(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Бүген Казан Башкарма комитетында Татарстан
Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин бүләкләр тапшырды.
ТР Финанс министрлыгы боерыгы белән Казан Мэры Илсур
Метшинга рәхмәт белдерелде.
Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек
Мөхәммәтшинга Татарстан Президенты указы белән «Татарстан Республикасының
атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде. Моннан тыш, Финанс
идарәсе башлыгы Казан Мэрының нәтиҗәле хезмәте һәм шәһәрнең финанс системасын
үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук ТР Финанс министрлыгы боерыгы белән «Казан
шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының финанс идарәсе» муниципаль
казна учреждениесе коллективына да рәхмәт белдерелде.
Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, республикада ел
саен, Татарстан бюджетын да кертеп, 957 бюджет формалаша, шуларның иң
масштаблысы - Казан шәһәре. Финанс министры ассызыклаганча, Казан Башкарма
комитетында көчле профессиональ команда эшли һәм финанс блогына уңышлар теләде.
«Инде катлаулы вакытлар артта калды дип уйлаган идек,
әмма безнең алда - чираттагы чакырулар. Ышанам ки, Татарстан Президенты һәм
тәҗрибәле җитәкчеләр белән без бергәләшеп сынауларны узачакбыз», - диде Казан
Мэры Илсур Метшин.
Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин, үз
чиратында, игътибары һәм идарәнең эшенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәт
белдерде. «Без үз алдыбызда торган бурычларны үтәү өчен барлык көчебезне куябыз
һәм аларны профессиональ рәвештә хәл итү өчен тырышабыз», - диде ул, Татарстан
Республикасы Финанс министрлыгына ышаныч һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт
белдереп.