(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Ачык конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча Казанның Физик культура һәм спорт комитетын «Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салихов җитәкләячәк. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге эксперт советы утырышында кабул ителде.
Экспертлар советы составына шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина да керде.
Исегезгә төшерәбез, элек профильле комитетны җитәкләгән Светлана Вострикова ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Спорт комитеты рәисе вазифасына сайлап алу 23-нче сентябрьдә башланды. Катнашу өчен 14 кеше гариза бирде, 11-е ярымфиналга кертелде, 4-есе йомгаклау этабына кадәр барып җитте.
«Мин бу конкурсны үткәрүебезгә, яңа йөзләрне күрүебезгә, сезнең фикерләрегез белән танышуыбызга бик шат. Финалга узу үзе үк инде алдыбызда үткен, тәҗрибәле лидерлар торуы турында сөйли», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Сайлап алу ике этапта узды. Финалга дүрт кандидат үтте: Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Линар Гарипов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Петр Королев һәм «Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салихов Алар Казанда спорт һәм физкультура үсеше стратегиясенә үз карашларын тәкъдим иттеләр.
2008 елдан башлап Казанның Физик культура һәм спорт комитетында эшләүче Линар Гарипов эксперт комиссиясенә шәһәрнең спорт менеджменты системасын трансформацияләү проектын тәкъдим итте. Аерым алганда, ул шәһәр халкын спорт тормышына җәлеп итүне арттыруга басым ясады. Ул мәктәпләр базасында спорт командалары булдырырга, «Жизнелюб» программасын киңәйтергә һәм аңа «өченче буын» вәкилләре арасында популяр спорт төрләрен кертергә, һәвәскәрләр спорт лигаларына актив ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Линар Гарипов фикеренчә, заман таләпләренә җавап бирү өчен шәһәр мәктәпләрендә киберкиңлекләр булдырырга кирәк.
Спорт комитетының икенче хезмәткәре - Ленар Гарифуллин - 2016 елдан рәис урынбасары вазыйфасын били. Конкурс кысаларында ул тармакка анализ ясады һәм үз стратегиясен тәкъдим итте. Аның инициативалары арасында - спортның ишегалды төрләре буенча спорт мәктәбе булдыру, тәҗрибә алмашу өчен ел саен спорт төрләре буенча бөтенроссия ачык форумнары уздыру, шәһәрнең барлык объектларында гражданнарның ташламалы категорияләренә бушлай спорт хезмәтләре күрсәтү. Шулай ук ул эшкә «Дублер» проектын кертергә тәкъдим итте. Әлеге проект эре халыкара ярышлар тәмамланганнан соң яңа спорт объектларында шәһәр ярышлары үткәрелер дип күзаллый. Аның фикеренчә, бу Казан яшь спортчыларын психологик яктан әзерләүгә ярдәм итә ала.
Петр Королев үз программасында, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру өчен шартлар булдыруны һәм мотивация тудыруны, спорт объектларын нәтиҗәле эксплуатацияләүне, Казан гаиләләре өчен спорт-ял итү инфраструктурасын камилләштерүне атады. Моннан тыш, ул социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны спортка җәлеп итү мөмкинлекләрен һәм казанышларын алга таба алга этәрү өчен эшкә кертү кирәклеген ассызыклады. Ул уңышлы спортчылар брендларын һәм тренерлар составын формалаштыру, шулай ук яңа иҗади проектлар эзләү өчен стажировкалар программасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салихов шәһәрдә массакүләм спортны үстерү буенча бердәм үзәк булдырырга тәкъдим итте, аның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен һәр категория халык белән көндәлек һәм төгәл эш алып бару. Ул шулай ук торак массивларда спорт инфраструктурасын максималь куллануга һәм коммерцияле спорт проектлары белән хезмәттәшлеккә басым ясады. Болар барысы да ярышларда катнашучылар санын арттырырга гына ярдәм итеп калмыйча, спорт мәктәпләренә күбрәк тәрбияләнүчеләрне дә җәлеп итәчәк, дип саный А.Салихов.
Барлык кандидатлар да балаларның билгеле бер спорт төренә каравын билгеләү өчен тест уздырырга, шулай ук тренерлар составының һөнәри күнекмәләрен арттырырга кирәклеген билгеләп үттеләр.