(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Алинә Бережная). 2020 елда Казан сырхауханәләрендә өлкән буын кешеләренә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, физик һәм функциональ активлык сәләтен саклап калырга яки торгызырга ярдәм итү өчен тагын дүрт гериатрия кабинетын ачу планлаштырыла. Казанда гериатрия ярдәме үсеше турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Гериатрия, медицинада яңа юнәлеш буларак, «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде, аларның төп максатлары булып актив озын гомерлелек чорын 67 яшькә кадәр һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын 78 яшькә кадәр арттыру тора. В.Жаворонков сүзләренә караганда, Казан өчен 2019 ел гериатрия өлкәсендә алга китеш чоры булды. Шәһәр сырхауханәләрендә өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен 12 гериатрия кабинеты һәм 55 стационар койка эшләде. Кабинетларда 6,6 мең пациент медицина ярдәме алды.
Табиб-гериатрга кабул итүгә ничек эләгү мөмкин булуы турында сөйләгәндә, спикер пациентның иң элек участок терапевтына килергә тиешлеген билгеләп үтте. «Күрсәтмәләр булган очракта участок табиб-терапевты пациентка гериатрия кабинетына юллама бирә, һәм анда гериатр тиешенчә карый һәм үз бәяләмәсен бирә», – дип сөйләде В.Жаворонков. Белгечләргә килгәндә, 2019 елдан башлап медицина югары уку йортлары базасында табибларны яңадан әзерләү курслары оештырылды.
Казанда гериатрия ярдәмен үстерү быел да дәвам итәчәк. Шәһәрдә тагын дүрт кабинет ачу һәм 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында 11 койка оештыру планлаштырыла. «Гериатрия бүлегенең төп функцияләре – өлкәннәр астениясе булган пациентларга махсуслаштырылган стационар медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук тәүлек буе күзәтү шартларында реабилитация чараларын уздыру», - дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Казан Мэры Илсур Метшин медицинадагы яңа юнәлешне активрак үстерергә чакырды һәм гериатрия кабинетларының өлкән буын вәкилләренең гомер озынлыгын арттырачагын билгеләп үтте. «Әлегә бу безнең өчен яңа юнәлеш, әмма без аны үстерергә омтылырга тиеш, гериатрия кабинетларына мохтаҗ булган һәркем анда эләгә алуын һәм һәр районда булуын тәэмин итәргә кирәк. Өлкән буын сәламәт һәм актив булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.