(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Традицион, Яңа ел алды матбугат конференциясендә шәһәр башлыгы узып бара торган 2019 елның төп нәтиҗәләрен җиткерде, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Казанны ниләр көтүе турында сөйләде, Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны сүтү һәм протест белдерүче шәһәр халкы турындагы кискен сорауларга җавап бирде, «Рубин»ның яңа тренеры Леонид Слуцкий турында фикерләрен белдерде һәм үз эшен нәрсә өчен яратуын әйтте.
Очрашуны ачып, Илсур Метшин елның вакыйгаларга һәм нәтиҗәләргә бай булуын билгеләп үтте. Аеруча мөһим нәтиҗәләр арасында шәһәр башлыгы торак фондның капиталь ремонтын билгеләде. Программа гамәлдә булган 11 ел эчендә 2717 йортны ремонтлауга ирешкәннәр, аларда 540 мең кеше яши. «Әмма без бу мәсьәләне федераль үзәк, республика һәм халык ярдәменнән башка хәл итэ алмас идек», – дип ассызыклады Казан Мэры. Моннан тыш, бүгенге көндә 246 ишегалды, 30 елдан өлкәнрәк барлык мәктәпләр дә диярлек ремонтланды. Быел 18 балалар бакчасында да капиталь ремонт үткәрелде, медицина учреждениеләре, мәдәният сарайлары актив ремонтлана. Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йортында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә капиталь ремонт дәвам итә. Узган атнада реконструкциядән соң яңартылган «Сәйдәш» мәдәни үзәге үз ишекләрен ачты. Шәһәр башлыгы хәзер бинаны чыннан да мәдәният сарае дип атарга мөмкин булуын ассызыклады. «Искесен саклап, без матур һәм модернлы карарлар өстәдек», – дип билгеләде И.Метшин һәм тиздән биредә опера җырчыларын әзерләү үзәге ачылачагын өстәде.
«Без юллар төзү һәм ремонтлау буенча рекорд күрсәткечләргә чыктык. 10 ел элек без моңа елына 2-3 млрд сум сарыф итә идек, әмма юлларны норматив халәттә тоту өчен безгә 5,5-6 млрд сум кирәк иде. Әмма Казан үссен өчен бу эшкә 7 млрд сумнан артык акча тотарга кирәк. Быел моның өчен 7,2 млрд сум бүлеп бирелде», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы юл тармагындагы эшкә. Киләсе елга 800 метр озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче чиратын тапшыру һәм әлеге участокта хәрәкәтне җибәрү планлаштырыла. И.Метшин Павлюхин урамы, Универсиада проспекты һәм Җиңү проспектындагы йөкләнешне киметәчәк, дип ышана.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү турында сөйләгәндә, Илсур Метшин Юдино торак массивының 100 еллыгы проекты кысаларында Дан Аллеясын яңарту эшләре тәмамлануын, «Ак чәчәкләр» бульварында эшләр төгәлләнүен искә төшерде. «Без күлләр һәм Аккош күле урман паркы белән шөгыльләнүне дәвам иттек. Үзегез күрәсез, хәзер бу парк бөтенләй башка дәрәҗәдә, сыйфатлы ял итү мөмкинлеге бар. Кабан күлен төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла. Әмма без үзәккә генә түгел, ә шәһәр читенә дә, мәсәлән, «Имәнлек» урман паркына да үзгәрешләр кертәбез. Шулай ук Совет районы халкы яратып йөри торган Комсомольское күлендә дә тәртип урнаштырдык», – дип искә төшерде Мэр.
Киләсе елга планнар: ТАССРның 100 еллыгы, «Яңа
дулкын
Инде быел ук Казан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерләнә башлады. Әлеге мөһим дата алдыннан техник режимда «Замбези елгасы» зоопаркы үз ишекләрен ачты. Бөтен хайваннар да бирегә 2021 елга «күченеп бетәчәк». «Бу яшь казанлыларга республиканың 100 еллыгына Президенттан бүләк. Шул ук вакытта бу бик җитди проект, без моңа кадәр әле аның белән очрашмаган идек», – дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук, төбәк өчен әһәмиятле елда башкалада ике ябык футбол манежы төзү планлаштырыла, анда егетләрнең спорт белән ел әйләнәсендә шөгыльләнү мөмкинлеге булачак, дип өстәде.
Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионатын уздыру мөһим вакыйга булды. Бу вакыйга эшче һөнәрләргә карата зур кызыксыну уятты, дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры. «Ярышлардан соң калган инфраструктура яшь шәһәрлеләрнең һөнәри осталыгын күтәрүдә зур ярдәм булачак, – диде ул, кадрлар мәсьәләсе бүгенге көндә беренче мәсьәлә булып кала, дип өстәде. - Ә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы – бик шәп мирас, ул безгә зур күләмле күргәзмәләр, төрле дәрәҗәдәге форумнар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк».
Киләсе елга куелган бурычлар арасында И.Метшин ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне, августта «Яңа дулкын» популяр музыка фестивален уздыруны санап үтте. «Масштабы буенча Россиядән читкә чыга торган вакыйга бу, без илебез һәм БДБ илләренең барлык танылган йолдызлары катнаша торган популяр музыка дөньясына чумачакбыз», – дип билгеләп үтте спикер.
Журналистлардан килгән
беренче сорау Җәмигъ мәчетен төзү урынына кагылышлы иде. Шәһәр башлыгы хәзерге
вакытта архитектура җәмгыятенең мөселманнарның Диния нәзарәте белән берлектә
берничә мәйданчыкны каравын әйтте. «Алар үз фикерләрен формалаштырганнан соң,
бу шәһәрлеләр хөкеменә чыгарылачак. Үз фикерем белән йогынты ясыйсым килми,
профессионалларны тыңлаячакбыз», – дип шәрехләде ул.
Төзелеш темасын дәвам итеп, Казансу яры буендагы Гаврилов урамы буенча урнашкан участок төзелешенә кагылышлы сорау яңгырады. И.Метшин аңлатканча, биредә яңа, матур, төзекләндерелгән район булдыру күздә тотыла, анда мәйданның аз өлеше генә торак төзелеше өчен файдаланылачак. Территориянең күпчелек өлешендә социаль объектлар – балалар бакчалары, мәктәп, шулай ук матур яр буе, парк урнашачак. «Ышаныгыз, бу бик матур урын булачак, биредә шул ук Гаврилов урамы буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр Казансу елгасының яңа күренешләре белән хозурлана алачак. Генераль план буенча элек һәм хәзер анда төзелеш эшләре каралган иде, әмма Генпланның яңа кагыйдәләре нигезендә, анда территорияне комплекслы үзләштерү булачак», - дип аңлатты шәһәр Мэры.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен шәһәр халкы өчен әһәмиятле булган биналарны сүтү нечкәлекләре һәм Татарстан башкаласы башлыгының моңа мөнәсәбәте кызыксындырды. Быел Дәрвишләр бистәсендә мунча сүтелде. «Күп еллар элек без анда капиталь ремонт үткәрергә теләдек, әмма, кызганычка каршы, ул тулысынча черегән һәм ремонт ясауга яраклы түгел иде. Безгә аны үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. Хәзерге вакытта торак йорт фасадында элеккеге мунча фасадын тулысынча кабатларга дигән карар кабул ителде», – дип ниятләр белән уртаклашты И.Метшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аерым алганда, бу вакыйга да митингларга сәбәп булды. Казан Мэры мондый акцияләргә чыккан шәһәрлеләргә хөрмәт белән каравын әйтте, чөнки кешеләр үз фикерләрен шул рәвешле белдерә, алар тирә-юньдәге вакыйгаларга битараф түгел, дип саный ул. «Төрле юнәлешләр буенча кешеләрдә без игътибар белән тыңлый торган позицияләр бар», – дип ассызыклады ул.
Журналистларның чүп-чар
яндыру заводы төзелеше турындагы соравына, И.Метшин аның «Чиста мохит» илкүләм
проекты кысаларында планлаштырылуын искәртте. Активистларның борчуларын һәм
аларның процессны эчтән өйрәнергә теләкләрен уртаклашам», - диде ул һәм
халыкара экспертиза үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре гражданнарга җиткереләчәк, дип
өстәде.
Матбугат вәкилләре фикеренчә, шәһәрдә крематорий һәм зират төзелеше мәсьәләсе кискен тора. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, М7 трассасы янында яңа зират төзелеше тәмамланып килә, анда православие һәм мөселман өлешләре шактый зур. Хәзерге вакытта крематорий мәсьәләсе турында фикер алышулар бара.
