Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм Имәнлек паркында булды
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Черек күл»
паркындагы шугалакта һәм Имәнлек паркында булдылар.
Яңа ел бәйрәмнәренә паркта прокат пункты киңәйтелде,
шугалак кырые тирәсендә агачтан киртәләр куелды, баскычлары да резина белән
капланган, кофеханә ачылган.
Рөстәм Миңнеханов парк
зонасын карады, шугалакта шуып карады, казанлылар белән аралашты.
Аннары Татарстан
Президенты Имәнлек паркында булды. Аның керү
зонасын төзекләндергәннәр. Парк һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров
Рөстәм Миңнехановка төзекләндерү эшләре халык белн очрашуларда билгеләнүе
хакында сөйләде. Шул рәвешле биредә кафе, велосипедлар һәм чаңгылар прокаты
ачылды, автобус тукталышы куелды. Шәһәр халкы теләге буенча парковкалар урманны
кагылмыйча гына оештырылды.