дә
шәхси гигиена турында онытырга тиеш түгелләр - кулларны яхшылап юарга,
кирәкмәгәнгә өйдән чыкмаска киңәш ителә. «Коткыга бирелергә һәм куркырга
ярамый, Казанда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелергә
тиеш, вәзгыятьне шәһәр штабы күзәтә. Әгәр һәркем үзе өчен җаваплылык тота икән,
без ерып әлеге сынауны чыгарбыз, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шундый ук профилактик чаралар 1-нче трамвай депосында
да башкарыла: составлар көненә өч тапкыр эшкәртелә, дип сөйләде
«Метроэлектротранс» МУП эксплуатацияләү буенча директоры Айрат Сафин. Башта
трамвайларны юалар - тузанны һәм пычракны алып ташлыйлар, аннары дезинфекцияли
торган чара сиптерелә. Идәннәр, түшәмнәр, тәрәзәләр һәм машина йөртүченең
кабинасы эшкәртелә, тоткаларга, утыргычларга аерым игътибар бирелә. Бөтен
процесска 5 минут вакыт китә.
Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге - аерым контрольдә. «Смена
алдыннан температура үлчәнә, хезмәткәрләр сәламәтлегенең гомуми торышы исәпкә
алына. Линиядә барлык кондукторлар да битлек белән тәэмин ителгән», - диде
А.Сафин.
Бу атнадан саклау чараларын депоның үзендә үк -
хезмәткәрләр өчен форма җитештерә торган тегү цехында тегәләр. Эш бер генә
минутка да тукталмый - предприятие көненә 250-дән артык күп тапкыр кулланыла торган
битлек чыгара, аларны юып та була. «Битлек уңайлы гына түгел, практик та
булырга тиеш», - дип аңлатты тегү цехы башлыгы Лариса Сираҗиева. Битлек, тегүче
сүзләренчә, һичшиксез, термик эшкәртү уза, шуңа да ул озаграк хезмәт итәчәк.
«Җитештерү җайга салынган, эшли башлаганда сәгатенә 12 битлек теккән булсалар,
хәзер җитештерүне сәгатенә 40 данәгә кадәр арттыра алабыз», - дип сөйләде
А.Сираҗиева.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында
махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп кеше катнашындагы чараларга
чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.