(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин республика үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга республика бүләкләрен тапшырдылар. Тантана Казан Ратушасында узды.
Республика башкаласының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова бүләкләнде.
Халыкара, муниципальара хезмәттәшлекне үстерүдәге казанышлары, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санниковага тапшырылды.
«Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем Казан шәһәр филармониясе халык уен кораллары оркестры артисты Альберт Шәрәфетдиновка бирелде.
«Казан вертолет заводы» гавами акционерлык җәмгыятенең җыючы-чъкеп беркетъчесе Виктор Савичев илебезнең машина төзелеше үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Востриковага һәм Вахитов районы спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Ренат Гыйниятуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Вахитов районының «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең математика укытучысы Юрий Королев мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алды.
«Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинатының шәмнәр җитештерү участогының коры чистарту матдәләре җитештерү заводы бригадиры Рәмзия Хәбибуллина лаек булды.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы ярдәмчесе Эрик Зиннәтуллин ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.