Быел Илсур Метшин БМО
каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты итеп сайланды. Журналистлар яңа вазифаның Казан өчен ни белән файдалы
булуы һәм И.Метшин яңа постта нәрсәләр эшләргә планлаштыруы белән
кызыксындылар. «Бу - БМО каршындагы муниципалитетлар тәкъдим итә торган
бердәнбер мәйданчык. Бу минем өчен иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, чөнки һәр
шәһәр кызыклы һәм һәрберсенең тупланган уңышлары бар», - диде ул. Киләсе ел
башында Казан Мэры дөньяның төрле почмакларында эшләүче хезмәттәшләренә җир
шарының барлык шәһәрләренең шәһәр башлыклары һәм аларның командалары эше өчен
корал булачак яңа платформаны тәкъдим итәчәк.
И.Метшиннан хәзерге вакытта Татарстан башкаласында яшәү сыйфатын ничек бәяләве белән дә кызыксындылар. «Без үзебезгә югары исемнәрне үзебез бирмибез. Хөрмәтле экспертлар берләшмәсе безне халыкның тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип таныды, шуңа күрә, спортта әйтүләренчә, «таблога карагыз», – дип җавап бирде Мэр, декабрь башында Казанга бирелгән РФ Хөкүмәте каршындагы Финуниверситет премиясен искә төшереп. – Тик бу безнең барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел. Мин башкарылган эшләр башкарачагына караганда һәрвакыт күбрәк, дип әйтә киләм».
Казан тормышында спорт
аерым урын алып тора. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең берсе Казан
Мэрыннан киләсе елда команданың яңа тренеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә
«Рубин» футбол клубы уеныннан нәрсә көтүе белән кызыксынды. «Минемчә, бүгенге
көндә ул Россия футболында иң яхшы белгечләрнең берсе. Кеше Россия һәм чит ил
тәҗрибәсен үзендә туплаган сирәк очрак бу. Ул өч тапкыр легендар ЦСКАны УЕФА
Кубогында һәм Суперкубогында җиңүгә алып килде, команданы чемпионнар Лигасына
чыгарды. Рубин – безнең символ, безнең герб, һәм без бергәләп 2020 елда аларның
уңышларын көтәбез», - дип үз фикерләре белән уртаклашты И.Метшин.
«Һәр вакыйга яңа компетенция тууга китерде, яңа тәҗрибә бирде»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Сүз уңаеннан, спорт вакыйгалары темасын шәһәр башлыгы журналистларның, аның фикеренчә, унъеллыкның иң мөһим вакыйгалары турындагы соравына җавап биреп тә кузгатты. Ул 2009 елда 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукына ия булу алдагы бөтен эшне алдан билгеләде, дип ассызыклады. Соңгы ун елдагы мөһим вакыйгалар арасында Казан Мэры шулай ук спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, конфедерацияләр Кубогын, футбол буенча дөнья чемпионатын, һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионатын атады. «Әзерлек, чаралар уздыру һәм алардан калган мирас шәһәрне һәм инфраструктураны гына түгел, ә кешеләрне, аларның тормыш сыйфатын да үзгәртте. Һәр вакыйга яңа компетенция барлыкка килүгә китерде, яңа тәҗрибә, яңа мөмкинлекләр һәм яңа дуслар бирде», - диде ул. И.Метшин шулай ук Казанның 2023 елда УЕФА Кубогын үткәрү хокукы өчен көрәшүен дәвам итүен искәртте. Карар 2020 елның мартында кабул ителәчәк. Шәһәр башлыгы фикеренчә, бу вакыйга Казан һәм Татарстан белән кызыксынуны тагын да арттырыр.
Очрашу ахырында республика
башкаласы Мэрыннан үз эшен ни өчен яратуы белән уртаклашуын сорадылар. И.Метшин
билгеләп үткәнчә, аның эшчәнлеге һәрвакыт төрле юнәлешләргә ия һәм яңа
проектлар, кешеләр һәм партнерлар белән бәйле, ә үзгәрешләр күпчелек
шәһәрлеләрнең тормышына кагыла. «Минем эшем - ул һәрвакыт иҗади эш: объектлар
төзү, парклар һәм скверларны төзекләндерү. Эшемне шуның өчен яратам. Мин шәһәр
һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләре белән яшим, тагын да зуррак үзгәрешләр булуын
телим, Казанны иң уңайлы, иң төзек, иң имин һәм иң бәхетле итү өчен өйрәнергә
тырышам. Миңа вәкаләтләр җитәрлек», - дип җавап бирде шәһәр башлыгы.
Соңыннан ул журналистларга хезмәтләре, аларның ярдәме, шәһәрдәге барлык процессларга җәлеп ителүләре, борчылулары өчен рәхмәт белдерде. «2020 ел имин, бәхетле булыр дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады ул.