(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Татарстан күп кенә социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Россиянең алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Республика иминлегенә Казан зур өлеш кертә, ул тулай территориаль продукт җитештерү буенча башка шәһәрләр арасында беренче урында тора. Әмма республика башкаласы өчен эш урыннары җитмәү проблемасы актуаль булып кала бирә, дип билгеләп үтте бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ратушада узган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында. Республика башлыгы бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды, шул исәптән кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү исәбенә дә.
«Без эшкуарлар белән элемтәдә булырга тиеш»
Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы эшли, аны эшләгәндә эшмәкәрләрнең фикерләре исәпкә алына, дип билгеләп үтте үз чыгышында шәһәр Мэры Илсур Метшин. «Без ташламалы кредит бирү программасын, «Аренда каникуллары» проектын, үзмәшгульләр белән эшләүне дәвам итәчәкбез», – диде ул.
Шәһәр башлыгы ТР башкаласында яңа электрон продукт – Зур мәгълүматлар Базасын булдыру буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Бу платформаның мөмкинлекләрен бизнесны үстерү һәм планлаштыру өчен кулланырга мөмкин һәм кирәк. «Эшкуарлар кабинетлар буенча йөрмичә генә теркәлү уза һәм исәпкә баса, әзер бизнес-план белән эшчәнлек төрен сайлый алачаклар», - диде Мэр.
Республикада да, аның башкаласында да кече һәм урта бизнесны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, шуңа да карамастан, кайбер проблемалар актуаль булып кала, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматлары буенча, эшкуарларның 65%-ы компанияләр табышының кимүен билгеләп үтә. Моннан тыш, 37%-ы хезмәткәрләр санын кыскарткан һәм 33%-ы кыскартырга планлаштыра – бу сигналлар безне борчырга тиеш, – диде Р.Миңнеханов. - Тагын 60%-ы бизнес алып бару шартларының начараюы турында хәбәр итте. Бу кем дә булса начар эшли дигән сүз түгел. Бу безнең өчен сигнал, безгә үсәргә урын бар. Эшмәкәрләр белән даими режимда эшләргә, алар белән элемтәдә булырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк».
«Уңышлар турында сөйлисе килә, әмма хаталар өстендә эшләү безнең өчен ориентир булырга тиеш»
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү шәһәр өчен тагын бер актуаль мәсьәлә – эш урыннары булдыруга йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
«Бүген Казанга күрше районнардан – Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнардан күп кеше килә. Әмма аларның күбесе кире кайта, чөнки эш таба алмыйлар, - диде ТР Президенты. - Торак һәм юллар төзүдән тыш, безгә эш урыннары булдыру мәсьәләсен дә төгәл хәл итәргә кирәк, кешеләр үз ихтыяҗларын тормышка ашыра алырга тиеш. Әлегә без моны кулдан ычкындырдык. Әгәр без бу мәсьәләләрне системалаштыра алмасак, аларны бернинди юллар белән дә хәл итмәячәкбез. Шул ук вакытта шәһәрне тулысы белән агломерация буларак карарга кирәк. Бу юнәлештә без әлегә артта калабыз, куып тотарга кирәк».
Казан өчен тагын бер актуаль мәсьәлә - шәһәр предприятиеләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсе. «Тормыш сыйфаты керемнәргә карап формалаша. Бүген Казанда 297 оешма исәпләнә, аларда хезмәт хакы минималь дәрәҗәдән түбәнрәк түләнә, ә бу инде законны бозу», – диде ТР Президенты.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләне иң кыска вакыт эчендә хәл итәргә кушты. «Бу юнәлештә без прокуратура белән бергә эшлибез. Бу мәсьәләләр район башлыгы һәм район прокуроры белән шәхсән хәл ителергә тиеш. Билгеләнгән предприятиеләр исемлеген бирүегезне һәм әлеге проблеманы хәл итү буенча юл картасын төзүегезне сорыйм, - диде шәһәр башлыгы. – Без бу юнәлештә ныклап эшләргә тиеш һәм шәһәрдә хезмәт хакы нормадан түбәнрәк булган бер генә предприятиенең дә калмавын ишеткәнче тукталып калмаячакбыз. Уңышлар турында сөйлисе килә, әмма хаталар өстендә эшләү безнең өчен ориентир булырга тиеш».
Республиканың иминлеге һәр муниципалитеттан тора, дип өстәде Татарстан Президенты. «Әгәр урыннарда бар да яхшы икән, димәк, республика да ил масштабында лаеклы күренә, – диде ул. – Без барыбыз да башкалабыз белән горурланабыз, Казан – илнең иң уңайлы шәһәрләренең берсе, туристик, сәнәгать, мәгариф үзәге, ул республика икътисадына да зур өлеш кертә. Әмма потенциал һәм мөмкинлекләр күбрәк».