(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле сәяси советы утырышы узды. Партиянең генераль советы әгъзасы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган утырышның төп темасы Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы булды. Җирле сәяси советның 35 әгъзасыннан 29 кеше катнашты, карар кабул итү өчен кирәкле кворум бар иде.
Дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юлламасында Россия халкын саклауга һәм санын арттыруга, шулай ук халыкның икътисади хәлен радикаль яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә чаралар күрү кирәклеген билгеләде, диде И.Метшин. «Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә җитди яңарыш көтелә, - диде ул. - Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - демографик хәлне яхшырту».
Россия Президенты Ана капиталы программасының кимендә 2026 елга кадәр озайтылып кына калмыйча, радикаль рәвештә киңәйтеләчәген хәбәр итте, дип искәртте Мэр. Инде беренче бала туганда ук гаилә аның бүгенге күләмендә ана капиталына хокук алачак, икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга артачак һәм 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк. Тулаем алганда, өч балалы гаилә дәүләт ярдәме белән торак проблемасын хәл итүгә бер миллион сумнан артык акча кертә алачак, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Күп кенә төбәкләр өчен бу фатир бәясенең 50%-ын тәшкил итә», - дип ассызыклады ул.
Шулай ук Владимир Путин башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итәргә, 1-нче сентябрьдән укытучылар өчен кимендә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр кертергә, ил югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырырга һәм студентларны медицина вузларына кабул итү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте. «Әгәр дә без мәктәп туклануы проблемасын 10 ел элек хәл иткән булсак, медицина учреждениеләрен яңа кадрлар белән тәэмин итү безнең өчен актуаль тема булып кала бирә. Бүген тар белгечләр белән тәэмин ителеш, районга карап, 78-дән 85-87%-ка кадәр тәшкил итә. Шуңа күрә тәкъдим ителгән чаралар бу мәсьәләне хәл итү өчен кирәкле инструмент булып тора», - дип шәрехләде И.Метшин.
«Без Казанның алдагы үсешенең стратегик юлларын билгеләү буенча эшне дәвам итәргә тиеш»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Быел Татарстанда шулай ук халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программалары гамәлгә ашырылачак, дип өстәде Мэр. Әйтик, быел старт алачак «Безнең ишегалды» программасы иң әһәмиятлеләреннән берсе булачак. Өч ел дәвамында аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 50 млрд сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. «Бу безнең күптәнге хыялыбыз, без бу программа өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Бүгенге көндә без капиталь ремонтка мохтаҗ булган барлык ишегалларының яртысыннан артыгын төзекләндердек һәм бу эшне дәвам итәчәкбез».
Казанлыларның тормыш сыйфатында турыдан-туры чагылыш таба торган милли проектларны гамәлгә ашыруда зур эш башкарасы бар, дип өстәде Мэр. Шулай итеп, узган ел «Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 9 балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, беренче кварталда Профессор Камай урамындагы балалар бакчасының икенче бинасы ачылачак, дип искәртте ул. Моннан тыш, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча соңгы 3 елда Казанда юл эшләренә 16,5 млрд сум бүлеп бирелде, шуның нәтиҗәсендә шәһәр юлларының өчтән бер өлешен ремонтлау һәм Зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү мөмкин булды.
«Без Казан үсешенең киләчәк стратегик юлларын билгеләү буенча эшне дәвам итәргә тиеш, - диде Мэр. - Бу эштә партиянең роле билгеләүче булырга тиеш».
Партиянең Казан җирле бүлегенең узган елдагы проект эшчәнлеге, шулай ук агымдагы елга җирле партия проектлары исемлеге турында «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова сөйләде.
Узган ел партиянең җирле бүлекчәсендә социаль проблемаларны хәл итү һәм шәһәр үсеше белән бәйле 15 партия проекты гамәлгә ашырылды, дип билгеләп үтте ул. Узган ел Казан бүлегендә 400-дән артык чара узды. «Сәламәт мәктәп», «Игелекле Казан», «Жизнелюб» һәм башка проектлар федераль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибәләр дип билгеләнде.
«Партия проектлары буенча эш биш мөһим юнәлеш буенча берләштереләчәк, – дип өстәде О.Воронова. - Бу - сәламәтлек саклау, мәгариф, өлкән буынга ярдәм итү, яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм шәһәр тирәлеген төзекләндерү».
Утырыш ахырында Илсур Метшин партиянең яңа әгъзаларына партия билетларын тапшырды.