(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Казан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте һәм «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте.
Хисап белән чыгыш ясаганда, Илсур Метшин Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исеме турында» федераль закон эшләнгәнен искә төшерде, аны Федерация Советы хуплады. «Без сугыш фронтларында Җиңүне якынайткан кешеләрне хөрмәтлибез һәм хәтерлибез, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында беркайчан да онытмабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Бездә бу исемгә ия булу өчен бөтен нигезебез бар - казанлылар Бөек Җиңү эшенә зур өлеш керттеләр».
Татарстан Президенты шәһәр башлыгын хуплады һәм әлеге мактаулы исемнең бирелүе бөтен республика өчен мөһим, дип өстәде. «Бөек Ватан сугышы елларында фронтка республиканың 700 мең кешесе китте, 356 меңе кире кайтмады. Аларның күбесе казанлылар иде, - диде Р.Миңнеханов. - Шәһәрдә Советлар Союзының бөтен фәне тупланган иде, без фронт өчен самолетлар чыгардык, госпитальләребез эшләде. Әлбәттә, без хезмәт батырлыгы шәһәре исемен алу өчен көрәшәчәкбез. Казанның моңа лаек булуына бернинди шик юк. Әгәр Татарстан башкаласы шундый югары исем алса, бу бөтен республика казанышларын тану булачак».
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан сугыш елларында илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булды. ТАССР башкаласында хәрби җайга 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корылган, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән.