(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Халыкның тормыш сыйфаты буенча Казан Россиянең
иң яхшы шәһәре дип танылды. Бүген Мәскәүдә «Үсеш яки рецессия: нәрсәгә
әзерләнергә?» VI Халыкара форумында Казан Мэры Илсур Метшинга РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты
премиясен тапшырдылар. Шәһәр башлыгы югары уку йорты ректоры Михаил Эскиндаров
кулыннан диплом һәм статуэтка алды. Татарстан башкаласы белән беррәттән төрле
номинацияләрдә Краснодар, Иркутск, Грозный һәм Вологда кебек шәһәрләр дә
билгеләп үтелде.
Җиңүчеләрне яздан көзгә кадәр илнең 250 меңнән артык
халкы булган 78 шәһәрендә телефоннан үткәрелгән социологик сораштырулар
нәтиҗәсендә билгеләделәр. Һәр торак пунктта кимендә 600 кеше сораштырылган.
Сораштыруларда катнашучылар үз шәһәрләрендәге тормыш сыйфаты турында фикерләрен
калдыра алганнар. Тикшеренүләр арасында медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына,
юллар һәм юл хуҗалыгы, мәдәният һәм мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык торышына,
шәһәр хакимияте эшенә бәя бирү һәм миграция кәефе – яхшы тормыш эзләп, үз
шәһәреңнән китәргә әзер булу турында мәгълүматлар бар иде.
Идел буе шәһәрләре арасында Казанның түбәндәге
күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләре ачыкланган: үз йортының торышыннан
(68%), торак-коммуналь хезмәтләр эшеннән (57%), шәһәр тормыш өчен уңайлы
булуыннан (87%) һ.б. тулысынча яки нигездә канәгать булучылар өлеше. Барлыгы 31
критерий исәпкә алынган, барлык күрсәткечләр буенча Казан лидерлар рәтендә
булган, бу Татарстан башкаласына Финанс университеты премиясенең төп
номинациясендә җиңү мөмкинлеге биргән.
«Әлбәттә, абруйлы комиссия карары буенча мондый
дәрәҗәдәге бүләкне алу күңелле һәм мактаулы, – диде Илсур Метшин. - Күп нәрсәне
шәһәрдә тормышка ашырыла торган инфраструктур проектлар билгели».
Шулай итеп, Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерлек
һәм аны уздыру белән бәйле инфраструктур үзгәрешләр нәтиҗәсендә кече һәм
микропредприятиеләр саны артты, алар чыгара торган продукция күләме күбәйде.
Параллель рәвештә шәһәрдә бөтен дөнья буенча кирәкле күп кенә белгечләр әзерли,
шулай ук бик күп туристларны җәлеп итә алдык, дип билгеләде сәхнәдән Мэр.
И.Метшин ассызыклаганча, Меңьеллык елында (2005 ел -
мөх. иск.) Казан 500 мең турист кабул иткән, ә бүген бу сан 3,2 млн. туристка
кадәр арткан. «Инфраструктур карарлар шәһәрләр тормышын тамырдан үзгәртә. Шуның
белән бергә кешеләр дә үзгәрә – алар үз-үзләренә һәм иртәгесе көнгә ышана
башлый», - диде шәһәр башлыгы.
Ул ассызыклаганча, Казанның нәтиҗәсе – команда эше
нәтиҗәләре, барысы да - федераль хөкүмәт
вәкилләре дә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та, хәзерге
җитәкчеләр дә – Рөстәм Миңнеханов та, Казан халкы да – уртак максатка
бергәләшеп барганда зур нәтиҗәләргә ирешелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү нәтиҗәләре
буенча иң нәтиҗәле идарә итү системасы булган шәһәр – Грозный, Россиянең иң
төзекләндерелгән шәһәре Краснодар булды. Узган елгы күрсәткечләр белән
чагыштырганда, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә сизелерлек алга китеш
күрсәткән өчен, бүләкне Вологда алды, ә халыкның тормыш сыйфатын яхшырткан,
мәдәният һәм мәгарифне үстергән өчен – Иркутск.
Тормыш сыйфаты өлкәсендә Финанс университеты премиясе
2016 елда кулланучыларга, шулай ук шәһәр хакимиятләренә күрсәтелә торган
хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга финанс һәм башка оешмаларны бүләкләү өчен
гамәлгә куелды. Бүләкләү гадәттәгечә ел саен үткәрелә торган Финанс
университетының халыкара форумының пленар утырышында үткәрелә.
2016 елда Төмән халыкның тормыш сыйфаты буенча иң яхшы
шәһәр дип танылды. 2017 елда номинацияләр саны артты – бүләкләрне Грозный, Уфа,
Хабаровск һәм Новосибирск алды. Төмән 2017 елда да халыкның тормыш сыйфаты
буенча лидерлыкны саклап калган.
2018 елда тикшеренү узган шәһәрләр саны 78-гә кадәр
арткан. Сораштырулар 250 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә үткәрелгән.
Бүләкләргә Төмән, Грозный, Санкт-Петербург, Уфа һәм Казан лаек булды.