(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Ел башыннан Казанда 18,5 мең җинаять теркәлгән,
шуларның 6 меңгә якынының гаеплеләре табылган. Шул ук вакытта көнкүреш
җинаятьчелекнең 25%-тан артыграк кимүе күзәтелә, шул исәптән авыр җинаятьләр
саны 15%-ка кимегән.
Бу шәһәрдәге имин һәм тотрыклы хәл турында сөйли, дип билгеләде эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәрдә урнаштырылган видеокамералар
җинаятьләрне ачуга ярдәм итә, шәһәрлеләрнең иминлеген саклауда ирекле
дружиналар да булышлык күрсәтә. Шәһәр башлыгы башкарылган эшләре өчен Россия
Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең шәхси составына рәхмәт
белдерде. «Төзекләндерү, чисталык, экология, балаларыбызның сәламәтлеге белән
беррәттән, шәһәрдә яшәүчеләрнең иминлеге һәм хокук тәртибе дә шәһәр хуҗалыгының
төп бурычларыннан берсе булып тора», – дип ассызыклады И.Метшин.
Видеокүзәтү
системалары ярдәмендә 800-дән артык җинаять ачылган
Быел Татарстан башкаласында аеруча авыр җинаятьләр,
кеше үтерү, көчләү, утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр, фатир басу, урлау,
урлау, янап акча алу һәм хулиганлык очраклары кимегән. «Исерек» килеш кылынган
җинаятьчелекнең кимүе дә билгеләп үтелде. Шәһәрдә урам җинаятьләренең өлеше
кимегән һәм соңгы дүрт елда минимумга җиткән. Ел башыннан алып теркәлгән 18,5
мең җинаятьнең һәр бишенчесе - авыр һәм аеруча авыр категория, дип сөйләде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр
Мищихин.
Казанда «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары
кысаларында урнаштырылган видеокүзәтү системалары ярдәмендә 800-дән артык
җинаять ачыкланган һәм ачылган. Шул рәвешле, июль аенда полиция хезмәткәрләре
торак йортларның подъездларыннан велосипед урлау сериясен ачты. Җинаять кылган
өчен 19 һәм 21 яшьлек яшьләр кулга алынган. Оперативниклар аларның яшәү урыны
буенча ук 7 велосипед тапкан һәм алган. Моннан тыш, видеокүзәтү камералары
ярдәмендә 41 яшьлек казанлы «кайнар эзләр» буенча тоткарланган. 1-нче
сентябрьдә ул шәһәрнең Совет районында урнашкан банкоматларның берсенә зыян
салырга һәм аннан акча урларга маташкан.
Шәһәрдә 270 ирекле халык дружиналары катнашында меңгә
якын административ хокук бозу ачылган һәм туктатылган. Быел 19 халык
дружинасы оештырылган, шул исәптән 16 ишегалды. Бүген тагын 4 ишегалды
дружинасы формалашу стадиясендә.
Законсыз әйләнештән
27 кг наркотик һәм 10 мең литрдан артык алкоголь алынган
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш Казан
хокук саклау органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Быел 497
наркоҗинаять ачыкланган, шул исәптән 111-е сату фактлары буенча. Законсыз
әйләнештән 27 кг төрле наркотик алынган, 6 канал ябылган, 368 кеше җинаять
җаваплылыгына тартылган. Шул рәвешле 14 килограммнан артык тыелган матдәләр
ташыган наркокурьер тоткарланган. Наркотик белән исерек хәлдә кылынган
җинаятьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 84-тән 50-гә кадәр
кимегән.
10 мең литрдан артык алкогольле продукция законсыз
әйләнештән алынган.
«Законсыз уен эшчәнлегенә каршы тору буенча эш даими
контрольдә тора, 15 «яшерен» азарт уеннар уздыру урыны ачыкланган, 279 берәмлек
уен җиһазы тартып алынган, 6 җинаять эше кузгатылган. Судка 4 җинаять буенча
җинаять эше җибәрелгән, җаваплылыкка 10 кеше тартылган», - дип сөйләде
Александр Мищихин.
Дистанцион
җинаятьләр саны 35%-ка арткан
Моның белән беррәттән, соңгы елларда дистанцион ысул
белән кылынган җинаятьләрнең җитди артуы күзәтелә. Мондый караклык очраклары
35%-ка, ә шәһәрлеләр счетларыннан урлаулар 3 тапкыр арткан. «Алар хисабына
милеккә каршы җинаятьләр саны артты. Ел башыннан полиция хезмәткәрләре кәрәзле
элемтә һәм интернет чаралары ярдәмендә кылынган 235 җинаятьне ачты», - дип
билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе.
Шуңа күрә участок полиция хезмәткәрләре халык белән актив рәвештә профилактик
әңгәмәләр үткәрә, алдау схемалары турында брошюралар тарата һәм алдакчылар
тозагына эләкмәскә чакыра.
Казан Мэры полиция хезмәткәрләре үткәрә торган
профилактик эшне хуплады. «Безнең генә түгел, ә җинаятьчел берләшмәләрнең яңа
цифрлы технологияләрне үзләштерүе борчый. Халыкның әлеге капкыннарга еш эләгә
торган категориясе - ул безнең өлкән буын. Алар тиз ышана һәм цифрлы
технологияләр күнекмәләренә азрак ия, шуңа күрә, кагыйдә буларак, әлеге
җинаятьләрнең корбаны булалар», – дип билгеләде И.Метшин һәм аңлату эшләрен
дәвам итәргә чакырды.
«Без оешкан
җинаятьчелеккә баш күтәрергә мөмкинлек бирергә тиеш түгел»
А.Мищихин сүзләренә караганда, полициянең аерым игътибары
өлкәсендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм катлаулы
тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү бар. Полиция хезмәткәрләре төп
басымны имин булмаган гаиләләрне һәм җинаять кылырга сәләтле булган балигъ
булмаганнарны ачыклауга ясый. «Җинаять җаваплылыгына тартылган балигъ булмаган
җинаятьчеләр саны кимеде. Шул ук вакытта аларның кылган җинаятьләр саны артуы
борчу тудыра», – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
башлыгы.
Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, балигъ булмаганнар
белән эшләү – мәгариф учреждениеләре, ата-аналар һәм полициянең уртак
җаваплылыгы. «Безнең балалар дөрес юлдан тайпылмасын өчен, эш системалы булырга
тиеш. Малайлар кыз өчен көрәшкәндә бер хәл, әмма җитди һәм зуррак тискәре
нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган күңелсезләр хәлләр - икенче. Барысын да
ачыкларга кирәк. Оешкан җинаятьчелеккә баш күтәрергә һәм, иң куркынычы,
балаларыбызны җәлеп итәргә мөмкинлек бирергә тиеш түгелбез», – дип ассызыклады
Казан Мэры.
«Елына 365 көн
шәхси состав хәрби дежурлыкта тора һәм безнең шәһәрнең иминлеген тәэмин итә»
Ел башыннан полиция хезмәткәрләре шәһәрдә 5 меңнән
артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни, спорт чаралары, шул исәптән Сабантуй, Шәһәр һәм
Республика көне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар, WorldSkills
һөнәри осталык буенча 45- нче дөнья чемпионатын үткәргәндә хокук тәртибен һәм
җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Барлык чаралар да җитди гадәттән тыш
хәлләрсез узды, дип хәбәр итте А.Мищихин.